Татарстанга Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиле килде

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бу атнада Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев Татарстан Республикасына визит ясады.

Эш программасы кысаларында Нурлан Оралбәк улы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

ТР Премьер-министры республиканың төп тармаклары үсеше турында сөйләде: нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, шулай ук машина төзелеше кластеры – вертолет һәм самолетлар төзү, "КАМАЗ" зур йөк машиналары җитештерү, суднолар төзелеше һәм башкалар турында сүз барды.

Нурлан Борамбаев Казакъстан һәм Татарстан бизнесы арасындагы элемтәләрне ныгыту кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр белдерде.

Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиленең эш визиты югары технологияләр өлкәсендә эшләүче "ИТ-Парк" технопаркында һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында дәвам итте.

Нурлан Борамбаев визитының икенче көнендә Татарстан компанияләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узды.

Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы матбугат хезмәте материаллары буенча, фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International