Бүген SEMITEC Corporation компаниясе президенты Ишидзук әфәнде Татарстан Республикасына беренче визитын ясады. Очрашуны Герман Лернер уздырды. Моннан тыш, очрашуда Татарстан Республикасының Япониядә билгеләнгән Вәкиле Тамерлан Абдикеев катнашты. Япон компаниясе вәкилләренә төбәкнең инвестицияле мөмкинлекләре һәм республиканың сәнәгый потенциалы күрсәтелде, шулай ук яклар татарстан-япон хезмәттәшлеген үстерү буенча үзара мәнфәгатьләр белән дә уртаклашты.