«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы уза

2021 елның 9 апреле, җомга

Бүген «Универсаль токарь станокларында эшләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалы кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге җитәкчелеге «Ж.Я.Котин исемендәге машина төзелеше академиясе» ДБҺБУ базасында ярышлар мәйданчыгына барган.

«Ж.Я.Котин исемендәге машина төзелеше академиясе» ДБҺБУ мәйданчыгында, академия директорының беренче урынбасары Татьяна Ищенко һәм Академия директорының тәрбия эшләре һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Александр Гудков белән берлектә, ярыш мәйданчыклары, академиянең укыту-җитештерү факультеты, шулай ук оешманың матди-техник базасы белән таныштырганнар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасыннан эксперт А.П. Рыков белән дә очрашкан. Очрашу барышында ул, оештыручылар катнашучыларга кирәкле ярдәмне күрсәтә, ярышларны уздыру өчен уңайлы шартлар тудыра, дип билгеләп узган.

Очрашу ахырында Ж.Я. Котин исемендәге машина төзелеше академиясе җитәкчелеге һәм Казан политехника көллиятенең сайлап алу ярышларын оештыручылар алдынгы мәйданчыкларны карап чыккан һәм тәҗрибә  уртаклашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International