«Соллерс Форд» Россия банклары өчен 350 артык Ford Transit инкассатор машинасы җитештерәчәк

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

 «Соллерс Форд» – Россиядә инкассатор фургоннары белән тәэмин итүче әйдәп баручы компанияләрнең берсе, аның клиентлары – эре банклар һәм инкассатор компанияләре.

Бронялы Ford Transit машиналарының база версиясе сыйфатында тоташ тимер фургон кулланыла. Инкассатор автомобильләре максималь кастомизацияләнгән һәм заказчы таләпләренә карап, алгы яки тулы привод белән, шулай ук кирәкле егәрлектәге двигатель (125-136 ат көче) белән җиһазландырылган. База фургонын опцияләре ягыннан тулыландыруда киң мөмкинлекләр һәм аның куәтләндерелгән элмәсе  Ford Transit машинасы заказчыга кирәкле яклау классы буенча броняларга, шулай ук бер автомобильдә төрле яклау класслары элементларын катнаштырырга мөмкинлек бирә.

Бронялы җитештерелә торган барлык машиналарда телеметрик комплекс, эчтән дә, тыштан да тикшереп тору системалары, янгын сүндерү системасы, үзәкләрне бикләп куюның үзәкләштерелгән системасы, махсус климат җайланмасы, утлы коралдан ишекләрдә бойницалар, корал беркетү җайланмалары һ.б. урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International