Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Россия сәүдәсе» бәйгесен уздыра, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә рәвешләрендә гамәлгә ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм фикерләр сайлап алыначак.
«Россия сәүдәсе» россиякүләм бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда узды. Аның төп фикере – Россиядә ваклап сатуның уңай тәҗрибәсенә ярдәм итү һәм аның үсешенә этәргеч ясау.
Бәйге уздыруның беренче елында илнең барлык почмакларыннан катнашуга 600 артык гариза җибәрелгән, икенче елда алар саны 800 артып киткән, аннан соңгы елларда – 900 тирәсе.
2022 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бизнес һәм хакимият форумы кысаларында «Неделя ритейла» кысаларында узачак.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Иң яхшы сәүдә шәһәре»;
«Иң яхшы сәүдә урамы»;
«Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты»;
«Иң яхшы ярминкә»;
- «Иң яхшы ваклап сату базары»;
«Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»;
«Иң яхшы кибет»;
«Иң яхшы фаст-фуд объекты»;
«Иң яхшы сәүдә фестивале»;
«Азык-төлекне күмәртәләп сата торган иң яхшы базар»;
«Җирле товар җитештерүчесенең иң яхшы фирма челтәре».
Бәйгедә сәүдә тармагына күзәтчелек итүче башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләрнең хакимиятләре һәм сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык итү субъектлары катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен дәгъва белдерүчеләргә торговляроссии.рф сайтында сораунамә тутырырга киңәш ителә.
Чирчик шәһәрендә «Химград» технополисы (Татарстан Республикасы) катнашында химия-индустрия технопаркы төзеләчәк. Резидентлар МИЗ катнашучылары буларак ташламалар алачак.
Үзбәкстан Президенты Ш.М. Мирзёев Чирчикта химия сәнәгате технопаркын төзү турындагы карарга кул куйган.
Проект – Ташкент өлкәсе Хакимияте белән Татарстан Хөкүмәте арасында «Узкимёсаноат» һәм «Химград» АҖ катнашында уздырылган сөйләшүләр нәтиҗәсе. Яклар Үзбәкстанда «Химград» технополисы филиалын ачу турында әле 2018 елда ук килешенгән булганнар.
Технопарк 31,2 гектар мәйданда урнашачак. Аңа АГМК карамагындагы сирәк тимер һәм каты эретмәләр җитештерү буенча НПО комплексы, шулай ук «Максам-Чирчик» тимер натриен чыгару цехы эләгәчәк.
«Чирчик» технопаркының төп бурычлары түбәндәгеләр булачак:
югары өстәлгән бәяле продукция чыгаруны оештыру өчен җирле һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү;
энергия нәтиҗәлелеге ягыннан нәтиҗәле, экологик яктан куркынычсыз һәм халыкара җитештерү стандартларына туры килә торган җитештерү булдыру;
җирле чималдан һәм материаллардан югары технологияле продукция чыгаруны тизләтелгән локальләштерү, сәнәгать кооперациясен җайга салу;
технопаркта катнашучылар өчен кирәкле бердәм җитештерү инфраструктурасын, сертификацияләүне, лаборатор һәм башка хезмәтләрне булдыру.
«Чирчик» технопаркының эш вакыты, озайту мөмкинлеге белән, 30 ел булачак. Аның территориясендә махсус икътисадый зоналар өчен билгеләнгән салым, валюта һәм таможня режимнары гамәлдә.
Технопаркта катнашучылар өчен салым һәм таможня ташламалары, кертелгән инвестицияләргә бәйсез рәвештә, 10 елга бирелә.
Технопаркның идарәче компаниясе инвестпроектларны урнаштыру буенча тәкъдимнәрне мөстәкыйль әзерли, гаризаларны һәм аларга кушымталарны мөстәкыйль карый ала.
Технопарк эшчәнлеген координацияләү, инвестпроектларны урнаштыру һәм идарәче компания карарларын раслау белән Үзбәкстан Премьер-министры җитәкчелегендәге административ совет шөгыльләнәчәк.
Үзбәкстан Республикасы Эшкуарлыкны яклау дәүләт фонды технопаркта катнашучыларга инвестпроектларны гамәлгә ашыру кысаларында, аерым алганда, әйләнеш капиталын тулыландыруга кредитлар буенча 8 млрд.сумга кадәр гарантияләр бирәчәк.
Моннан тыш, фонд инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелгән заемнар буенча процент чыгымнарының бер өлешен компенсацияли (Үзәк Банкның база ставкасыннан арттыра торган дәрәҗәдән иң күбе 5%).
