ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь 2018 ел.
сишәмбе

Октябрь ае башында Нидерландның Маастрихт шәһәрендә 34 нче Халыкара мода конференциясе IAF булды, ул Голландиянең Modint тармак ассоциациясе белән берлектә оештырылган иде. Конференциягә бөтен дөньядан лидерлар һәм индустрия вәкилләре чакырылган иде.

Татарстаннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, "Казан милли тикшеренү технология университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет учреждениесе ректоры Сергей Юшко, Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты директоры Людмила Әбүталипова катнашты.

Визит барышында Татарстан делегациясе 34 нче IAF конференциясе эшендә катнашты һәм Ахен техник университетында булды. Нәтиҗәдә "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ белән Ахенның Рейн-Вестфаль техник университеты арасында фән һәм мәгариф өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Эш программасы кысаларында Татарстан вәкилләре IAF президенты Хан Бекке белән очрашты, нәтиҗәдә Казан шәһәрен Халыкара форумны һәм Халыкара кием-салым федерациясе әгъзаларының чираттагы утырышын уздыру мәйданчыгы буларак карау турында килешенгәнлеккә ирешелде.  

ТР Сәнәгать министрлыгында алманнарның LEMKEN GmbH Co & KG компаниясе делегациясе белән очрашу булды - ул профессиональ үсемлекчелек өчен махсус техника җитештерә. Делегация составына компаниянең генераль директоры Энтони Ван дер Лей һәм җитештерү директоры Рудольф Ферфурст керде. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды.

Очрашу барышында яклар инвестиция проектының икътисадый һәм логистик өлешләре, производствоны урнаштыру өчен оптималь мәйданчыклар сайлау механизмы, Россия Федерациясендә халыкара класслы Lemken агросәнәгать техникасын җитештерү буенча предприятие ачу өчен техник регламентлар һәм кадрлар ресурслары турында фикер алышты. 


15
октябрь 2018 ел.
дүшәмбе

Россиядә белем бирү йортларында "Мехатроника" белгечлеге буенча дуаль мәгариф системасын кертү проектының икенче этабы старт ала. Проект Ford Fund хәйрия фонды ярдәмендә Ford Sollers компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.

Проектның беренче этабы 2017 елның декабрендә уңышлы гына тормышка ашырылды. Россиянең 9 әйдәп баручы һөнәри белем бирү оешмасыннан 22 укытучы соралган белгечлек үрнәгендә дуаль мәгариф системасы принциплары белән таныштыра торган өч көнлек тренингларны узды. Моннан тыш, укытучылар тарафыннан "Мехатроника" белгечлеге буенча модульләр һәм укыту планы эшләнде.

Мәгариф проектының икенче стадиясе укытучыларны яңа сорала торган "Мехатроника" белгечлеге буенча һөнәри үзгәртеп әзерләүгә багышланган һәм берничә этапта тормышка ашырылачак.

Әйтик, Татарстан Республикасындагы 6 белем бирү оешмасыннан (Алабуга КФУ институты, Л.Б. Васильев исемендәге Дәүләт автомеханика техникумы, Алабуга политехникf көллияте, Түбән Кама агросәнәгать көллияте, Казан федераль университеты каршындагы инженер-икътисадый көллият, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте, Яшел Үзән механика көллияте) 10 укытучы Алабугадагы Ford Sollers машина төзү заводы мисалында эшкә җигелгән белгечләргә карата хәзерге таләпләрнең үзенчәлекләре белән танышачак. Соңыннан алар югары технологияле Festo белем бирү үзәгендә тренинглар узачак, әлеге уку йорты хәзерге сәнәгый җиһаз җитештерүчеләр арасында әйдәп баручыларның берсе булып тора.

Укулар барышында курста катнашучылар хәзерге сәнәгый җиһазларны проектлау, монтажлау, көйләү һәм тәэмин итү өлкәсендә кирәкле белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алачак. 5 көнлек тренинглар һәм гамәли дәресләр нәтиҗәсендә укытучылар үзләренең уку йортларында укыту планының вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча программа эшләячәк. Эшләнгән программаларны яклау чарасы быелның ноябрендә Казан ш. WorldSkills Russia төбәк чемпионатының эш программасы кысаларында булачак.

