Татарстанда илкүләм проект предприятиегә хезмәт хаклары белән җитештерү күләмнәрен арттырырга ярдәм иткән

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллыдан «Сатурн» инжиниринг компаниясе 1991 елдан төзелеш фурнитурасы җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие ишекләр һәм тәрәзәләр: тоткалар, элмәкләр, ишек ачу приборлары һәм башкалар буенча илдә алдынгы урында тора.

Узган елның декабрендә компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучылар арасына эләккән. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә предприятиедә СТН-0611 тибындагы ишек элмәкләрен әзерләү процессы оптимальләштерелгән. Мондый элмәкләр алюминий профильдән ишекләр кую өчен билгеләнгән һәм җитештерү линейкасының иң кирәкле продукты булып тора. 2019 елда «Сатурн» предприятиесендә барлыгы 420 мең ишек элмәге комплекты сатылган, шулардан 330 меңгә якыны – СТН-0611.

«Проектны гамәлгә ашыру барышында предприятие хезмәткәрләре саны 8% артты. Үсеш СТН-0611 элмәкләрен җитештерү һәм сату күләме артуга бәйле. Әйтик, 2020 елның гыйнвар-май айларындагы сатуларны чагыштырып карасак, алар 13% арткан. Шулай ук проектны гамәлгә ашыру белән бергә, кайбер участокларда хезмәт хакы да үзгәрде, ул уртача 15% артты», – дип хәбәр итте «Сатурн» ҖЧҖ хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы Рамил Хаҗиев.

Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары компания хезмәткәрләре белән берлектә линиядә җитештерү күләмен арттыра алган. Әйтик, соңгы ярты елда компаниянең бер хезмәткәре 29% күбрәк – 64 комплект урынына тәүлегенә 83 комплект элмәк җитештерә башлаган. Шул ук вакытта хәзер мондый фурнитура комплекты 8 көн эчендә яки 43% тизрәк әзерләнә. Проектка кадәр әлеге процесс ике атнага сузыла торган булган.

«Моннан тыш, производствода без җитешсезлек (брак) дәрәҗәсен 3% һәм агымдагы ремонт тәэминаты санын киметә алдык, бу эшләр сортларга аеру һәм яңадан эшкәртүгә өстәмә вакыт таләп итә иде, – дип сөйли Федераль компетенцияләр үзәге проекты җитәкчесе Роман Батрасов. – Без шулай ук зур складлар һәм материаллар запасы – предприятиенең турыдан-туры финанс югалтулары, дибез. Төгәлләнмәгән җитештерү күләмен 18% киметеп, без бу вакытта 1,7 млн. сум акчаны янга калдырырга ярдәм иттек. 299 данә яраксыз җиһазланыш булуы ачыкланды, ә тагын 119 җиһазланыш ремонтка юлланды».

Ирешелгән нәтиҗә – Федераль компетенцияләр үзәге экспертларының һәм предприятие белгечләренең җайга салынган эше ул. Мәсәлән, предприятиедә төгәлләнмәгән җитештерү запасларын һәм комплектланып бетмәгән күпсанлы әзерләнмәләрне киметү өчен 2000әр комплекттан торган партияләр белән бердәм агымлы производство оештырылган. Бу файдалы мәйданнарны бушатырга һәм транспорт белән күчерүнең артык куәтләрен киметү мөмкинлеген биргән. Хәзер цехта кечкенә заказларны һәм үрнәкләрне җыю өчен артык вакыт тотылмый, комплект әйбер калдыкларына инвентаризация уздырылган, ә заказлар төргәкләү нормасы буенча җыела.

«Сатурн» компаниясе ел ахырына кадәр җитештерүнең тагын 7 участогында сакчыл технологияләр кертергә планлаштыра. Предприятиедә гади хезмәткәрләрне укыту өчен сертификацияләнгән эчке тренер әзерләнгән, ул Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары тәҗрибәсен җәелдерүне дәвам иттерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проект РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы указы белән расланды һәм илдә, ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, 2024 елга 5%ка арттыруда шартлар тудырырга тиеш. РФ Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул җитештерү процессларын оптимальләштерүдә финанс яктан этәргеч бирүне, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүне һәм эксперт ярдәмен үз эченә ала.

 Федераль компетенцияләр үзәге турында:

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге – «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты операторы. Проектның төп бурычы – Россия икътисадының чимал булмаган төп тармакларының урта һәм эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, 2024 елга 5% үсеш дәрәҗәсенә җиткерү.

Проект шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү проблемасына, продуктны һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча хезмәт базарын формалаштыруга карата бизнесның кызыксынуын билгеләргә тиеш. Проектта катнашу өчен Россиянең 85 субъектында кимендә 10 мең предприятие җәлеп ителәчәк. Компанияләрнең 79 500 хезмәткәре сакчыл җитештерү инструментлары буенча белем алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International