ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга

“ТАНЕКО” АҖ белгечләре “Ел инженеры” XVIII россиякүләм конкурсы бүләкләрен алды. “ТАНЕКО”ның баш энергетигы һәм баш инженеры урынбасарлары Игорь Андрющенко белән Илмир Сөләймановка “Россиянең профессионал инженеры” исеме бирелде.

“Яшьләрнең инженерлык сәнгате” версиясе буенча автоматлаштырылган идарә системалары бүлеге инженеры Константин Кучукбаев конкурс лауреаты булган.

Инженерларның ел саен уза торган Россиякүләм конкурсы инженер хезмәткәрләренең хезмәт рейтингын һәм профессионаллыгын арттыру, Россия инженер корпусы элитасын ачыклау, яшьләр арасында инженерлык эшенә кызыксыну уяту, шулай ук Россиядәге иң яхшы инженерларның казанышларын һәм эш тәҗрибәсен пропагандалау һәм илдәге иң яхшы инженерларның белешмәләр банкын формалаштыру максатында оештырыла. Һәр версиядән дә җиңүчеләрнең исемнәре Россиянең профессионал инженерлары реестрына кертелә.

2018 елның 9 феврале – Гражданлык авиациясе хезмәткәре көне. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов авиация хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:

“Хөрмәтле Татарстан Республикасы гражданлык авиациясе хезмәткәрләре!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез – Гражданлык авиациясе хезмәткәре көне бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итеп алыгыз.

Күп еллар дәвамында гражданлык һава флоты илнең икътисадый үсешендә Россия Федерациясе эчендәге шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең, шулай ук дөньядагы барлык илләрнең бәйләнешен тәэмин итүче әһәмиятле фактор булып тора.

Пассажирларны иминлекле һәм үтемле итеп ташу, вакытында йөк китерү – боларның барысына да сезнең фидакарь һәм тырыш хезмәтегез аркасында ирешелә.

Мин ышанам, Татарстандагы авиаторларның югары профессиональлеге Татарстан Республикасы гражданлык флотын тагын да уңышларык үстерү мөмкинлеген бирер, иң яхшы гореф-гадәтләрне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итәр.

Татарстан Республикасының гражданлык авиациясендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Профессионал һәм фидакарь булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә!”


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә бердәнбер гарантияле тәэмин итүче булган “Татэнергосбыт” АҖ “Энергоньюс” тармак интернет-порталында уздырылган россиякүләм конкурс йомгаклары буенча янә Гран-при алды һәм “Россиянең иң яхшы энергия сату компаниясе” исемен яулады.

Конкурста Россиянең 41 төбәгеннән 64 компания катнашты. 2017 ел буенча төп эшчәнлек йомгакларын “Татэнергосбыт” АҖ 5 номинация буенча тәкъдим иткән, аларның һәркайсы призлы урын алган:

- “Максималь рәвештә клиентларга юнәлеш алган энергия сату компаниясе” – 1 урын;

- “Хезмәт күрсәтүләрнең иң киң спектры булган энергия сату компаниясе” – 1 урын;

- “Энергия сату + энергияне сак куллану” – 3 урын;

- “Иң мәгълүматлы ачык энергия сату компаниясе” – 3 урын;

- “Социаль җаваплы энергия сату компаниясе” – 2 урын.

Жюри компаниянең юридик затларга һәм физик затларга хезмәт күрсәтү: офисларның һәм хезмәтләр күрсәтү үзәкләренең үтемле, хезмәтләр өчен түләү ысулларының күптөрле һәм вариантлы булуын, клиентларга турыдан-туры, читтән торып һәм интерактив рәвештә хезмәт күрсәтү стандартларын, шулай ук күрсәтелә торган өстәмә хезмәтләр спектры буенча эш тәҗрибәсен югары бәяләде. Аерым номинацияләрдә энергияне сакчыл куллану һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә тормышка ашырылган проектлар, энергия сату компаниясенең мәгълүмат ягыннан ачык булуы һәм компания алып барган социаль сәясәт билгеләп үтелде.

Өстәмә итеп шулай ук Россиянең гарантияле рәвештә тәэмин итүче компанияләре арасында уздырылган мониторинг нәтиҗәләрен дә билгеләп узарга була, аның нигезендә “Татэнергосбыт” АҖ буенча 2018 елда сәнәгый кулланучылар, кече һәм урта бизнес оешмалары өчен билгеләнгән сату бәяләре Идел буе федераль округында да, Россия Федерациясендә дә иң түбәне булып санала. Үз чиратында бу хәл республикадагы предприятиеләргә электр энергиясенә булган чыгымнарны янга калдыру һәм акчаны җитештерү эшчәнлеген модернизацияләү өчен тоту мөмкинлеген бирә.

