Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Босния һәм Герцеговинага эш визиты белән килде.
Сараевога эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәше, тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Татарстан делегациясенең визиты яклар арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү ниятенә бәйле. Республика өчен шулай ук яңа элемтәләр урнаштыру да мөһим.
Сташа Кошарац, үз чиратында, ике илдәге җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Босния һәм Герцеговина белән сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтүдә мәнфәгать булуына игътибар юнәлтте. Аерым алганда, вертолетлар белән тәэмин итү кебек юнәлеш буенча. Хәзерге вакытта «Вертолеты России» холдингы Сербия Республикасы Эчке эшләр министрлыгына (Босния һәм Герцеговина регионнарының берсе) Казанның 3 яңа Ансат вертолетын китертүдәге контрактны уңышлы үти.
Моннан тыш, Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы да узды, анда хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы белән Босния һәм Герцеговина арасында товар әйләнеше узган ел $9 млн тәшкил иткән, үсеш – 14,6 тапкыр. Татарстан Президенты Татарстанның нефть химиясе һәм машина төзелеше тармаклары продукциясен китерү, инвестиция һәм инновация-җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, суднолар төзелеше һәм автомобиль төзелеше, җитештерү процессларын автоматлаштыру, сәламәтлек саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү, агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү потенциалын билгеләп үтте. Шулай ук мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендәге элемтәләрне ныгыту өчен дә барлык мөмкинлекләр бар.
Татарстан Республикасы делегациясе Босния һәм Герцеговина Президиумы рәисе Милорад Додик һәм Президиум әгъзалары Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән дә очрашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре 2021 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр уза торган IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының сайлап алу ярышлары мәйданчыкларын карауны дәвам иттерә.
Ярымфиналлар Россия Федерациясенең 31 төбәгендә 135 «Ворлдскиллс» компетенциясе һәм 81 «Ворлдскиллс юниорлар» компетенция буенча узачак, аларда 80 артык төбәк катнашачак. Татарстан Республикасы «Ворлдскиллс» ярышларында 117 компетенциядә һәм «Ворлдскиллс юниорлар» ярышларында 72 компетенциясендә катнаша.
Узган атнада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионатының «Йөк техникасына хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча ярымфиналы кысаларында «Ульяновск авиация көллияте – Төбәкара компетенцияләр үзәге» ДАҺББУ сайлап алу ярышларында булды.
Шулай ук Министрлык вәкиле «Лазер технологияләре» компетенциясе буенча барган сайлап алу ярышларын карау һәм конкурсантларга ярдәм итү максатында П.М. Вострухин исемендәге 54 нче элемтә көллиятендә дә булды.
Ярминкәдә 20 артык фермер хуҗалыгы катнашачак. Иң яхшы фермер хуҗалыклары тарафыннан сату нәтиҗәләре буенча сәүдә челтәре контрактлар төзергә ниятли.
Чара 17-18 апрельдә Җиңү Проспекты, 91 адресы буенча урнашкан АШАН Южный гипермаркетында узачак. Кибет территориясендә махсус зона бүлеп биреләчәк, анда һәр фермер үз ассортиментын тәкъдим итәчәк. Ярминкә барлык санитар кагыйдәләрне үтәп узачак.
Чарада Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сатып алулар бүлеге һәм АШАН Южный гипермаркеты дирекциясе белән берлектә сайлап алынган 20дән артык фермер хуҗалыгы катнашачак. Азык-төлек сегментында клиентларга сөт, ит гастрономиясе, туңдырылган ярымфабрикатлар, сәламәт яшәү рәвеше продукциясе, милли десертлар, бакалея товарлары һәм эчемлекләр тәкъдим ителәчәк. Азык-төлек булмаган сегментта – текстиль һәм аяк киеме. Иң яхшы фермер хуҗалыклары тарафыннан сату нәтиҗәләре буенча сәүдә челтәре контрактлар төзергә ниятли.
Бер атнадан соң, 24-25 апрельдә, Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан АШАН Парк Хаус гипермаркетында икенче фермер ярминкәсен уздыру планлаштырылган.
Базарларда эшкуарлык эшчәнлеген башкарганда намуссыз эш итүне чикләү буенча тармак проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шул исәптән Татарстан Республикасы салым органнары тарафыннан контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын үтәү өлешендә дә, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан базарларга һәм сәүдә мәйданчыкларына инвентаризация уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, проектның максаты – ваклап сату базарларының күләгәдәге әйләнешен киметү һәм бизнесны алып баруның тигез, конкурентлы шартларын булдыру.
Кулланучылар хокукларын яклауга да игътибар ителә. Касса чегы – сатуның легаль булуын раслый торган документ. Ул, кирәк булганда, сыйфатсыз товар яки хезмәт күрсәтүгә дәгъва белдерергә мөмкинлек бирә. Контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны бозучы салым түләүчеләр салым хезмәте тарафыннан тикшерүләр объекты булачак.
