"Татарстан Республикасы сәнәгатен санлаштырылган рәвештә үзгәртеп кору" стратегик сессиясе

2018 елның 27 апреле, җомга

2018 елның 27-28 апрелендә КНИТУ-КАИ Яңа технологияләрнең Алман-Россия институтында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча “Татарстан Республикасы сәнәгатен санлаштырылган рәвештә үзгәртеп кору” стратегик сессиясе уздырыла. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Төньяк-Көнбатыш” стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды.

Сессияне ачу эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.  Сессияне алып баручы – “Төньяк-Көнбатыш” стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды директоры Владимир Княгинин.

Санлаштыру буенча лидер-компанияләр республикадагы сәнәгый предприятиеләр белән санлаштырылган рәвештә үзгәртеп кору проектларын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашачак.

Стратегик сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының Предприятиеләр һәм сәнәгачеләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасындагы министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре катнашачак.

Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы сәнәгате өчен санлаштыру буенча чакырулар һәм аларга тәэсир итү вариантлары турында фикер алышачак, санлаштыруга күчүнең мөмкин булган проектларын ачыклаячак, Татарстанның үсеш приоритетларын исәпкә алып, аларны тормышка ашыруда төп адымнарны да исәпкә алып.

Сессия эше предприятиеләрнең тармак үзенчәлекләрен (“Машина төзелеше”, “Оборона-сәнәгать комплексы”, “Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү”, “Фармацевтика тармагы”, “Нефть-газ тармагы һәм нефть табу”) исәпкә алып төзелгән эш төркемнәрендә узачак.  Эш төркемнәрендә эшләү йомгаклары 15 минутлык докладлар форматында уртак пленар утырышларда җиткереләчәк.

Стратегик сессия нәтиҗәләре республика җитәкчелегенә җиткереләчәк, шулай ук “Санлаштырылган Татарстан” программасын эшләү кысаларында файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International