“Татэнергосбыт” АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Хэйлунцзян провинциясенең территориаль үзәге – Харбинда (КХР) эш сәфәрен кыла. Россия делегациясе составында ул Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек елларын ачу тантанасында катнашты.

Тантана Харбин опера театрында узды. Россия һәм Кытай гимннары яңгырау белән вакыйгада катнашучыларга Кытай Дәүләт Советы премьеры урынбасары Ван Ян мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларның барысын да Төбәкара хезмәттәшлек еллары ачылу белән котлады һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин исеменнән сәламләү адресын укыды. Аның юлламасында билгеләнгәнчә, бүген Россия белән Кытай илләре актив үсеш ала һәм аларның үсеш юллары билгеле бер дәрәҗәдә бер-берсенә туры килә. Кара-каршы Елларны уздыру илләр арасындагы элемтәләрне киңәйтү буенча өстәмә импульс бирергә һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа якты сәхифәгә әйләнергә тиеш, дип саный Си Цзиньпин.

Россия Федерациясенең ДФО буенча вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев шулай ук катнашучыларны кара-каршы Еллар ачылу тантанасы белән котлады һәм дәүләт башлыгы Владимир Путинның очрашуда катнашучыларга булган мөрәҗәгатен укыды. Россия Президенты күләмле Россия-Кытай проектының аерым төбәкләр һәм, тулаем алганда, илләр арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүдә әһәмиятле булуын ассызыклады.

Алга таба Ван Ян, Юрий Трутнев, шулай ук Хэйлунцзян Чжан Цинвэй провинциясендә Кытайның Коммунистлар партиясе комитетының беренче сәркатибе һәм Россия Федерациясенең КХР Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Андрей Денисов символик рәвештә Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек елларына старт бирде.

Шулай ук бүген Альберт Кәримов Хэйлунцзян провинциясе Вице-губернаторы Не Юньлин белән очрашты. Очрашу барышында яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште, актуаль темалар буенча уртак чишелеш адымнарын билгеләде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре уздыруга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен Россия оешмаларына, мондый оешмалар белән комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру кысаларында, федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен оешмаларны сайлап алуны тәэмин итү максатларында технологик юнәлешләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыя башлады.

Тәкъдимнәр җыю 2018 елның 06 мартына кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: https://gisp.gov.ru/cabinet/org/request/tn/?add=1&year=2018

Белешмә өчен мәгълүмат: 

Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru;

Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, E-mail: sobolevskiy@minprom.gov.ru.

2018 елның 06 мартыннан соң килгән тәкъдимнәр каралмаячак.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

“Татнефть” компаниясе белгечләре “Ел инженеры” россиякүләм конкурсында янә лауреат булды.

Конкурс ел саен Россиянең һәм Халыкара фәнни һәм инженер иҗтимагый берлекләре тарафыннан А.М.Прохоров ис. инженер фәннәре академиясе һәм фәнни-техник прогресска булышлык күрсәтү буенча төбәкара фонд катнашында уза.

Россиякүләм конкурсындагы жюри карары нигезендә “Ел инженеры” конкурсында лауреат исеме Ринат Әфләтүновка (“Елховнефть” НГТИ), Реналь Исламовка (“Елховнефть” НГТИ), Игорь Бабичевка (“Татнефть” ГАҖ скважиналарны капиталь ремонтлау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе), Ирек Фәттаховка (“Татнефть” ГАҖ скважиналарны капиталь ремонтлау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе), Марат Маликовка (“Әлмәтнефть” НГТИ), Константин Маякинга (“Татнефть” ГАҖ Бөгелмә механика заводы), Дмитрий Пищаевка (“Лениногорскнефть” НГТИ), Владлен Подаваловка (“Баулынефть” НГТИ); Ленар Сәгыйдуллинга (“Җәлилнефть” НГТИ); Олег Сәлимовка (“ТатНИПИнефть”), Марат Хисаметдиновка (“ТатНИПИнефть”) бирелде.

“Яшьләрнең инженерлык иҗаты” версиясе буенча “Ел инженеры” конкурсында Денис Нуриев (“ТатНИПИнефть”) лауреат булды.

“Россиянең профессиональ инженеры” исеме Рөстәм Сәлимуллинга (“Инженерия үзәге”) һәм Фәрит Хаҗиповка (“Әлмәтнефть” НГТИ) бирелде.

 

“Татанефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген, Мәскәүгә булган эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров берничә уртак профиль программаларының үтәлеше, шулай ук 2018 елда Татарстан белән РФ Сәнәгать министрлыгының үзара хезмәттәшлеге турында сөйләште.

Исегезгә төшерик, Россия Федерациясе сәнгать һәм сәүдә министры быелның гыйнвар аенда Татарстанда булган иде. Денис Мантуров Казандагы предприятиеләрне һәм аларның продукцияләрен карады. Сүз М.П. Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросы һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы турында бара.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 5 февраль көнне, һава торышы шактый начарлану аркасында 6-10кВ электр челтәрләрендә массакүләм өзеклекләр теркәлде.