Бүген Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында булдылар. Исегезгә төшерәбез, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килде.
«Химград» технополисы – гомуми мәйданы 131 га булган заманча индустриаль химия паркы. 2006 елда оештырыла. Территориядә 9,6 мең кеше эшли торган 360 компания бар, шул исәптән чит ил капиталы булган 7 предприятие эшли.
Резидентлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре: кече тоннажлы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, ресурсларны саклау һәм энергонәтиҗәлелек, медицина технологияләре.
2021 елда резидентларның товар продукциясе җитештерү күләме 57,8 млрд. сум тәшкил иткән (2020 елга карата үсеш 23%), барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре күләме – 6,9 млрд.сум.
Визит кысаларында Татарстан Президенты һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карадылар, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән таныштылар. Карау барышында аңлатмаларны «Химград» генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин бирде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә дә булдылар.
Бүген Казанда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАПО-Композит» предприятиесендә булдылар. Аларны «ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь һәм «Иркут» корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Андрей Богинский озата йөрде.
«КАПО-Композит» заводы МС-21 самолеты өчен детальләр һәм агрегатларын җитештерүче «АэроКомпозит» АҖ составына керә. «КАПО-Композит» һава судносының канатлары һәм койрыгы механизациясен автоклав формалаштыру ысулы белән җитештерә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров җитештерү үзенчәлекләре һәм чыгарыла торган эшләнмәләр номенклатурасы белән таныштылар. Предприятие турында мәгълүматны «Иркут»корпорациясе» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары, «АэроКомпозит» АҖ генераль директоры Анатолий Гайданский тәкъдим итте.
Композит детальләр һәм агрегатлар җитештерү МС-21 самолеты конструкторлары таләпләренә тулысынча туры килә торган яңа Россия материаллары кулланып алып барыла.
«КАПО-Композит» белгечләре агрегатлар җитештерүнең автоклав технологиясен камилләштерделәр. Бу җитештерү циклын киметергә һәм сизелерлек экономиягә мөмкинлек бирә, бу МС-21 самолетларын җитештерүне арттыру планнары кысаларында мөһим.
Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе cәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Борисоглебское» аэродромында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Визит кысаларында Денис Мантуров С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды («Туполев»ҖАҖ филиалы). Министр тирәнтен модернизацияләнгән Ту-160М җитештерү, шулай ук Ту-160 самолетларын ремонтлау һәм модернизацияләү буенча эшләрнең барышы белән танышты.
«ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ идарәсе директоры Вадим Королев, «Туполев» ҖАҖ филиалы С.П. Горбунов исемендәге КАЗ директоры Николай Савицких озатуында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров 12 гыйнварда беренче кат очкан яңа җитештерелгән Ту-160М стратегик ракетоносецын карадылар. Ту-160 самолетларын модернизацияләү программасы Россия Президенты Владимир Путин карары буенча җәелдерелгән иде. Ту-160М тышкы кыяфәтен саклап калган, әмма цифрлы технологияләр кулланып, өр-яңа технологик базада җитештерелә. Яңа машинада 80% ка системалар һәм җиһазлар яңартылган.
Шулай ук ТР Президенты һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы яңа самолет белән идарә иткән «Туполев» ҖАҖ очучы-сынаучылар экипажы белән очрашты. Очыш 600 метр биеклектә узган һәм 30 минут чамасы дәвам иткән. Очучылар самолетның тотрыклылыгын һәм идарә итүчәнлеген тикшерергә мөмкинлек бирүче маневрлар үтәгән.
Ту-160 стратегик ракетоносецын җитештерү программасын гамәлгә кертү кысаларында Казан авиация заводында цехларның 40% тан артык җиһазын яңарттылар һәм модернизацияләделәр. Дөньяда иң эре электрон-нур эретеп ябыштыру һәм титанны вакуумлы яндыру җайланмасы эшли башлады. Коллективның шактый өлеше өстәмә әзерлек үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төрекмәнстан Республикасының финанс һәм икътисад министры Мухаммегелди Сердаров белән очрашты.
Очрашу Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеме утырышы кысаларында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстан – Татарстан Республикасының традицион партнеры, алар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2021 елның 11 аенда АКШ доллары белән 73 млн. артып киткән.
«Төрекмәнстан белән Татарстан Республикасы арасында элемтәләр ныгый бара, шунысы сөендерә. Һәм бүгенге утырыш Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасындагы ныклы дуслыкның дәлиле булып тора», – диде ул үзенең сәламләү сүзендә.
Утырыш кысаларында эшче төркем рәистәшләре узган елдагы уртак эшкә йомгак ясадылар, шулай ук 2022 елга ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү планнарын билгеләделәр.
Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Махонин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пермь крае – зур потенциалы булган Россиянең көчле төбәге. Төбәкара товар әйләнеше 15 млрд. сум дәрәҗәсендә, шактый зур күләмдә һәм үзара тәэмин итүнең киң номенклатурасы белән характерлана. Татарстан Пермь краена йөк автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, тракторлар һәм экскаваторлар, шиннар, дизель ягулыгы, химия продукциясе, пыяла, азык-төлек продуктлары, дарулар, медицина җиһазлары һ.б. җибәреп тора. Пермь краеннан республика нефть продуктлары, калийлы ашламалар, цемент, химия продукциясе, халык кулланышы товарлары ала.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Пермь краена машина төзелеше продукциясе (КАМАЗ, Форд-транзит, махсус техника) белән тәэмин итүне арттыру, агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаруны киңәйтү, шулай ук нефть продуктлары базарын үстерү белән кызыксына. Казан – Пермь турыдан-туры авиарейслары, пассажирлар йөртү өчен тимер юл, «Идел» М7 автотрассасы булу хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итә.
«Безнең уртак эш өчен юнәлешләр күп, шул исәптән төзелеш комплексында. Суднолар төзү өлкәсендә үзара мәнфәгатьләр бар. Шулай ук «КАМАЗ» шассисында автотехниканы ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлекне дә карарга кирәк. Моннан тыш, без энергетика һәм нефть-газ өлкәләрендә үзара файдалы була алабыз», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук бизнеска ярдәм инфраструктурасын булдыру, цифрлаштыру, электрон мәйданчыкларны куллану, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү һәм ТКО белән эш итү өлкәсендә тәҗрибә алмашуны оештырырга тәкъдим итте.
«Фән һәм мәгариф өлкәсендә актив эшләргә кирәк. Бүген Татарстан югары уку йортларында Пермь краеннан 750 студент белем ала. Бу бик мөһим, чөнки бүгенге студентлар киләчәктә безнең партнерлар булырга мөмкин. Без ресурс үзәкләренә, кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Республикада полилингваль мәктәпләр проекты гамәлгә ашырыла. Экология, сәламәтлек саклау, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, мәдәни алмашуны дәвам итәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов край җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген төбәктә 115 меңнән артык татар яши. 2024 елда Барда районы Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе үткәрү планлаштырыла.
2023 елда Пермь шәһәренең 300 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Махонинга юбилейга уңышлы әзерләнүләрен теләде.
Пермь крае Губернаторы, үз чиратында, Татарстан белән төбәкара хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Ул Пермьнең 300 еллыгы шәһәр үсеше өчен җитди трамплин буларак бәяләнүен билгеләп үтте. «Безнең җәмәгать киңлекләрен үстерү, объектларны ремонтлау буенча планнарыбыз зур. Без Сезне һәм сезнең команданы безнең якларда күрергә һәрвакыт шат. Мондый уртак визитлар даими рәвештә җайга салынырга тиеш. Һичшиксез, Сезне шәһәрнең 300 еллыгына көтәбез», - диде Дмитрий Махонин.
Ул билгеләп үткәнчә, Пермь крае алга таба сәнәгать хезмәттәшлеген, фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту белән кызыксына. «Без Сезнең белән Пермьдә Татарстан Мәдәният үзәген булдыру мәсьәләсен хәл итәргә телибез. Безнең төбәктә татарлар күп яши. Бу проектка ихтыяҗ булачак дип уйлыйм», - дип өстәде Дмитрий Махонин.
ТГК-16 оешмасы үзнең Казанның ҖЭҮ-3 филиалында һәлакәт очракларына каршы өйрәнүләр уздырган. Күнекмәләрнең максаты – энергетикларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү һәм гадәттән тыш хәл очрагында гамәлләр эзлеклеле булдыру.
Казанның ҖЭҮ-3 – шәһәрнең иң эре җылылык электр үзәге. Эре сәнәгать предприятиеләрен, «Салават күпере» микрорайонын һәм Казанның торак йортларын өзлексез җылылык һәм электр белән тәэмин итү станциянең ышанычлы эшенә бәйле.
