РФ Президенты тарафыннан расланган Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтүчеләр советы беркетмәсе кысаларында төбәкләрдәге хакимиятләргә санлаштырылган икътисад шартларында идарәи командаларның цифрлы белемлелеген һәм эшкә әзерлек дәрәҗәсен арттыру өчен "Илкүләм технологик инициатива 2035 университеты" АКОда укыту өчен максатчан төркемнәр формалаштыру һәм юллау киңәш ителде. Проектта РФнең 30дан артык төбәгеннән вәкилләр катнашты. Мәгариф программасының максаты санлы белешмәләр белән идарә итү нигезендә дәүләт бурычларын хәл итү механизмнарын формалаштырудан гыйбарәт.
Татарстан Республикасы командасы составына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре керде. "Остров 10-21" мәгариф интенсивы Приморск краеның "Русский" утравында быелның июль уртасында "Белешмәләргә нигезләнгән идарә" (белгечлек – Chief Data Officer) трегы буенча уздырылды.
Chief Data Officer (CDO) – ул белешмәләр белән эшләүче җитәкче (төбәк яки федераль хакимият органнарындагы вазыйфаи зат); белешмәләр нигезендә аларның нәтиҗәлелеген, шулай ук хакимият органнары эшчәнлегенең һәм социаль-икътисадый бурычларны хәл итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында булган процессларга йогынты ясаучы яки яңаларын булдыручы лидер.
Интенсив программасы ике модульдән тора иде: белем бирү һәм гамәли, анда командалар белешмәләр белән идарә итү нигезендә төбәк өчен әһәмиятле булган бурычны идарә командаларны әзерләүнең төрле форматлары нигезендә хәл итте. Әлеге максатта видеокурслар, команда белеме, юл картасын модельләштерү, кейсларны хәл итүдә технологик ярдәм кулланылды. Мәгариф модуле кысаларында әйдәп баручы, шул исәптән чит илләрдәге, университетлардан һәм компанияләрдән, цифрлы икътисад өлкәсендә эшләүче иң яхшы галимнәр лекцияләр белән чыгыш ясады һәм мастер-класслар уздырды.
Төбәкләрнең мөһим бурычы мәгълүматның цифрлы массивлары нигезендә төбәк кейсын формалаштырудан гыйбарәт булды.
Күрсәтелгән проектлар Дмитрий Песков – Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле тарафыннан санлы икътисад проектларын гамәлгә ашырудагы иң яхшы тәҗрибәләр сыйфатында хупланды һәм тәкъдим ителде.