Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең Казан вертолет заводында узган хисап-сайлау җыелышында әйтте. Эштә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Оешмага 1990 елда нигез салынган, хәзер аңа 100 дән артык предприятие керә. Продукция күләменең 70% тан артыгын Татарстан Республикасы Ассоциация әгъзалары булган предприятиеләр җитештерә.
Ассоциация президенты Александр Лаврентьев Татарстан Республикасы Ассоциациясенең 2023-2025 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм төп казанышларны атады. Алар арасында – Татарстан предприятиеләре продукциясен алга җибәрү, инновацион технологияләр кертү, белем бирү инициативаларын киңәйтү, регионара дәрәҗәдә Ассоциация позицияләрен ныгыту.
«Агымдагы катлаулы шартларда Ассоциация проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә кушыла. Логистика һәм производствоны заманның яңа таләпләренә туры китереп үзгәртеп коруга ирешелде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы начар булмады. Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча да динамика яхшы. Моның артында безнең предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының зур хезмәте тора», – диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Хисап җыелышында шулай ук төбәкнең кайбер эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады.