Быел "Россия энергетика атналыгы" (РЭА) Халыкара форумының (2018 елның 3-6 октябре) төп темасы "Үзгәрүчән дөнья өчен тотрыклы энергетика"булды. Пленар сессияне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты.
"Бу юлы Россия энергетика атналыгына белгечләр һәм энергетика белән кызыксынучы барлык кешеләрнең рекордлы саны - тугыз мең ярымга якын кеше килде. Алар ачык, ышанычлы шартларда глобаль энергетика көн тәртибе темалары турында фикер алышырга җыелды. Билгеле булганча, Россия - дөнья энергетика базарының иң эре уенчыларының берсе. Без нефть һәм газ чыгару буенча алдынгы позицияләрне билибез, электр энергиясе җитештерү һәм күмер табу күләмнәре буенча лидерлар сафына керәбез. Көндәшлекле өстенлегебезне нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм башка илләр белән берлектә уртак энергетика киңлеген һәм уртак энергетика киләчәген булдыру өчен, безгә глобаль энергетика тенденцияләрен тою гаять мөһим", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Форум Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте һәм Росконгресс фонды теләктәшлегендә узды.
"ТЭК дөнья лидерларының берсе буларак, Россия глобаль энергетика көн тәртибен формалаштыруга җитди өлеш кертә. Мин энергетика ведомстволары һәм компанияләре җитәкчеләренең, шулай ук төрле илләрдән килгән экспертларның энергетика үсеше мәсьәләләрен карау өчен Мәскәү һәм РЭАны сайлавына бик шат”, - дип белдерде Александр Новак.
РЭА-2018 эш программасы
Форумның эш программасы нигезендә төп ике блок булды:
Беренчесе - "Глобаль энергетиканың көн тәртибе" - үзгәрүчән дөньяда энергетика үсеше аспектларына кагылды - АТР илләрендә һәм Африкада ягулыкның экологик чиста төрләреннән файдалану мөмкинлеге проблемаларыннан алып Арктикада энергетиканы үстерү һәм яңа технологияләрне куллануга кадәр. Катнашучылар глобаль энергетика базары, дөнья электр энергетикасы каршында торган таләпләр, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту өлкәсендә яңа эшкәртмәләр, энергиянең яңартыла торган чыганаклары һәм атом энергетикасы перспективалары хакында фикер алышты. РЭА кысаларында ОПЕКның яңа хисабы тәкъдим ителде - World Oil Outlook (WOO) 2018. Хисап 2040 елга кадәр озак вакытлы перспективада дөнья нефть базарына йогынты ясаучы төрле факторларның җентекле анализыннан гыйбарәт.
Икенче блок - "Россия ТЭК үсеше планнары". Трекның көн тәртибе, аерым алганда, тармак сессияләре чараларында, илнең бүгенге ягулык-энергетика комплексының күмер, нефть, газ, нефть химиясе, электр энергетикасы тармакларындагы казанышларны һәм проблемаларны киң яктыртты.
Моннан тыш, Форумның эш программасы кысаларында Россия Федерациясе төбәкләренең җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеге рейтингын тәкъдим итү, "Энергияне сак тоту потенциалын гамәлгә ашыру - "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының уңыш шарты" Бөтенроссия киңәшмәсе, "Транспортта альтернатив энергия: бүгенгесе һәм киләчәге" түгәрәк өстәле, "Россиядә яңартыла торган энергетика - агымдагы торышы һәм перспективалары" лекциясе узды. "Россия энергетика атналыгында куелган мәсьәләләрнең тематикасы Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит дәүләтләр өчен дә актуаль, Форумга килгән күп санлы делегацияләр - моның дәлиле. Энергия - ул тормыш нигезе, социаль тотрыклылык һәм кешеләр иминлеге чыганагы. Нәкъ менә шуның өчен Форум үзенә күрә уникаль санала, чөнки анда тормышыбызның икътисадый, экологик, мәгариф һәм фәнни аспектларына, шул исәптән аның энергетик иминлегенә тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Оештыру комитеты рәисе урынбасары - җаваплы сәркатиб Антон Кобяков.
