РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Волокно» заводында булдылар

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Татарстанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов эш сәфәренә килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры Юрий Борисов «Алабуга» МИЗда «Алабуга-Волокно» углерод җепселләре җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты һәм гражданнар авиатөзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында композит материаллар импортын алмаштыру темасына киңәшмә уздырды.

Киңәшмә барышында гражданнар авиатөзелеше һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен композит материаллар импортын алмаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, 2019 елдан башлап композит баулар, механикалаштыру элементлары, үзәк план һәм МС-21-300 Россия урта магистраль пассажир самолетының койрыгын каурыйсыман өлешен булдыру өчен компонентлы базаны тулысынча алмаштыруга ирешкәннәр, дип билгеләп үтелде.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә углерод җепселләре җитештерүен булдыру – чималны алмаштыру һәм углерод җепселләреннән композит материаллар җитештерүнең ябык циклын булдыру буенча бик мөһим проект, - дип билгеләп үтте Юрий Борисов. – Без углерод җепселләреннән эшләнгән продукция дөнья базарында шактый алга китәр, дип өметләнәбез. Шул ук вакытта шуны ассызыклыйсым килә, углерод материалларының иске номенклатурасы чыгуга бәйле рәвештә, заказчылар белән эшләү, килештерү, яңа углерод материаллары линейкасын чыгару, сынаулар һәм квалификация таләп ителә. Шулай ук – төрле масштабтагы эшләнмәләрне сынау".

«Алабуга-Волокно» заводының икенче чиратын Юрий Борисовка Umatex Росатомының композит дивизионы генераль директоры Александр Тюнин тәкъдир итте.

Александр Тюнин билгеләп үткәнчә, «Яңа куәтләрне гамәлгә кертү Россия базарының урта нык, югары модульле, югары модульле углерод җепселләренә ихтыяҗларын тәэмин итәргә һәм композит материаллар өлкәсендә Россия Федерациясенең импортка бәйлелеген киметергә, шулай ук халыкара базарларда сыйфат һәм бәясе буенча чит ил аналогларыннан калышмый торган продукция белән уңышлы көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Хәзерге вакытта «Алабуга-Волокно» заводы (бауда 3000 элементар җепселләр) 50К га кадәр, ныклыгы 4,9 ГПа кадәр һәм 260 ГПа кадәр җитештерү модуле булган углерод җепселләре (УВ) чыгара. Бу материал углерод атомнары нигезендә барлыкка килгән 3-15 микрон диаметрлы юка җепләрдән тора. Углерод җепселләре нигезендә композитлар җиңел авырлыктагы, ныклыгы югары булган һәм коррозиягә каршы үзлекләр белән аерылып тора, шуңа күрә бу материалларга сәнәгатьнең төрле тармакларында ихтыяҗ бар. Авиатөзелеш, суднолар төзелеше, энергетика, машина төзелеше композитларны куллануның традицион өлкәләре булып тора. Хәер, композитлар перспективалы индустрияләрдә дә урын алып тора.

Углерод җепселләре спорт инвентаре: кәшәкәләр, кармаклар, тау һәм йөгерү чаңгылары һәм башка спорт снарядлары булдыруда кулланыла. UMATEX эшчәнлегенең бу юнәлешен Россиядә композит кәшәкәләр җитештерүче бердәнбер булган «ЗаряД» компаниясе базасында үстерә.

Бүгенге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Ельчинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International