Бүген Казан вертолетлар заводында винтлы машиналарны җыю буенча яңа цех һәм һөнәри белем бирү үзәге төзелешенә старт бирелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, «Технодинамика» холдингы башлыгы Игорь Насенков, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Алексей Белых катнашты.
Яңа җитештерү заманча җайланмалар паркы белән җиһазландырылачак һәм машиналарны өзлексез җыюны оештыру хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Мин Ростех дәүләт корпорациясенә һәм «Россия вертолетлары» холдингына әлеге проектны гамәлгә ашырган өчен бик рәхмәтле. Казан вертолетлар заводы соңгы елларда җитештерүне тирәнтен яңартты. Яңа цехны төзү предприятие үсешенең чираттагы этабы булачак. Ә иң мөһиме – биредә һөнәри белем бирү үзәге булдырылачак. Бүген сәнәгать белгечлекләрен әзерләү системасы тамырдан үзгәрә. Татарстан Worldskills хәрәкәтендә актив катнаша, ресурс үзәкләрен үстерә. Әмма эш бирүче катнашыннан башка бу мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел. Әлеге үзәк яңа белгечләр әзерләүдән тыш, эшче персоналның күнекмәләрен камилләштерү мәйданчыгы да булачак. Республика җитәкчелеге бу проектка һәрьяклап ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
650 укучыга исәпләнгән һөнәри белем бирү үзәге иң заманча стандартлар буенча авиатөзелеш өчен белгечләр әзерләячәк. Уку процессы практика белән аралаштырып алып барылачак: вакытның 70%ын студентлар заманча станоклар янында үткәрәчәк.
«Без аңлыйбыз, бүгенге машина төзелеше җитештерүе, бигрәк тә авиация җитештерүе катлаулана һәм яңара бара. Барлык процессларны автоматлаштыру арта. Әлбәттә, бу бөтенләй яңа алым һәм җитештерү һәм инженер персоналының югары квалификациясен таләп итә. Мондый уку үзәгенең барлыкка килүе – заман таләбе», - диде Дмитрий Леликов.
Чара барышында кунакларга булачак объектларның проектларын тәкъдир иттеләр. Ахыргы җыю цехы проекты югары технологик таләпләрне исәпкә ала һәм җитештерүнең экологик яктан чиста булуына юнәлдерелгән. Һөнәри белем бирү үзәге «мехатроника», «кисү белән металл эшкәртү», «очкыч аппаратлар электр җиһазларын монтажлау», «очу аппаратларын җыю», «пыяла пластиклардан эшләнмәләр җыю», «гальваник» һ.б. юнәлешләр буенча белгечләр әзерләячәк. Укучыларның сайлап алынган юнәлешләргә карап берьюлы берничә эшче һөнәр алу, шулай ук өстәмә белем бирү программаларын узу мөмкинлеге булачак. Ике корпусны да 2024 елның язына тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать һәм икътисад өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә узды.
«Безнең эшче төркемгә беркетелгән юнәлешләр, аерым алганда, «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру» дәүләт программасы һәм республика икътисадына Сәнәгатьне үстерү фонды займнары ярдәмендә 39,9 млрд.сум җәлеп ителгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 80 процентка артыграк», – дип шәрехләде Когогина.
Шул исәптән, федераль бюджет акчалары республика предприятиеләренә «Транспорт һәм махсус машина төзелешен үстерү», «Сәнәгатьнең гражданлык тармакларында югары технологияле продукция җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү», «Сәнәгатьнең гражданлык тармакларында фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә эшләнмәләре үткәрүгә ярдәм итү» подпрограммалары буенча бирелгән.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашында беркетелгән юнәлешләр буенча эшкә, шулай ук республикада догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча башлангыч нәтиҗәләр ясалды.
«Соллерс Форд» Ford Transit изотермик фургоннары өчен кузов җитештерүнең яңа технологиясен кертә. Хәзер рефрижератор-автомобильләр заводта иң яхшы изотермик үзлекләргә ия булган, пенополиуретаннан эшләнгән кузовлар белән җиһазландырылырга мөмкин.
