Истәлекле китаплар булдыру турында

2019 елның 5 июле, җомга

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында яңа истәлекле китаплар әзерләү һәм нәшер итү һәм республика сәнәгатенең күренекле шәхесләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Вице-премьер Альберт Кәримов үткәрде. Басмалар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Берничә китап нәшер итү планлаштырыла, аларның һәркайсы билгеләнгән тарихи вакыйгаларга сәнәгатьчеләр һәм галимнәр тарафыннан кертелгән тырышлыкка багышланачак. Материаллар республика предприятиеләреннән, ТР Фәннәр академиясеннән, архив белешмәләреннән алыначак, эшләрне координацияләү өчен өч эш төркеме төзеләчәк.

"Бу максатларны, бурычларны төгәл аңлап, уртак һәм җайга салынган эш булырга тиеш һәм иң мөһиме: срокларны саклау", – дип ассызыклады министр.

 Барлыгы берничә китап чыгару планлаштырыла:

 - сугыш елларында эшләүче предприятиеләрнең күренекле җитәкчеләре турында җыентык

 - сугыштан соңгы елларда эшләүче предприятиеләрнең күренекле җитәкчеләре турында җыентык (1950-2000 еллар)

- республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле предприятиеләр җитәкчеләре турында китап-биографияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International