Гонзало Дуран Эрмидо: "Без республиканың төп индустриаль мөмкинлекләрен өйрәнергә дип килдек"

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның индустриаль мөмкинлекләрен өйрәнү – Испания делегациясенең Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына булган визитының төп максаты. Делегация составында төбәк президенты, Гонзало шәһәре мэры Дуран Эрмидо җитәкчелегендә Испаниянең Вилья Нова де Аурса шәһәре мэриясе вәкилләре катнаша.

Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер үткәрде, Татарстанның сәүдә-икътисадый үзенчәлекләре, шулай ук республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре турында сөйләде.

Очрашуда яклар, нигездә, машина төзелеше һәм нефть эшкәртү тармагында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште, "КАМАЗ" ГАҖ продукциясенә аерым кызыксыну белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International