2021 елның 21-24 сентябрендә WorldFood Moscow туклану продуктларының 30 нчы юбилей күргәзмәсе булачак

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә WorldFood Moscow 2021 туклану продуктларының 30 нчы юбилей күргәзмәсе булачак.

WorldFood Moscow – Россиядә иң зур көзге азык-төлек күргәзмәсе, ул Россия азык-төлек базарын киң ассортимент һәм сыйфатлы туклану ризыклары белән баетуга ярдәм итә. Нәкъ менә WorldFood Moscow 2020 пандемиянең актив фазасыннан соң беренче масштаблы индустрия вакыйгасы булды.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында – Россиянең һәм чит илләрнең иң эре компанияләре һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүчеләр.  Күргәзмәдә, гадәттәгечә, 15 азык-төлек категориясендә җитештерүчеләрдән һәм товар җибәрүчеләрдән продукция тәкъдим ителә. 2020 елда чит илләрдән катнашучылар арасында Әзербайҗан, Греция, Кыргызстан, Кытай, Литва, Молдова, Төркия, Үзбәкстан, Франциядән килгән компанияләр тәкъдим ителгән.

2020 елда дөньяның 10 иленнән һәм Россиянең 32 төбәгеннән 377 компания экспонентлар сыйфатында катнашкан, күргәзмәне Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 49 иленнән 12 799 белгеч караган.

2020 елда күргәзмәгә килүчеләр арасында: Азбука вкуса, Ашан, Билла, Вкусвилл, Деликатеска.ру, Дикси, Командор, Красное&Белое, Лента, Магнит, Магнолия, Мираторг, Перекресток, Пятерочка, Утконос, Фудсити, Шоколадница, Яндекс Лавка, X5 Retail Group, Metro Cash&Carry, Spar һәм башкалар.

WorldFood Moscow күргәзмәсе мәйданчыгында азык-төлек ритейлының барлык лидерлары: Ашан, Пятерочка, Перекресток, Вкуссвил, Лента, Магнит, Metro C&C, Selgros топ-менеджерлары җыела. 2021 елда 1000 артык катнашучы, 20000 кунак, 40 артык төбәк һәм 15 илкүләм экспозиция булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International