Хөкүмәт махсус инвестконтрактлар өчен заманча технологияләр исемлеген арттырган

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

2020 ел азагында гамәлгә кертелгән махсус инвестиция контрактының яңа моделе (СПИК 2.0) – Россия сәнәгатенең яңа таләпләренә нәтиҗәле җавап бирергә мөмкинлек бирә торган сыгылмалы система ул. Бизнестан заманча технологияләр Исемлегенә позицияләр кертүгә тәкъдимнәр җыю даими режимда алып барыла, аларны эшләгәндә яисә гамәлгә керткәндә компанияләр дәүләт белән СПИК 2.0 контрактын төзи ала. Тәкъдимнәрнең яңа траншы Исемлеккә 80 яңа позиция өстәгән. Бу хакта карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«Исемлек фән сынаулары һәм перспектив технологияләр исәбенә тулыландырыла. Карар кысаларында кертелгән позицияләр арасында водород ягулыгы элементларын, литий-ион аккумуляторларны, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау препаратларын һәм полимер офтальмологик имплантатларны җитештерү технологияләрен аерып күрсәтергә мөмкин», – дип билгеләгән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Шулай ук исемлеккә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы башка технологияләр дә эләккән, мәсәлән, сыек кристаллик экран модульләрен җитештерү технологиясе, мәгълүмати-исәпләү техникасы һәм системалары өчен периферияле басма һәм күпфункцияле басма-скан җиһазларын җитештерү технологиясе, сыекландырылган табигый газның үзебезнең технологик комплексларда насос җиһазларын җитештерү технологиясе һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International