1 сентябрьдән төргәкләнгән су мәҗбүри маркалана башлаячак

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә суны маркалау буенча эксперимент тәмамланды. Сынау проектында 319 җитештерүче катнашты. Аларның барысы да продукция җитештерүнең төрле күләмнәренә ия – 60тан 36 мең берәмлеккә кадәр. 38 җитештерүче маркаланган суны ваклап сату буенча логистика һәм сату процессларын сынап карады. Эксперимент вакытында компанияләр барлыгы 10 миллион кодка заказ биргән.

Барлык төр линияләр сыналган: автомат, ярымавтомат һәм автоматлаштырылмаган. Барлык форма-факторлар да тикшерелгән – 100 мл күләмендәге стаканчыклардан башлап 0,3-0,5 л күләмендәге пластик һәм пыяла шешәләр, әйләнештә кат-кат кулланыла торган 19 литрлы шешәләр сынап каралган.

Бу күрсәткечләрнең барысы да әлеге товар төркемен мәҗбүри маркалау срокларын расларга мөмкинлек биргән. Россия Хөкүмәтенең яңа карары (2021 елның 31 маендагы №841) нигезендә:

  • Системада мәҗбүри теркәлү бу елның 1 сентябрендә башлана.
  • 1 декабрьдән маркалау минераль су өчен мәҗбүри булачак, ә 2022 елның 1 мартыннан – эчәргә яраклы суның башка категорияләре өчен дә.
  • 2022 елның 1 сентябреннән продукцияне ваклап сату турындагы мәгълүматлар маркалау системасына мәҗбүри тапшырыла башлаячак.
  • 2022 елның 1 ноябрендә күләм-сорт исәбе кертелә, ягъни маркаланган су әйләнеше турындагы белешмәләрне тапшыру мәҗбүри булачак. Шул ук вакытта ваклап сатудан аермалы сәбәпләр аркасында әйләнештән чыгару турындагы мәгълүматлар да тапшырыла башлаячак.
  • 2025 елның 1 мартында маркаланган су әйләнеше турында мәгълүматлар тапшыру, ягъни аны нөсхәләп исәпкә алу кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International