ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада «Танеко» нефть эшкәртү комплексында каталитик крекинг, водород һәм май җитештерү җайланмаларын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Өч яңа производствога кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 31 млрд сумнан артып киткән. Яңа җайланмаларны төзегәндә «Татнефть» Россиянең егермегә якын шәһәрендә – Казанда, Бөгелмәдә, Санкт-Петербургта, Уфада, Ижауда, Волгоградта, Екатеринбургта, Таганрогта һ.б. заводларны заказлар белән тәэмин итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Танеко» югары технологияле проектларны үстерүне дәвам итә. «Без 31 млрд. сумлык өч яңа производство эшләтеп җибәрәбез. Бу - «Танеко» комплексы икътисадын шактый яхшыртачак зур инвестиция проектлары. 2010 елда без беренче җайланманы ачтык. Шуннан соң бик күп эш башкарылды. Бүген «Танеко» - дөнья дәрәҗәсендәге заманча завод. Бу «Татнефть» командасының, төзүчеләрнең, проектлаучыларның, галимнәрнең, технологларның зур хезмәте», - дип ассызыклады ТР Президенты. Аннары ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

2010 елдан «Танеко» да 21 җайланма сафка кертелгән, нефть эшкәртү комплексының проект егәрлеге елына 15 млн.тоннадан артык тәшкил итә.

Наил Маганов үз чиратында республика җитәкчелегенә яңа проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, быел тагын 4 яңа производство ачу планлаштырыла.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов яңа җитештерү объектларында булды.

Шулай ук элегрәк ТР Президенты акрынайтылган кокслау җайланмасының икенче җайланмасын төзү мәйданчыгын карады. Җайланманың куәте елына 2 млн. тонна тәшкил итә. Яңа проект нефть эшкәртү күләмен мазут җитештермичә елына 15,3 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сыек май һәм ак шикәр җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 30 апрелендәге 298 номерлы карары белән расланган Оешмаларны ваклап сату оешмалары исемлегенә кертү тәртибенең 3 пункты нигезендә, ваклап сату оешмалары исемлегенә кертү өчен хуҗалык итүче субъектларны сайлап алу турында игълан итә.

 Сайлап алуны үткәрү вакыты: 2021 елның 17 маенда 9.00 сәгатьтән башлап 2021 елның 26 маенда 18.00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, 420111, Казан шәһәре, Островский урамы, 4, каб.316. Irina.Shevyakova@tatar.ru

Сайлап алуны уздыру Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында тәэмин ителә: https://mpt.tatarstan.ru /Эшчәнлек/Кулланучылар базары/Ваклап сату оешмаларына карый торган оешмалар исемлеге.

Сайлап алу критерийлары:

кушымта нигезендә гариза булуы;

Икътисадый эшчәнлекнең гомумроссия классификаторы нигезендә икътисадый эшчәнлекнең төп кодлары (47.1, 47.2, 47.8.) белән хуҗалык итүче субъектларга сыек май һәм (яки) ак шикәр китертүгә килешү(ләр) булуы;

сайлап алуда катнаша торган затта үзләренә карата сыек май һәм/яки ак шикәр китертүгә килешүләре булган хуҗалык итүче субъектларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Федераль башкарма хакимият органнары һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында иң беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләрне киметү һәм саклап тоту турындагы килешүләр турында» 2020 елның 14 декабрендәге 2094 номерлы карары нигезендә Ак шикәр комына һәм сыек майга бәяләрне киметү һәм бер дәрәҗәдә саклап тоту буенча чаралар күрү турындагы килешүгә (алга таба – Килешү) тоташтыру турында документ күчермәсе булуы;

сайлап алуда катнаша торган затның ваклап сату оешмаларына продукцияне әлеге оешмаларга Килешүдә күрсәтелгән бәяләрдән сату мөмкинлеген бирә торган бәяләрдән китертү бурычын раслый торган гарантия хаты булуы;

гариза бирү датасына кадәр 15 эш көненнән артып китмәгән датага салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү буенча үтәлмәгән бурычларның булмавы турында белешмә.

Сайлап алуда катнашучы зат анда катнашу өчен форма буенча гариза тапшыра, анда сайлап алуда катнаша торган затның критерийларга туры килүе, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә сайлап алуда катнаша торган зат турындагы мәгълүматны бастырып чыгаруга (урнаштыруга) аның ризалыгы, сайлап алуда катнаша торган зат тарафыннан тапшырыла торган гариза һәм аның турындагы башка төрле, сайлап алуга бәйле мәгълүмат, шулай ук персональ белешмәләрне эшкәртүгә (шәхси эшкуарлар өчен) ризалык турында мәгълүмат була.

