Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 25 нче маеннан башлап 1 нче июненә кадәр кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- бәрәңге – 3,3%;
- карабодай ярмасы – 3,1%;
- алма – 2,2%;
- шомартылган дөге – 1,9%;
- кишер – 1,9%;
- озынча токмач – 1%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – республикада ел саен күзәтелә торган сезонлы күрсәткеч.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, шомартылган дөге, карабодай ярмасы һәм озынча токмачка бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау буенча уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 4 нче июненә республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 650 меңнән артык антисептик, 1,6 миллион пар перчатка һәм 8,1 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.