Бүген Казан Ратушасында тантаналы чара узды, аның кысаларында 2021 елгы «Глобаль энергия» премиясе лауреатлары игълан ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев, шулай ук Марта Бониферт (Венгрия) премиясен бирү буенча халыкара комитет әгъзалары Дмитрий Бессарабов (Көньяк Африка Республикасы) катнашты.
«Глобаль энергия» халыкара энергетика премиясе энергетика өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр һәм фәнни-техник эшләнмәләр өчен бирелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – нефть химиясе төбәге. Шул ук вакытта республика яңартыла торган энергия чыганакларын үстерүгә зур игътибар бирә. «Ике юнәлеш тә безнең өчен кызыклы һәм без аларны параллель рәвештә алып барачакбыз. Елдан-ел углеводородлы җир асты байлыкларының саны кими. Шуңа күрә яңартыла торган энергетика, яңартыла торган ресурслар активрак кулланылачак», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Традицион булмаган энергетика» номинациясендә җиңүчене игълан итте. Ул – Россия галиме Сөләйман Аллахвердиев. Бүләк альтернатив энергетика үсешенә, ясалма фотосинтез системаларын проектлау өлкәсендә фәнни казанышларга, биоэнергетика һәм водород энергетикасы өлкәсендә фәнни эшләр циклына күренекле өлеш керткән өчен бирелде.
«Традицион энергетика» номинациясендә шулай ук Россия вәкиле – Зинфер Исмәгыйлев җиңүче булды. АКШ галиме И Цуй «Энергияне алуның яңа ысуллары» номинациясендә сайланды.
Лауреатларны бүләкләү тантанасы 13-15 октябрьдә Мәскәүдә Россия энергетика атнасы кысаларында узачак.