Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров «Химград» резидентларының җитештерү мәйданнарын карады

2022 елның 4 феврале, җомга

Бүген Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында булдылар. Исегезгә төшерәбез, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килде.

«Химград» технополисы – гомуми мәйданы 131 га булган заманча индустриаль химия паркы. 2006 елда оештырыла. Территориядә 9,6 мең кеше эшли торган 360 компания бар, шул исәптән чит ил капиталы булган 7 предприятие эшли.

Резидентлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре: кече тоннажлы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, ресурсларны саклау һәм энергонәтиҗәлелек, медицина технологияләре.

2021 елда резидентларның товар продукциясе җитештерү күләме 57,8 млрд. сум тәшкил иткән (2020 елга карата үсеш 23%), барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре күләме – 6,9 млрд.сум.

Визит кысаларында Татарстан Президенты һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карадылар, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән таныштылар. Карау барышында аңлатмаларны «Химград» генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин бирде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә дә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International