«Волга-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек советы узды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Татарстан күп кенә Кытай провинцияләре белән, шул исәптән «Волга-Янцзы» форматы кысаларында да, тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Янцзы» форматында Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре очрашуында хәбәр итте. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай җитәкчелегенә динамик үсештәге Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыруга игътибары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, дуслык һәм үзара ярдәм бүгенге катлаулы, Covid-19 пандемиясе чорында аеруча актуаль һәм мөһим. Апрель аенда республикага «Татнефть» компаниясе тарафыннан Кытайдан медицина битлекләре, бокслар һәм битлек җитештерү өчен югары җитештерүчән җиһазлар кайтартылган. Шулай ук түләүсез нигездә ИВЛ аппаратлары җиткерелгән. «Хайер» компаниясе республика хастаханәләренә 50 берәмлек техника биргән. Сычуань провинциясеннән Татарстанга саклагыч битлекләр һәм костюмнар җибәрелгән. Моннан тыш, Кытай һәм Татарстан табиблары коронавирус белән көрәштә тәҗрибә уртаклашкан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстанның күп кенә Кытай провинцияләре белән кооперация җайга салынган, хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Аларның 4се «Волга-Янцзы» форматына керүче провинцияләр: Хунань, Сычуань, Аньха һәм Чунцин белән төзелгән. Пекинда – Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли.

Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 564 млн. доллар тәшкил итә. Татарстанда Кытайның «Хайер», «Вейчай», «Хуавэй», «Диди» кебек эре компанияләре белән берничә уртак икътисадый проект гамәлгә ашырыла.

Шулай ук бүген мәдәният, мәгариф, фән, спорт һәм яшьләр белән алмашу өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өстендә эш алып барыла. Хәзерге вакытта Казанның югары уку йортларында 1,7 меңгә якын Кытай студенты белем ала. Татарстанның кайбер югары уку йортлары «Волга-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенә керә.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, республика туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шулай ук «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын актив үстерүгә зур игътибар бирә, ул, шул исәптән, Татарстан аша да уза торган булачак.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш Герман Лернер да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International