Тапшырылган документларның күчермәләре сайлап алуда катнашучы зат тарафыннан раслана.

Сайлап алуда катнашучы зат сайлап алу тәмамланганчыга кадәр гаризаны теләсә кайсы вакытта кире алырга хокуклы. Кирәк булганда, сайлап алуда катнашучы зат, гаризалар бирү өчен билгеләнгән срокта кабат гариза тапшыра ала, шул ук вакытта гариза килгән көнендә теркәлә.

Гариза белән документларны электрон формада тапшырган очракта, сайлап алуда катнаша торган зат аларны  Irina.Shevyakova@tatar.ru электрон почта адресы буенча җибәрә, шул ук вакытта гариза килгән көнендә теркәлә.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (алга таба – Министрлык):

сайлап алуны үткәрү турында игъланда билгеләнгән сайлап алуны үткәрү вакыты дәвамында гаризаларны аларны алу тәртибендә терки;

сайлап алуны үткәрү турында игъланда күрсәтелгән сайлап алу вакыты тәмамланганнан соң икенче эш көнендә тапшырылган документларны сайлап алуны үткәрү турында игъланда билгеләнгән критерийларга һәм таләпләргә туры килү-килмәве буенча карап тикшерә;

сайлап алу вакыты тәмамланганнан соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча, сайлап алыну яки гаризаны кире кагу турында карар кабул итә;

сайлап алу нәтиҗәләре турында карар кабул ителгән көннән соңгы 7 эш көне дәвамында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Министрлыкның рәсми сайтында сайлап алу нәтиҗәләре турында түбәндәге белешмәләрне үз эченә алган мәгълүмат урнаштыра:

гаризаны карау датасы, вакыты һәм урыны;

сайлап алуда катнашкан, гаризалары каралган затлар турында мәгълүмат;

сайлап алуда катнашкан, ләкин гаризалар кире кагылган затлар турында мәгълүмат, кире кагу нигезләрен күрсәтеп;

гаризалары Оешмалар исемлегенә кертелгән сайлап алуда катнашучы затлар турында мәгълүмат.

Гаризаны карау стадиясендә кире кагу нигезләре:

сайлап алуда катнашучыларның критерийларга туры килмәве;

сайлап алуда катнашучы зат тапшырган гариза белән документларның сайлап алуда катнашучы затлар гаризасына карата таләпләргә туры килмәве;

сайлап алуда катнаша торган затның гаризаны аны тапшыру өчен билгеләнгән датадан һәм (яки) вакыттан соң бирүе.

Министрлык, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Министрлыкның рәсми сайтында сайлап алу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң 7 эш көненнән дә соңга калмыйча, Оешмалар исемлеген раслау турында боерык чыгара.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 декабрендәге 2136 номерлы карары белән расланган Электроника җитештерү чаралары өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыру чараларын финанс яктан тәэмин итү өчен Россия оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре нигезендә электроника җитештерү чаралары өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыру чараларын финанс яктан тәэмин итү өчен федераль бюджеттан субсидияләр алу хокукына Россия оешмалары арасында өстәмә сайлап алуны (алга таба – сайлап алу, субсидия) уздыра.

Субсидия бирүнең максаты - «Электроника һәм радиоэлектроника сәнәгатен үстерү» дәүләт программасында билгеләнгән «Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән радиоэлектроника эшләнмәләренең радиоэлектрониканың эчке базарындагы гомуми күләмендәге өлеше» күрсәткеченә ирешү өчен Россиядә электроника сәнәгате оешмаларының җитештерү чаралары, материаллар һәм автоматлаштырылган проектлау чараларын эшләп чыгару һәм җитештерү эшчәнлегенә этәргеч бирүдән гыйбарәт.

Электроника җитештерү чараларын сатуның проектны гамәлгә ашыру өчен юнәлдерелгән федераль бюджет акчалары күләменнән артып киткән акчалата чагылышында кимендә 15 процентка артык күләме субсидия бирү нәтиҗәсе булып тора.

Гаризалы конвертларны һәм сайлап алуда катнашу өчен теркәлә торган документларны кабул итү Россия Сәнәгать министрлыгының Радиоэлектроника департаменты тарафыннан 2021 елның 18 маеннан 17 июненә кадәр гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: 125039, Мәскәү шәһәре, Пресненская яр буе, 10 йорт, 2 корылма, дүшәмбедән башлап пәнҗешәмбегә кадәрге эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты белән), җомга көнне 15:45 сәгатькә кадәр.