Проектның икенче этабы тәмамлангач анда катнашучыларга квалификация күтәрү турында сертификатлар тапшырылачак.

Ford Sollers Татарстандагы матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә


13
октябрь 2018 ел.
шимбә

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының конференцияләр залында "галстуксыз" форматында мактаулы кунаклар – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ветераннары белән традицион очрашу булды. Октябрьнең беренче атналарында Халыкара өлкәннәр көнен уздыру кысаларында, гадәткә кергәнчә, хәзерге пенсионерлар, министрлык ветераннары адресына рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен, шундый очрашулар уздырыла.

Чара ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, "Пятерочка" Идел буе дивизион федераль сәүдә челтәре директоры урынбасары Тимур Баймуллин катнашында узды. Һәркемгә сәүдә челтәренә бүләкләү сертификатлары, ә юбилярларга чәчәк бәйләмнәре бирелде һәм котлау сүзләре җиткерелде.

Рәсми өлеше тәмамлангач, фуршет белән концерт программасы булды.


12
октябрь 2018 ел.
җомга

Җомга көнне Россиянең йөк транспорты башкаласы булган Яр Чаллы каласында һөнәри бәйрәм – Машина төзүче көненә багышланган тантаналы чара булды.

Концертлар залы каршысындагы мәйданчыкта Казан-Яр Чаллы авточабышында республиканың машина төзү тармагы флагманнары булып саналучы биш шәһәре аша узып, финишка чыгучы техника күрсәтелгән иде. Тантана Орган залында узды, биредә Рөстәм Миңнеханов World Skills чемпионатының һәр яшь призерының кулын кысты, алда торган эшче белгечлекләр чемпионатларында зур уңышлар теләде. Алга таба Президент республиканың машина төзү комплексындагы казанышларга багышланган күргәзмә белән танышты.

Тантаналы залда республиканың машина төзү тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләр, предприятиеләрнең, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре җыелды.

Машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Президент ветераннарның тармак үсешенә керткән өлешен рәхмәт сүзләре белән билгеләп узды. "Безнең өлкән буыннар нигез салган гореф-гадәтләрне сакларга кирәк. Бу безнең республиканың, илнең казанышы".

Чара дәвамында концерт номерлары арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры һәм мактаулы кунаклар республикадагы иң яхшы машина төзүчеләрне, тармактагы эшче династия вәкилләрен, талантлы яшь инженер-конструкторларны һәм инженерлык лицейларында белем алучыларны бүләкләде.

Билгеләп узарга кирәк, залның бизәлеше җыю цехы стилендә футуризм һәм технологик дизайн элементлары белән башкарылган иде һәм һөнәри бәйрәмгә чын-чынлап ямь өстәде.

12 октябрь көнне "КАМАЗ" ГАҖ мәйданчыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең федераль үзәге" АКО генераль директоры Николай Соломон һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренең семинары булды.

Чараны Альберт Кәримов ачып җибәрде, хәзерге вакытта икътисадның чималга бәйле булмаган тармакларына караган зур һәм урта предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлегенең ел саен биш процентка артуының төп юнәлеш булуы турында билгеләп узды. Татарстанда бүген 19 предприятие өстенлекле региональ программа исемлегенә керә. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм сыйфатлы күрсәткечләргә ирешү буенча илкүләм проект кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен предприятиеләрне проектка актив кертү һәм кирәкле сыйфат үзгәрешләренең өстенлекле булуын аңлау зарур.

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" илкүләм проектында программаның төп өстенлекләре турында тулырак итеп Николай Соломон сөйләде. Компетенцияләрнең Федераль Үзәгенең бурычы – федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә бердәм методикалар һәм алымнар формалаштыру, белемнәр тарату, укыту һәм профильле компетенцияләр булдыру, типик чишелешләр эшләү һәм кертү, иң яхшы халыкара тәҗрибәләрне кертү юлы белән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга булышачак ресурс булдыру.

