ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чираттагы штаб утырышы узды.   

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм энергетика тармагы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Казан шәһәренең «Водоканал» МУП объектларын электр белән ышанычлы тәэмин итү, социаль әһәмияткә ия объектларны электр белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары белән җиһазлау, электр энергетикасы предприятиеләренең 2021-2022 елгы ягып җылыту чорына әзерлеге, шулай ук җиткерелгән энергия ресурслары өчен кулланучыларның түләү дисциплинасына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International