Форумның төп программасы төрле форматтагы 67 чарадан гыйбарәт иде, әйтик, пленар утырыш, панельле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, тармак белгечләренең очрашулары һ.б.лар. Форумның эш программасында 471 спикер катнашты.
"Россия энергетика атналыгы Россиянең энергетика тармагы белгечләренә актуаль мәсьәләләр буенча үз карашларын белдерергә, тармак үсеше турында бәхәсләрдә катнашырга, шулай ук әйдәп баручы дөнья экспертларының фикерен ишетергә уникаль мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте Форум эше барышында Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары, Оештыру комитеты рәисе урынбасары Антон Инюцын. Форумда 20 чит ил министры, шул исәптән, Әзербайҗан Республикасы энергетика министры Парвиз Шахбазов, Алжир Республикасы сәнәгать һәм тау казылмаларын чыгару министры Юсеф Юсфи, Бангладеш Республикасы фән һәм технологияләр министры Осман Ясеф, Венгрия Республикасы тышкы эшләр һәм сәүдә министры Петер Сийярто, Катар дәүләте энергетика һәм сәнәгать министры Мөхәммәд Салех Әл-Садә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге энергетика, сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Халид Әл Фалих, Сербия Республикасы тау казылмаларын чыгару сәнәгате һәм энергетика министры Александра Антич, Сьерра-Леоне Республикасы энергетика министры Альхаджи Канжа Сисей, Экваториаль Гвинея Республикасы тау-руда сәнәгате һәм углеводородлар министры Габриэль Нгуема Лима, Көньяк Судан Республикасы нефть сәнәгате министры Иезекииль Лол Гаткуот һәм башкалар чыгыш ясады.
РЭА кысаларында газ экспортлаучы илләр Форумының күчмә панель сессиясе узды, массакүләм мәгълүмат чаралары, ТЭК компанияләре һәм төбәк хакимиятләренең матбугат хезмәтләре арасында "МедиаТЭК" дүртенче Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре чыгарылды һәм җиңүчеләре бүләкләнде, энергия нәтиҗәлелеге һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсеше буенча Халыкара мэрлар саммиты, "Глобаль энергия" премиясен тапшыру тантанасы үтте. РЭА-2018 Яшьләр көнендә "Энергопрорыв" интеллектуаль энергетика өлкәсендә алгарышлы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, CASE-IN Халыкара инженерлар чемпионаты, "Яшьләр инициативалары энергиясе" бәйгесендә җиңүчеләрне рәсми бүләкләү һәм иң яхшы флешмобка #ВместеЯрче конкурсы финалы булды.
Тармак күргәзмәсенең 12 экспоненты үз стендларында ТЭК өлкәсендәге алдынгы эшкәртмәләрне һәм казанышларны тәкъдим итте. Алар арасында - «Газпром», «Россети», «Новатэк», «Росатом», «Фортум», «РусГидро», «Транснефть», «СИБУР», «Роснефть» компанияләре, шулай ук Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм «Глобаль энергия» премиясе.
РЭАның йомгаклау көнендә, 6 октябрьдә, #ВместеЯрче Яшьләр көне үтте, анда тармакның яшь белгечләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Яшьләр көненең төп вакыйгасы Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Михаил Котюков белән галстуксыз очрашу булды.
Килешүләр
Форум вакытында 10 килешү имзаланды, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәте арасында Казахстан Республикасына нефть һәм нефть продуктларын җибәрү өлкәсендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүнең Хөкүмәтара беркетмәсенә кул куелды.
Имзаланган документлардан аеруча әһәмиятлеләре:
"Россия энергетика атналыгы-2018" Форумы мәгълүмат үзәге