Бу хакта 10 майда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов «Наше время – Безнен заман» XII еллык ачык республика телевизион фестивален уздыруга әзерлек кысаларында VI эшче яшьләр слетын рәсми ачуда катнашучыларны сәламләгәндә шулай диде.
«Фестиваль «Сәләтле кеше, һәрнәрсәдә сәләтле» дип раслый. Иҗаттан башка кеше тормышының бер өлкәсе дә, шул исәптән җитештерү эшчәнлеге дә мөмкин түгел, – диде Родион Карпов. – Яшьләр прогрессның һәм бигрәк тә фән, техника һәм технология өлкәсендә хәрәкәт итүче көче булды һәм булып калачак та».
Өч көн дәвамында фестивальнең потенциаль катнашучылары өчен Россиянең әйдәп баручы сәнгать осталарыннан лекцияләр һәм практик дәресләр, мастер-класслар һәм тренинглар, эшлекле уеннар, мәдәни программа, түгәрәк өстәлләр һәм 2013-2023 елларда Гран-при ияләре һәм «Наше время – Безнең заман» фестивалендә җиңүчеләр белән иҗади очрашулар үткәреләчәк.