Николай Соломон ассызыклаганча: "Предприятиеләрдә программаны уңышлы тормышка ашыру өчен үзгәрергә, амбициоз максатлар куярга һәм аларга ирешергә әзер булган генераль директорлар йөзендә мәнфәгатьле заказчылар булдыру әһәмиятле. Алар арасында иң төп нәрсә – ул хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру".

Алга таба чарада "КАМАЗ" ГАҖ цифрлы үзгәртеп кору тәҗрибәсе, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә һәм "Ак Барс Металл" ҖЧҖдә эшләрне тормышка ашыру тәҗрибәсе турында әйтелде, аларның һәркайсыннан директор үз чыгышында предприятиеләрдә идарәи, оештыру һәм технологик процессларны оптимальләштерүдә, шулай ук эшчәнлекнең икътисадый күрсәткечләрендә уңай үзгәрешләр булуы турында билгеләп узды.


11
октябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген министр "Русгидро" ГАҖ вәкилләре катнашында гидроэнергетиканы үстерү буенча эш төркеме киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар районнар территориясендә кече һәм урта зурлыктагы елгаларның гидроэнергетик потенциалын бәяләү белән танышты, шулай ук республиканың кече гидроэлектростанцияләрен төзү мәсьәләләре буенча вариантлар каралды һәм тәкъдимнәр кертелде.

 

Бүген ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында "РЕНОВА" компанияләр төркеме (КТ) вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Компанияне "РЕНОВА" компанияләр төркеменең стратегик планлаштыру һәм үстерү директоры Олег Фомичев, "Группа Т-1" АҖ генераль директоры Александр Куканов, "Цифра" ҖЧҖ  генераль директоры Игорь Богачев тәкъдим итте.

Фикер алышу барышында Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, республикада санлы технологияләрне үстерү һәм аларны җитештерүгә кертүгә зур игътибар бирелә, шуңа күрә хәзер әйдәп баручы санлы карарлар эшләүчеләр белән хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эш алып барыла.

Очрашуда сүз сәнәгатьне санлы трансформацияләүнең комплекслы проектлары кысаларында - технологик процесслар белән идарә итүдән алып сәнәгать аналитикасына кадәр - санлы икътисад турында барды.


9
октябрь 2018 ел.
сишәмбе

Бүген Израильгә РФ Хөкүмәт делегациясе визиты кысаларында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш Россия-Израиль комиссиясенең Пленар утырышы узды. Комиссиянең Россия өлеше рәисе - Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Максим Акимов, комиссиянең Израиль өлеше рәисе - Израиль дәүләтенең әйләнә-тирә мохитне саклау, Иерусалим эшләре һәм яһүд мирасы министры Зеэв Элькин.

Альберт Кәримов Россия-Израиль комиссиясе утырышында чыгыш ясады, Татарстанның икътисадый һәм инвестиция потенциалын тәкъдим итте, дәүләт программалары һәм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Министр ассызыклаганча, Татарстан Израиль белән сәнәгать, югары технологияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы һәм инвестицияләр мәсьәләләрендә уртак хезмәттәшлек белән кызыксына.

Очрашу ахырында комиссиянең Израиль өлеше рәисе Зеэв Элькин Израиль делегациясенең Татарстан Республикасына сәфәр белән кызыксынуын белдерде.

Быел "Россия энергетика атналыгы" (РЭА) Халыкара форумының (2018 елның 3-6 октябре) төп темасы "Үзгәрүчән дөнья өчен тотрыклы энергетика"булды. Пленар сессияне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты.

"Бу юлы Россия энергетика атналыгына белгечләр һәм энергетика белән кызыксынучы барлык кешеләрнең рекордлы саны - тугыз мең ярымга якын кеше килде. Алар ачык, ышанычлы шартларда глобаль энергетика көн тәртибе темалары турында фикер алышырга җыелды. Билгеле булганча, Россия - дөнья энергетика базарының иң эре уенчыларының берсе. Без нефть һәм газ чыгару буенча алдынгы позицияләрне билибез, электр энергиясе җитештерү һәм күмер табу күләмнәре буенча лидерлар сафына керәбез. Көндәшлекле өстенлегебезне нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм башка илләр белән берлектә уртак энергетика киңлеген һәм уртак энергетика киләчәген булдыру өчен, безгә глобаль энергетика тенденцияләрен тою гаять мөһим", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Форум Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте һәм Росконгресс фонды теләктәшлегендә узды.