16.00 сәгатьтә кулланучыларны электр белән тәэмин итүне торгызу эшләре тулысынча төгәлләнде. “Челтәр компаниясе” ААҖнең 4 филиалындагы 36 бригаданың (104 кешенең һәм 36 берәмлек махсус техниканың) оператив һәм көйләнгән эше аркасында сарыфларны минимальләштерү мөмкин булды.

Компаниядә электр белән тәэмин итүнең нормаль схемасын торгызуны координацияләү буенча штаб тәүлек буе эшләвен дәвам итә. Алга таба климат басымнары күзәтелгәндә мөмкин булган куркынычларны булдырмау максатында Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да социаль-әһәмиятле объектларны һәм яшәешне тәэмин итү пунктларын электр белән тәэмин итү махсус контрольгә алынды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Махачкалада Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашты.

Очрашу кысаларында ике төбәк җитәкчесе Сәүдә-икътисади, фәнни-техника һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә һәм аны тормышка ашыру буенча Чаралар планына кул куйды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Килешү тулы бер юнәлешләр рәтен үз эченә ала. “Безнең төбәкләр арасындагы сәүдә әйләнеше хәзерге вакытта берничә миллиард сум тәшкил итә. Без бу күрсәткечне биш мәртәбә арттыру бурычын куярга тиеш, дип саныйм. Мин ышанам, мондый мөмкинлек бар. Татарстан белән Дагыстан – болар ике зур базар. Без бирегә автомобильләр, шиннар, нефть химиясе һәм аны эшкәртүдән алынган продукцияләр, азык-төлек продуктлары китерәбез, шул ук вакытта сездән сыйфатлы шәрабләр, коньяклар, сарык ите, виноград һәм башка төрле продукцияне алабыз”, – диде ТР Президенты.

Өстәп әйтик, гамәлдәге чоры биш елга исәпләнгән Хезмәттәшлек турында килешү ике төбәк башлыгының кара-каршы очрашуының йомгаклау өлеше булды. Узган елның декабрь аенда Дагыстан делегациясе Татарстанга килгән иде, ул вакытта алар икътисадның һәм иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә алдынгы тәҗрибәләре һәм казанышлары белән танышты.

Шул ук көнне Дагыстанның сәүдә-сәнәгать министры Йосыф Умавов белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов ике ведомство арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Дагыстанның авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Кәримхан Абасов белән Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Олег Земсков та хезмәттәшлек турында аналогик килешүгә кул куйды.

Шулай ук төбәкләрнең вәкилләре “Биржа мәйданчыгы” сатып алулар системасыннан файдалану өлкәсендәге уртак эшне дә көйләү турында сүз куешты. Дагыстан Республикасының Эшкуарлык һәм инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бәшир Магомедов белән “ТР Дәүләт заказы агентлыгы” АҖ генераль директоры Яков Геллер тиешле килешүне имзалады.

Исегезгә төшерик, Татарстанның Президент җитәкчелегендәге делегациясе Дагыстанга хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләре турында сөйләшү максаты белән барды. Визит кысаларында делегация Махачкаладагы КФҮ офисында, шулай ук Дагыстанның берничә сәнәгать объектында булды.

4 февральдә, Татарстан Республикасы Президенты карары буенча, республикадагы дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләр өчен “Югары әзерлек режимы” игълан ителде. “Челтәр компаниясе” ААҖ техник директоры Илшат Галимҗанов җитәкчелегендә “Челтәр компаниясе” ААҖ аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча тәүлек буе эшләүче штаб төзелде.

5 февральдә, 6.00 сәгатьтән хәзергәчә, начар һава шартлары (юеш кар, бозлы яңгыр, буран, бозлавык һәм көчле җил, 19-25 м/с кадәр көчле җил) аркасында 6-10 кВ бүленеш челтәрләрендә массакүләм рәвештә электр энергиясеннән өзү очраклары теркәлде.

Татарстан Республикасы буенча 10:00 сәгатьтә: 6-10кВ 10 һава линиясе; 6-10 кВ 226 трансформатор подстанциясе һәм 72 торак пункт электрсыз калды. Һава шартлары Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнарында һәм Казан шәһәрендә яшәүчеләрне утсыз калдырды. 15 меңнән артык кеше электр белән тәэмин мәхрүм ителде.

Авария-торгызу эшләренә 104 кеше һәм 36 берәмлек махсус техника составында 36 бригада җәлеп ителде. Буа, Казан, Идел буе һәм Чистай электр челтәрләрендә белгечләр тарафыннан эш алып барыла. Климат басымнары аркасында алга таба куркынычлар барлыкка килмәсен өчен, республиканың башка районнарында да профилактика чаралары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International