Әлеге сайлап алуга кагылышлы барлык сораулар буенча: Шеина Елизавета Павловна – Россия Сәнәгать министрлыгының Радиоэлектроника департаментының дәүләт программасын гамәлгә ашыру бүлеге консультанты, тел.: 8 (495) 870-29-21 (өстәмә 22987), электрон почта адресы: sheinaep@minprom.gov.ru.

2021 елның мартында «Казан авиация сәнәгате дәүләт конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү институты» АҖ предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кушылган. Проект Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары: проект җитәкчесе – Калягина Ю.И. һәм әйдәп баручы белгечләр – И.С.Прозоров һәм М.Р.Садретдинов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта предприятиедә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының икенче этабы «Диагностика һәм планлаштыру» гамәлгә ашырыла.

«Карталау» инструменты ярдәмендә кыйммәтләрне булдыру агымының хәзерге, идеаль һәм максатчан картасы эшләнгән һәм цифрлаштырылган. Карталау – матди һәм мәгълүмати агымларны визуальләштерү һәм анализлау буенча процесста югалтуларны һәм яхшырту өчен потенциалны күрү мөмкинлеген бирә торган төп инструмент. Карталау дөрес уздырылган очракта, ул процессның ничек итеп дөрес эшләвен, кайда кыйммәт барлыкка килүе, ә кайда югалтулар булуы турында күрергә һәм аңларга мөмкинлек бирә. 

Татарстанның ТКҮ экспертлары ярдәмендә оештырылган эш төркеме тарафыннан формалаштырылган агымдагы халәт картасы офис процессының барлык элементлары арасында элемтәләрне, мөмкин булган яхшырту өлкәсендәге проблемаларны күрсәтә.

Шулай ук эшче төркем тарафыннан процессның максатчан торыш картасы да төзелгән – анда анализ барышында ачыкланган офис процессының мөмкинлекләре процессның максималь нәтиҗәлелегенә карата кирәкле таләпләр белән чагыштырылган. 

Процесс барышында беренчел проблемаларны туплау. Проблема – куелган максатка ирешү юлындагы каршылык, агымдагы халәтнең яки көтелгән (максатчан) нәтиҗәнең туры килмәве. 

Бүген KAZAN DIGITAL WEEK-2021 халыкара форумы чаралары кысаларында «Цифрлы индустрия 4.0. Цифрлы инициативаларга дәүләт ярдәме чаралары» презентация вебинары булды.

Онлайн-чарада спикерлар булып «ИТ-парк» ДАУ Санлы трансформация департаменты җитәкчесе Анна Баранова һәм «Алабуга» МИЗ проектлар төркеме җитәкчесе Данила Воронин чыгыш ясады.

Вебинарның төп темалары – компаниянең җитештерүгә һәм идарә итү процессларына цифрлы технологияләрне кертү мөһимлеге, шулай ук компанияләрнең санлы инициативаларын гамәлгә кертү өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында.

Әлеге сылтама аша узып, презентация вебинарын карарга һәм цифрлы инициативаларга дәүләт ярдәме чаралары белән тулырак танышырга мөмкин.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ ярдәме белән, 2021 елның 31 маенда республика заказчылары өчен «2021 елда контракт системасы турында һәм юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында законнардагы үзгәрешләр» темасына семинар-киңәшмә үткәрергә планлаштыра, шул исәптән турыдан-туры трансляция аша да.

Семинар-киңәшмәдә экспертлар сыйфатында Дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ вәкилләре чыгыш ясаячак. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм кирәкле аңлатмаларны ала алачак.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, планлаштырыла торган семинар турында корпоратив заказчыларга мәгълүмат бирүдә ярдәм итү һәм аларның сатып алуларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган хезмәткәрләрен (ике кешедән артык түгел) әлеге чарада катнашу өчен чакыру яки  https://youtu.be/HogGQBC2u0c сылтамасы буенча турыдан-туры трансляциягә тоташтыру юлы белән ярдәм күрсәтүегез сорала.

Семинар-киңәшмәне үткәрү вакыты һәм урыны: 2021 елның 31 мае, 10:00 сәгатьтән 14:55 сәгатькә кадәр, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДФБУ.

Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана.

Семинар-киңәшмәдә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 28 маена кадәр, 12.00 сәгатькә кадәр, «31.05.2021 семинарга» дигән тамга белән edu.crz.rt@tatar.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә.

Семинар-киңәшмәне оештыруга бәйле сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (843) 212-28-20 (19).

Катнашу өчен гариза

Семинар-киңәшмә программасы


22
май, 2021 ел
шимбә

25 нче май көнне, 10.00 сәгатьтә KAZAN DIGITAL WEEK - 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында «Цифрлы индустрия 4.0. Цифрлы инициативаларга дәүләт ярдәме чаралары» презентация вебинары булачак.