«Соллерс Форд» елдан-ел кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм сатып алу өчен Ford Transit автомобильләре җитештерүгә яңа технологияләр кертә. Октябрь аенда «Соллерс Форд», «СТ Алабуга» партнеры белән берлектә, изотермик һәм сәнәгать фургоннары, шулай ук Ford Transit базасында рефрижераторлар булдыру өчен сэндвич-панельләр җитештерү линиясен эшләтеп җибәргән. Сэндвич-панельләрнең яңа технологиясе автомобильнең кирәкле массасын киметергә һәм йөк күтәрүчәнлеген (200 килограммга кадәр) арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа материал кайбер өстенлекләргә ия: җылылык үткәрүчәнлекнең иң аз коэффициенты, югары экологик нәтиҗәлелек, дымнан курыкмый, минус 60 градустан +200 градуска кадәрге температураны күтәрә, коррозиягә һәм химик реагентларга бирешми, шулай ук 40 елга кадәр карау һәм ремонт таләп итмәскә мөмкин.
«Соллерс Форд» заводына якын урында җитештерү линиясен ачу автомобильләрне эшләп бетерү һәм аны ахыр кулланучыга җиткерү процессын тизләтәчәк. Производствода кулланыла торган комплектлау әйберләрен сатып алу Татарстан Республикасы территориясендә максималь рәвештә локальләштерелгән, бу Ford Transit автомобильләрен җитештерүнең вертикаль локальләштерелүен үстерү буенча компания стратегиясенә тулысынча туры килә.
Сэндвич-панель кузовлары булган автомобильләр заказ өчен өч вариантта билгеле: базалы, изотермик дәрәҗәсе түбән булган, шулай ук уртача һәм югары дәрәҗәдәге изотермик дәрәҗәсендәге, катырылгын азык-төлек ташый торган Ford Transit.
Бу компаниянең сатып алучылар тәҗрибәсенә нигезләнгән беренче генә яңалыгы түгел. Әйтик, узган ел ахырында шасси кабинасын өстәмә җылыту опциясе эшләнгән, аңа карата үтә салкын кышлы төбәкләрдә ихтыяҗ бар.
Ростех дәүләт корпорациясе «Технодинамика» холдингының POZIS компаниясе COVID-19 каршы вакцинация һәм профилактикалау эшен актив дәвам иттерә. 3800дән артык завод кешесе коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан.
Россия Президентының коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә ил гражданнарын вакциналаштыру зарурилыгы турындагы йөкләмәсе буенча POZIS бу эшкә актив кушылган: бүгенге көндә завод кешеләренең 85% артыграгы вакцина кадаткан.
Предприятиедә персонал белән аңлату эшенә аеруча зур игътибар бирелә, завод хезмәткәрләренең медицина хезмәткәрләре, санэпиднадзор органнары вәкилләре белән очрашулары оештырыла. Завод корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары: газеталар, белешмәлекләр, видеовизерлар, махсус фоторепортажлар аша завод халкына вакцинация һәм ревакцинация үткәрүнең мөһимлеге, коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында хәбәр итә.
Компания хезмәткәрләрне COVID-19 йогышыннан саклау буенча кирәкле чаралар комплексын гамәлгә ашыра, шул исәптән хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү һәм йогышсызландыру чаралары кулланып, эшчәнлек биналарын даими махсус санитар эшкәртүне дә кертеп. Гомуми кулланылыштагы урыннарны кварцлау өчен югары егәрлектәге медицина бактерицидлары, шулай ук үзләре җитештергән бактерицид нурланышлар – ОРБ-2Н «POZIS», ОРБ-2П «POZIS», РБК-1 «POZIS», РБК-2 «POZIS» кулланыла, алар медицина, социаль, спорт-савыктыру, мәгариф учреждениеләрендә һәм офисларда да гаять зур ихтыяҗ казанган. Завод хезмәткәрләре прививка ясау процедурасын фельдшер-завод сәламәтлек саклау пунктларында, эшчәнлектән аерылмыйча гына уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Сәнәгать, энергетика, медицина өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасына металл детектерлар китертү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комитеты, «Автоматика» концерны» АҖ вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасына 161 стационар металл детектор урнаштырылган, аларның 80 – Казан шәһәрендә, 63 – Чаллыда, 18 – Түбән Кама шәһәрендә.