"ТЭК дөнья лидерларының берсе буларак, Россия глобаль энергетика көн тәртибен формалаштыруга җитди өлеш кертә. Мин энергетика ведомстволары һәм компанияләре җитәкчеләренең, шулай ук төрле илләрдән килгән экспертларның энергетика үсеше мәсьәләләрен карау өчен Мәскәү һәм РЭАны  сайлавына бик шат”, - дип белдерде Александр Новак.

РЭА-2018 эш программасы

Форумның эш программасы нигезендә төп ике блок булды:

Беренчесе - "Глобаль энергетиканың көн тәртибе" - үзгәрүчән дөньяда энергетика үсеше аспектларына кагылды - АТР илләрендә һәм Африкада ягулыкның экологик чиста төрләреннән файдалану мөмкинлеге проблемаларыннан алып Арктикада энергетиканы үстерү һәм яңа технологияләрне куллануга кадәр. Катнашучылар глобаль энергетика базары, дөнья электр энергетикасы каршында торган таләпләр, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту өлкәсендә яңа эшкәртмәләр, энергиянең яңартыла торган чыганаклары һәм атом энергетикасы перспективалары хакында фикер алышты. РЭА кысаларында ОПЕКның яңа хисабы тәкъдим ителде - World Oil Outlook (WOO) 2018. Хисап 2040 елга кадәр озак вакытлы перспективада дөнья нефть базарына йогынты ясаучы төрле факторларның җентекле анализыннан гыйбарәт.

Икенче блок - "Россия ТЭК үсеше планнары". Трекның көн тәртибе, аерым алганда, тармак сессияләре чараларында, илнең бүгенге ягулык-энергетика комплексының күмер, нефть, газ, нефть химиясе, электр энергетикасы тармакларындагы казанышларны һәм проблемаларны киң яктыртты.

Моннан тыш, Форумның эш программасы кысаларында Россия Федерациясе төбәкләренең җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеге рейтингын тәкъдим итү, "Энергияне сак тоту потенциалын гамәлгә ашыру - "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының уңыш шарты" Бөтенроссия киңәшмәсе, "Транспортта альтернатив энергия: бүгенгесе һәм киләчәге" түгәрәк өстәле, "Россиядә яңартыла торган энергетика - агымдагы торышы һәм перспективалары" лекциясе узды. "Россия энергетика атналыгында куелган мәсьәләләрнең тематикасы Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит дәүләтләр өчен дә актуаль, Форумга килгән күп санлы делегацияләр - моның дәлиле. Энергия - ул тормыш нигезе, социаль тотрыклылык һәм кешеләр иминлеге чыганагы. Нәкъ менә шуның өчен Форум үзенә күрә уникаль санала, чөнки анда тормышыбызның икътисадый, экологик, мәгариф һәм фәнни аспектларына, шул исәптән аның энергетик иминлегенә тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Оештыру комитеты рәисе урынбасары - җаваплы сәркатиб Антон Кобяков.

Форумның төп программасы төрле форматтагы 67 чарадан гыйбарәт иде, әйтик, пленар утырыш, панельле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, тармак белгечләренең очрашулары һ.б.лар. Форумның эш программасында 471 спикер катнашты.

"Россия энергетика атналыгы Россиянең энергетика тармагы белгечләренә актуаль мәсьәләләр буенча үз карашларын белдерергә, тармак үсеше турында бәхәсләрдә катнашырга, шулай ук әйдәп баручы дөнья экспертларының фикерен ишетергә уникаль мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте Форум эше барышында Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары, Оештыру комитеты рәисе урынбасары Антон Инюцын. Форумда 20 чит ил министры, шул исәптән, Әзербайҗан Республикасы энергетика министры Парвиз Шахбазов, Алжир Республикасы сәнәгать һәм тау казылмаларын чыгару министры Юсеф Юсфи, Бангладеш Республикасы фән һәм технологияләр министры Осман Ясеф, Венгрия Республикасы тышкы эшләр һәм сәүдә министры Петер Сийярто, Катар дәүләте энергетика һәм сәнәгать министры Мөхәммәд Салех Әл-Садә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге энергетика, сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Халид Әл Фалих, Сербия Республикасы тау казылмаларын чыгару сәнәгате һәм энергетика министры Александра Антич, Сьерра-Леоне Республикасы энергетика министры Альхаджи Канжа Сисей, Экваториаль Гвинея Республикасы тау-руда сәнәгате һәм углеводородлар министры Габриэль Нгуема Лима, Көньяк Судан Республикасы нефть сәнәгате министры Иезекииль Лол Гаткуот һәм башкалар чыгыш ясады.