Булачак вебинар кысаларында спикерлар компанияләрнең санлы инициативаларын гамәлгә кертү өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәк.

Вебинар спикерлары:

Анна Баранова – «ИТ-парк» ДАУ Цифрлы трансформация департаменты җитәкчесе

Данила Воронин - «Алабуга» МИЗ проектлары төркеме җитәкчесе.

Модератор: Саматов Тимур Илгиз улы – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары

 Семинарны оештыручы – «ИТ-Парк» ДАУ.

 Катнашу бушлай:  https://www.youtube.com/watch?v=JyaQXQ9BabI

2021 елның 21 май көнендә Татарстан Республикасының Үзбәксан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан галимнәр төркеме, Үзбәкстан Республикасының халык-гамәли сәнгатен өйрәнү өчен, Ташкентка килгән. Стажировка Ташкент, Сәмәрканд, Шахрисабз, Бохара, Үргәнеч, Хива һәм Нукус шәһәрләрендәге һөнәрчелек остаханәләренә һәм музейларга баруны үз эченә ала.

Делегация составында: сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева, сәнгать фәннәре кандидатлары Ольга Улемнова һәм Наталья Герасимова. Галимнәрнең проект төркеме Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ияләре. Фәнни стажировка Үзбәкстан Республикасы халыкларының декоратив-гамәли сәнгатен һәм халык кәсепләрен саклау тәҗрибәсен өйрәнү һәм татар халкы сәнгате белән бәйләнешләрне ачыклау максатында үткәрелә.

Килеп җитү белән Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле Айдар Әхтәриев белән очрашу булып узган, анда хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән һәм фикер алышу булган. Үзбәкстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Туризм һәм спорт министрлыгы, үзбәк галимнәре белән, шул исәптән Татарстан иҗтимагый мәдәният үзәкләрендәге активистлар исәбеннән дә, тыгыз хезмәттәшлек оештыруның әһәмиятле булуы билгеләп үтелгән.

Делегация Үзбәкстанда 4 июньгә кадәр булачак. Сәфәр ахырында Татарстан галимнәре тиешле мәкаләләр бастырып чыгару планлаштырыла.


21
май, 2021 ел
җомга

Ел саен 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көнне, Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә Россия буенча гомуми бер минут тынлык игълан ителә.

Нәкъ менә шушы минутларда, 1941 елда, Советлар Союзы халкына фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында рәсми рәвештә хәбәр итәләр һәм Бөек Ватан сугышы башлануы турында игълан ителә.

Хәзерге вакытта Россия буенча гомуми бер минут тынлык – илебезгә каршы агрессия һәм фашизмга бирешмәгән һәм дөньяга Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбызның какшамас ихтыяры һәм батырлыгы турында искәртү. Һәлак булган һәркем һәм фашизмның барлык корбаннары турында мәңге истә тоту һәм алар турында кайгыру, агрессия һәм нацизмны кабул итә алмауда буыннар берлеге, гомумкешелек кыйммәтләрен саклау, игелек һәм гаделлек, тынычлык һәм дуслык кыйммәтләре традицияләрендә чын һәм киләчәк буын тәрбияләү символы.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Казан Экспо»ның Күзәтчелек советы утырышын уздырды. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры киңәшчесе Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Казан Экспо» КАО генераль директоры Роберт Миңнегалиев, Strategy Partners Group партнеры Алексей Праздничных һәм башкалар катнашты.

Күзәтчелек советы утырышын Алексей Праздничных «2025-2030 еллар чорына «Казан Экспо» ХМҮ үсешенең стратегик планын эшләү барышы турында»гы нотык белән ачты.

Аннары Күзәтчелек советы әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карады: 

- «2020 елга бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгының мәҗбүри еллык аудитын уздыру өчен аудиторлык оешмасын раслау турында».

- «2020 ел өчен «Казан Экспо» КАОның еллык хисабын һәм бухгалтер (финанс) хисаплылыгын раслау турында» «Казан Экспо» коммерциясез автоном оешмасының генераль директоры Роберт Миңнегалиев хисап тотты.

- «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә гамәлгә ашырылган чаралар турында 2021 елның 1 кварталы өчен хисап тыңлау.

- «Казан Экспо» КАОның ел саен үткәрелә торган конференциядә һәм AIPC 2024 Генераль Ассамблеясенең заявка бирү компаниясендә катнашуын хуплау турында «Казан Экспо» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев чыгыш ясады.

Күзәтчелек советы әгъзалары көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне алга этәрү буенча тыгыз элемтәләр урнаштыруда икеяклы кызыксыну булуын белдерде һәм үзара мәнфәгать тудыручы совет эшенең беренчел планын билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International