Проектны гамәлгә ашыру барышында килеп туган сорауларны оператив хәл итү өчен, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе каршында эшче төркем төзелгән. 2021 елның 1 апрелендә чираттагы киңәшмә үткәрелде, чарада катнашучыларга 2021 елның 1 апреленнән базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә гамәлдәге законнарны бозып эшчәнлек алып баручы эшкуарларны һәм оешмаларны тикшерә башлау турында мәгълүмат җиткерелде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе искәртеп узганча, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.5 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартуга сәбәпче була.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «СиЭнЭйч Индастриал Руссия» ҖЧҖ генераль директоры Фабрицио Чеполлина белән очрашты.
Компания – күп еллык сәнәгать тәҗрибәсе, тәкъдим ителә торган продукциясенең киң ассортименты булган һәм җиһазлар җитештерү өлкәсендә халыкара танылган дөньякүләм лидер. CNH Industrial Россиядәге тарихы 1907 елда башлана. Бүген компания авыл хуҗалыгы җиһазларын, коммерция транспортын һәм төзелеш-юл техникасын сату сегментларында ныклы позицияләрне били.
Сөйләшүләр барышында «СиЭнЭйч Индастриал Руссия» ҖЧҖ махсус инвестиция контрактының агымдагы һәм перспектив проектлары турында фикер алыштылар.
Әлеге проект кысаларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге тракторларны, Россия Федерациясендә New Holland һәм Case IH маркалы тракторлар өчен комплект җайланмалар җитештерүне җайга салу, производствоны локальләштерү, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге җитештерү мәйданчыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын Россия базарына чыгару планлаштырыла.
Очрашу ахырында яклар машина төзелеше комплексын комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән уртак проектларны алга таба ныгытуга мәнфәгатьле булулары турында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән Гыйрак Республикасы делегациясе килде, ул нефть министры Ихсан Әбдел Җәббар Исмәгыйль җитәкчелегендәге иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Marubeni Корпорэйшн» компаниясенең БДБ буенча баш региональ операция директоры Наотако Минезаки һәм аның ярдәмчесе Екатерина Тюрленева белән очрашты.
Эшлекле очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм «Marubeni Корпорэйшн» япон компаниясе арасында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы белән Япония хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре арасында медицина, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү өлкәләре, төзелеш тармагы бар.
Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары арасында «Иида Сангё» компаниясен дә билгеләп үтәргә мөмкин, ул «Литтл Токио» коттедж бистәсендә йортлар төзү проектының II чиратын гамәлгә ашыра.
Очрашу ахырында яклар ике яклы хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм тирәнәйтү турында килеште.
Бүген «Универсаль токарь станокларында эшләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалы кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге җитәкчелеге «Ж.Я.Котин исемендәге машина төзелеше академиясе» ДБҺБУ базасында ярышлар мәйданчыгына барган.
«Ж.Я.Котин исемендәге машина төзелеше академиясе» ДБҺБУ мәйданчыгында, академия директорының беренче урынбасары Татьяна Ищенко һәм Академия директорының тәрбия эшләре һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Александр Гудков белән берлектә, ярыш мәйданчыклары, академиянең укыту-җитештерү факультеты, шулай ук оешманың матди-техник базасы белән таныштырганнар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасыннан эксперт А.П. Рыков белән дә очрашкан. Очрашу барышында ул, оештыручылар катнашучыларга кирәкле ярдәмне күрсәтә, ярышларны уздыру өчен уңайлы шартлар тудыра, дип билгеләп узган.
Очрашу ахырында Ж.Я. Котин исемендәге машина төзелеше академиясе җитәкчелеге һәм Казан политехника көллиятенең сайлап алу ярышларын оештыручылар алдынгы мәйданчыкларны карап чыккан һәм тәҗрибә уртаклашкан.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы һәм «Сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык сәләтен үстерү факторы буларак цифрлаштыру («КВЗ» АҖ мисалында)» темасына түгәрәк өстәл утырышы узган. Чарада шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашкан.
Кунаклар өчен предприятиенең төп җитештерү цехлары һәм товар-матди кыйммәтләренең үзәк склады буенча экскурсия оештырылган. Чарада катнашучыларга КВЗда цифрлы трансформация: электрон конструкторлык документлары белән эшләү, комплектлау әйберләре хәрәкәтен оештыру һәм вертолет техникасына сатылганнан соң хезмәт күрсәтү турында сөйләгәннәр.
2020 елның сентябрендә HeliRussia Халыкара күргәзмәсендә Россия һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) Ансат вертолет тибындагы сертификатка төп үзгәрешне хуплаган. Документ кәгазь документларны интерактивка алыштырырга мөмкинлек бирә. Бу Ансат конструкциясенә үзгәрешләр кертүне тизләтә, шулай ук вертолетларга сервис хезмәте күрсәтүне һәм ремонтлауны гадиләштерә.
Кунакларга шулай ук Ансат, Ми-38, Ми-8/17 вертолетларын җыю эше күрсәтелгән. Ансат вертолетының санитар версиясе өчен медмодуль тәкъдим ителгән. Үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты белән җиһазландырылган Ансат медицина вертолетлары бөтен Россия буенча COVID-19га каршы көрәштә актив катнаша.