РЭА кысаларында газ экспортлаучы илләр Форумының күчмә панель сессиясе узды, массакүләм мәгълүмат чаралары, ТЭК компанияләре һәм төбәк хакимиятләренең матбугат хезмәтләре арасында "МедиаТЭК" дүртенче Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре чыгарылды һәм җиңүчеләре бүләкләнде, энергия нәтиҗәлелеге һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсеше буенча Халыкара мэрлар саммиты, "Глобаль энергия" премиясен тапшыру тантанасы үтте. РЭА-2018 Яшьләр көнендә "Энергопрорыв" интеллектуаль энергетика өлкәсендә алгарышлы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, CASE-IN Халыкара инженерлар чемпионаты, "Яшьләр инициативалары энергиясе" бәйгесендә җиңүчеләрне рәсми бүләкләү һәм иң яхшы флешмобка #ВместеЯрче конкурсы финалы булды.

Тармак күргәзмәсенең 12 экспоненты үз стендларында ТЭК өлкәсендәге алдынгы эшкәртмәләрне һәм казанышларны тәкъдим итте. Алар арасында - «Газпром», «Россети», «Новатэк», «Росатом», «Фортум», «РусГидро», «Транснефть», «СИБУР», «Роснефть» компанияләре, шулай ук Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм «Глобаль энергия» премиясе.

РЭАның йомгаклау көнендә, 6 октябрьдә, #ВместеЯрче Яшьләр көне үтте, анда тармакның яшь белгечләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Яшьләр көненең төп вакыйгасы Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак һәм  Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Михаил Котюков белән галстуксыз очрашу булды.

Килешүләр

Форум вакытында 10 килешү имзаланды, шул исәптән  Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәте арасында  Казахстан Республикасына нефть һәм нефть продуктларын җибәрү өлкәсендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүнең Хөкүмәтара беркетмәсенә кул куелды.

Имзаланган документлардан аеруча әһәмиятлеләре:

  • "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ белән Deutsche Bank AG арасында  «Ойлер Гермес» (Euler Hermes) иминият полисы яклавында 2033 ел ахырына кадәр вакытка 240 млн евро күләмендә суммага яңа электр станциясе төзү турында озак вакытлы кредит килешүе;
  • Тамбов өлкәсе хакимияте һәм "СФЕРРУМ" ҖЧҖ арасында урам яктыртуны модернизацияләү буенча хезмәттәшлек турында килешү. Инвестицияләрнең күләме 50 миллион сумга якын тәшкил итәчәк.
  • «НОВАТЭК» ГАҖ һәм «Сименс АГ» арасында стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек турында килешү;
  • Себер Төбәкара бүлүче челтәр компаниясе, "Хевел" ҖЧҖ һәм  SAFT арасында Алтай Республикасында кояш электр станцияләрендә энергия саклау системаларын урнаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында килешү;
  • «ТАИФ» ААҖ һәм  «Сименс» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешү,
  • Росконгресс Фонды һәм KAZENERGY Казахстан нефть-газ һәм энергетика комплексы оешмалары ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү;
  • Чукотка автономияле округы хөкүмәте белән "РАСУ" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү;
  •  «СПбМТСБ» АҖ һәм S&P Global Platts арасында үзара аңлашу турында меморандум;
  • «Россети» ГАҖ белән «Сбербанк» ГАҖ арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү;

 

"Россия энергетика атналыгы-2018" Форумы мәгълүмат үзәге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования