Татарстанда сыек ашламалар җитештерелә башлады

2024 елның 19 апреле, җомга

«Аммоний» химия комплексында КАС-32 сыек ашламаларының беренче тәҗрибә партияләре чыгарыла башлады.

Бүгенге көндә җитештерү куәте тәүлегенә 200 тоннага кадәр продукция җитештерү мөмкинлеген бирә. 2024 ел ахырына планлы җитештерүчәнлеккә елына 150 мең тоннага чыгарга планлаштыралар.

Март ахырында сыек ашламалар җитештерү комплексында төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башланган. Продукция барлык кирәкле экспертизаларны узып, барлык кирәкле сертификатлар һәм сыйфат паспортларын алган. Карбамид-аммиак катнашмасы – сыек ашлама, ул үсемлекләрне барлык кирәкле элементлар һәм, беренче чиратта, азот белән нәтиҗәле туендыра.

КАС-32нең төп өстенлеге булып һава шартларыннан, яңгырлардан яки корылыктан бәйсезлек, тигез кертелүе һәм үсемлекләр тарафыннан тиз үзләштерелүе санала.

Сыек ашламалар җитештерүне башлап җибәрү республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе тупланмасын арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International