Ел ахырына кадәр республиканың 15 муниципаль районына өстәмә 577 берәмлек стационар металл детектор кайтартылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов оештыру комитеты утырышы кысаларында «Ел инженеры» II республика конкурсына йомгак ясады. Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
«Ел инженеры» конкурсы Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә. Ул уңай позицияне үстерү һәм инженер һөнәрләрен массакүләм аңда популярлаштыру, шулай ук республиканың төп предприятиеләрен квалификацияле сәнәгать-җитештерү һәм инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.
Быелның 4 октябрендә төгәлләнгән гариза тапшыру кампаниясе нәтиҗәләре буенча республиканың 88 оешма-предприятиесеннән 279 гариза кергән. Алар арасында «Сетевая компания» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ГИПО» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ һәм башкалар бар. Конкурсның беренче читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча 109 катнашучы хупланган, алар 2021 елның 27-28 октябрендә Корстонда узган турыдан-туры этапта судьялар алдында чыгыш ясаган.
Утырыш кысаларында Родион Карпов шулай ук конкурсны югары дәрәҗәдә оештырган өчен «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгетдиновка рәхмәт белдерде.
29 октябрьдә «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ заводында MPSV07 проектының һәлакәттән коткару судносы корпусына нигез салу тантанасы булды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте, дәүләт заказчысы вәкилләре, Зеленодольск муниципаль районы администрациясе, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ җитәкчелеге, шулай ук проектант, контрагент оешмалары вәкилләре һ.б. катнашты.
Тантаналы митингны ачып, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов завод хезмәткәрләрен бәйрәм вакыйгасы белән котлады һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, заказ бирүче компания җитәкчелегенә, «Ак Барс» холдинг компаниясе администрациясенә нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов исеменнән завод хезмәткәрләрен котлады. Ул яңа суднога нигез салу вакыйгасын завод коллективы өчен генә түгел, ә республикадагы барлык сәнәгать өчен дә әһәмиятле чара дип билгеләде, Татарстан Хөкүмәте алга таба да республика предприятиеләренә мөмкин булганча ярдәм итүен дәвам иттерәчәк, дип ассызыклады.
«Диңгездә коткару хезмәте» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Валерий Тарануха, катнашучыларны котлап, MPSV07 проектының 4 МВт егәрлеге булган күп функцияле һәлакәттән коткару судноларының боз шартларында һәм чиста суда судноларга ярдәм итү һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкаруга өчен билгеләнгән булуын билгеләп үтте.
«Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров судноның вакытында һәм сыйфатлы итеп төзеләчәгенә ышаныч белдерде. Ул шулай ук заводның «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм предприятиенең барлык хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Тантананың рәсми өлеше ахырында рәсми кунакларга яңа судно нигезенә истәлек тактасы кую хокукы бирелде.
Чара Россия флоты өчен корабльләр төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән предприятие хезмәткәрләрен, ТР Хөкүмәтенең, Зеленодольск муниципаль районының ведомство бүләкләре, «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды.
«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ материаллары буенча
Бүген Казанда (Казан Ратушасы) сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе уза.
Комиссия утырышында катнашу өчен Казанга Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия-Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац һәм Хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше рәистәше - техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) Җитәкчесе Антон Шалаев килде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә хөкүмәтара комиссия рәистәшләренең очрашуда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәшләренең очрашуда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәтлемен, - диде ул. - Агымдагы елның апрелендә Сараевога визитыбызны бик җылы искә алабыз, анда без югары дәрәҗәдә очрашулар уздырдык, хезмәттәшлегебезнең перспективалы мәсьәләләре турында фикер алыштык. Без Татарстан Республикасына Босния һәм Герцеговина белән хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк дип саныйбыз. Моның өчен күп мөмкинлекләр бар, һәм шулай ук бар инде кайбер безнең башланган проектлар. Товар әйләнеше динамикасы үсә, әмма абсолют саннар әлегә без теләгән кешеләр түгел. Безгә активрак эшләргә кирәк! Бүген без Босния һәм Герцеговинага «Россия вертолетлары»техникасын китереп тору буенча фикер алыштык. Бу - Казан вертолет заводының өч «Ансат» вертолетына контракт. Мин ышанам ки, бу безнең мөнәсәбәтләрдә яхшы эш».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген иртән Казан Кремлендә Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләре министры Сташ Кошарац белән очрашуын искә төшерде. «Ышанам, нәтиҗәләр һичшиксез булачак», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе әгъзаларына уңышлы эш теләде.