Татарстан Республикасында 2020 елның 9 аенда кече һәм урта эшкуарлык өлеше 25%тан артып киткән. Тулаем республика эшкә яраклы халыкның 33%ы кече һәм урта эшкуарлыкта мәшгуль.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казанда (Петербург ур.) Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре белән уза.
Чараның модераторы-Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, төбәктә 155 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Эшкуарлык өлкәсендә 534 мең кеше эшли, үзмәшгульлекне дә исәпкә алсаң, 114 мең кешегә арта.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, Идел буе федераль округында Татарстан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча беренче урында тора, Россиянең башка төбәкләре арасында – 7 позициядә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, эшкуарлар вәкилләре белән очрашуның мондый форматы үзен яхшы яктан күрсәтте. Монда бизнес өчен, чыннан да, мөһим мәсьәләләр күтәрелә, аларны федераль дәрәҗәдә, республика дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – муниципаль районнар башлыкларының кече һәм урта эшкуарлык үсеше белән кызыксынуы. Без күрәбез, әгәр башлык кызыксынса, районда инфраструктура да үсә, ярдәм дә бар, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәләрдә муниципаль районнарда кече һәм урта эшкуарлык торышы турындагы нотыкларны атна саен тыңлавын искә төшерде.
Безгә бизнес өчен инфраструктура булдыру турында карарлар кабул итәргә кирәк, чөнки бу агломерацияләр үсеше белән дә бәйле, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул бүгенге көндә торак кына түгел, ә социаль объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары, эш урыннары булдыру өчен, территорияләрне комплекслы төзү аеруча мөһим, дип белдерде.
Комплекслы төзелеш – бизнес өчен мөмкинлекләр дә ул, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген электрон сәүдәне үстерү кысаларында товар хәрәкәтенең яңа формалары барлыкка килә.
Без, нигездә, эчке контурга эшләдек, әмма хәзер яңа механизмнар бар, һәм безнең электрон сәүдә буенча партнерларыбыз продукцияне алга этәрергә мөмкинлек бирә. "Әлбәттә, бу механизм болай гына эшләп китмәячәк, товарга базарда ихтыяҗ булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Товар да яхшы булырга мөмкин, ләкин әгәр син төргәкләмәсәң, маркировкаламасаң,нәтиҗә югары булмый – боларны да истә тотарга кирәк".