Яшел Үзәндә яңа бүлү үзәкләре төзелә башлады

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Ozon компанияләре төркемнәренең һәм Wildberries үзәге склад комплексының логистика үзәге төзелә башлады.

Ozon компаниясенең логистика үзәген киләсе елда ачу планлаштырыла. Үзәктә 7 млн. товарны саклау һәм эшкәртү өчен мөмкинлекләр булдырылачак. Аны эшләтеп җибәргәннән соң, Казанда яшәүчеләр һәм республиканың башка торак пунктларындагы халык товарны тиз арада китертү мөмкинлегеннән файдалана алачак, ә җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен бөтен Россия буенча, шулай ук чит илләргә дә, сата алачак.

Wildberries склад комплексының беренче чираты 2020 елның беренче яртысында эшли башлаячак. Яңа комплексның гомуми мәйданы якынча 100 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, ә проектка инвестицияләр күләме – 5,5 млрд сум. Моннан тыш, Татарстанда 4 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

"Яшел Үзән" индустриаль паркы территориясендә тагын бер мөһим чара – X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачу.

Яңа комплексның мәйданы 38 мең квадрат метрдан артып китә һәм 500 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә. Үзәк территориясендә сигез төрле саклау зонасы урнашкан: коры продукция складлары, туңдырылган әйберләр, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка товарлар өчен мәйданчык.

Һәр секциядә продуктларның сафлыгын саклап калу өчен кирәкле температура режимы саклана. Яңа үзәкнең куәте тәүлегенә 5 мең тоннага кадәр йөк эшкәртергә һәм 1,2 мең сәүдә объектына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Комплекс Татарстанда гына түгел, Удмуртиядә, Мари Иле һәм Чуашиядә дә кибетләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәк.

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International