Татарстан Республикасы зур югалту кичерә. Бүген 44 яше белән барган Игорь Носов вафат.
Игорь Николаевич Носов 1978 елның 20 апрелендә Казанда туа. Белеме: «юриспруденция» белгечлеге буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институты, «менеджмент» программасы буенча Кембридж (Бөекбритания) университетын тәмамлаган. Колорадо Штаты (АКШ) университетында МВА дәрәҗәсен яклаган. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә МРА (Master of Public Administration) дәрәҗәсен яклаган. 1994 елдан соң Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 1999 елда Татарстан Республикасының Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында эшли. 2002-2007 елларда Philip Morris International компаниясенең Россия вәкиллегендә эшли. 2007 елдан – «Алабуга» махсус икътисадый зонасы җитәкчесе урынбасары, 2008 елдан – Татарстанда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы җитәкчесе. 2010 елда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары була, «Алабуга» МИЗ» АҖ Директорлар советын җитәкли. Республикада 2 ел эшләп, 2012 елда Мәскәүгә китә һәм Мәскәү хөкүмәтенең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты җитәкчесе урынбасары була. 2013 елда, янә Казанга әйләнеп кайткач, 5 ел дәвамында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» ААҖ генераль директоры вазыйфасын башкара. 2018-2020 елларда Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтендә эшли.
2021 елның 26 маенда Носов бердәм үсеш институты – Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе генераль директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, ә аннан соң Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясенең генераль директоры итеп билгеләнә.
Эшнең барлык участокларында Игорь Николаевич талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы тудыру һәм шуның белән бергә югары таләпчәнлек күрсәтә. Ул принципиаль һәм энергияле җитәкче, хезмәт коллективларының тырышлыгын дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә юнәлдерүче җитәкче иде. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булуы, эшчәнлеге белән республикада хөрмәт һәм абруй казанды.
Ирешкән хезмәт уңышлары өчен Игорь Носов мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән: «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы», Россия Фәннәр Академиясе Президиумы премиясе лауреаты.
Кеше буларак, И.Н.Носов югары принципиальлеге һәм үзенә йөкләнгән эш өчен җаваплылы булуы, даими эзләнүе, намуслы һәм гадел булуы белән аерылып торды. Аны белгән һәркем аны хөрмәт итте һәм яратты.
Игорь Николаевич Носов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
А.Ә.Кәримов, Т.Н.Шаһивәлиев
Игорь Николаевич Носов белән хушлашу түбәндәге адрес буенча узачак:
Мәскәү шәһәре, 2022 елның 9 февралендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Троекурово җирләү йортының Зур тантаналы залы, адресы: Рябиновая ур., 24 йорт, координаталар: 55.699573, 37.408894. Зират территориясендә машина кую урыннары пропусксыз. Элемтә өчен: Мавлютшин Станислав, +79372991444; Михайлова Татьяна, +79857820921.
Татарстан Республикасында 2022 елның 10 февралендә 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр, Попов исемендәге технопаркның икенче катындагы Конференцияләр залы, адресы: Иннополис шәһәре, Университет ур., 7 йорт, технопарк янындагы парковка, керү урыны – «Дерево». Координаталар: 55.752494, 48.753082. Хушлашу урынына кадәр автобуслар Үзәк стадион / Кремль метросы тукталышыннан 7.00 сәгатьтә кузгалып китә. Иннополистан автобуслар кире Казанга 8.45 сәгатьтә кузгалачак. Элемтә өчен: Мавлютшин Станислав, +79372991444; Хәннанов Ришат, +79172935410.
Җирләү 2022 елның 10 февралендә, 12.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Арча зиратында, Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 25 адресы буенча узачак. Координаталар: 55.793330, 49.155830. Элемтә өчен: Мавлютшин Станислав, +79372991444.