Өйрәнүләр риваяте буенча, станциядә 50 квадрат метрлы участокта мазут түгелә. Энергетиклар ҖЭҮ хәбәр итү системасын тикшерә, техниканы әзерлиләр, хезмәткәрләрне туплау һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү, җитәкче составның һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү һәм хезмәткәрләрне килеп туган хәлдә коткару буенча эш-гамәлләрен тикшерәләр. Нәтиҗәдә, мазут түгелүгә бәйле һәлакәт очрагы үз вакытында бетерелә.
– Безнең хезмәткәрләр биремне тулысынча үтәделәр: барысы да төгәл һәм җайга салынган эшне күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте Казан ҖЭҮ-3 баш инженеры Рәшит Әхмәтҗанов. – Алар чираттагы тапкыр теләсә кайсы вәзгыятьтә ышанычлы җылылык һәм электр белән тәэмин итәргә әзер булуларын күрсәттеләр, – дип аныклык кертте ул.
Мондый күнекмәләр ТГК-16 станцияләрендә ай саен үткәрелә. Мондый чаралар энергия объектларының куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә тикшереп торырга, хәрби шартларга якын хәлләрдә энергетиклар һәм янгын сүндерү хезмәтләренең үзара хезмәттәшлек итү сыйфатын күзәтергә мөмкинлек бирә.
Бу атнада компания РКБХ – көнкүреш техникасы һәм ТКДҮ көнкүреш химиясе җыелмасын бүләк иткән
Нәфис Косметикс оешмасы Республика клиник балалар хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә көнкүреш техникасы тапшырган. Үзәккә ярдәм итү инициативасы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский чыккан.
Бүләкләр арасында суыткыч, кер юу машинасы һәм пациентлар һәм ата-аналар өчен, шулай ук дәвалаучы хезмәткәрләргә файдалану өчен кирәкле башка приборлар бар. Техниканың бәясе – ике йөз мең сумга якын.
«Без нәни дәваланучыларны савыктыру өчен күп көч куябыз. Бу үзәктә яшәү шартларының уңайлы булуын телибез, чөнки балалар һәм ата-аналар хастаханә территориясендә атна, айлар дәвамында дәваланырга мәҗбүр. Күрсәтелгән ярдәм өчен предприятиегә рәхмәт» – дип сөйләде РКБХ баш табибы Айрат Зыятдинов.
Шулай ук бу атнада Нәфис Косметикс предприятиесе Төбәкара клиник-диагностика үзәге табибларына да үзе җитештергән көнкүреш химиясен – кер порошоклары, чистартучы чаралар, сабын, барлыгы 400 мең сумлык әйберләр тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, Идел буенда беренче онкология, гематология һәм хирургия үзәге РКБХ базасында узган елның язында ачылган иде. Монда республикадан гына түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән дә балалар дәвалана.
Нәфис Косметикс инде күп еллар дәвамында хастаханәнең әлеге бүлегенә ярдәм итеп килә.
Ростех Дәүләт корпорациясе «Технодинамика» холдингының POZIS компаниясе, Зеленодольск механика көллияте белән берлектә, предприятие өчен кадрлар әзерләүдә киләчәге булган берничә юнәлешне билгеләгән. Яклар бер үк вакытта көллияттә дә, хакыйкый эшчәнлек башкару урынында да кадрлар әзерләү, уку йортының матди-техник нигезен яхшырту, шулай ук заводта студентлар өчен технологик лаборатория булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.
Дуаль белем хакыйкый тәҗрибә белән бергә теоретик әзерлекне дә күздә тота, шул ук вакытта белем бирү эшчәнлегенең 30% – уку йортында, 70% җитештерү тармагында уза.
Төп мәсьәләләр буенча фикер алышу «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәновның Зеленодольск механика көллияте җитәкчелеге белән очрашуы барышында узган. Ул ЗМК укыту базасы – эшчәнлекне кеше катнашыннан башка үтәлерлек итеп үзгәртү, робот техникасы һәм мехатрониклар лабораторияләре базасы белән танышкан. Шулай ук компания башлыгы булачак технологлар, ЧПУ механиклары һәм операторлары белән дә күрешкән. Хәсәнов машина төзелеше тармагының яшь белгечләренә «ПОЗИС»ның җитештерү казанышлары, эшчәнлекнең төп һәм киләчәк юнәлешләре турында сөйләгән, заводта эш тәҗрибәсе алган иң яхшы студентларга Рәхмәт хатлары һәм грантлар тапшырган.
«Бүген машина төзелеше тармагында югары квалификацияле һәм талантлы белгечләргә ихтыяҗ зур, предприятиенең көндәшлеккә сәләтлелеге һәм киләчәге аларга бәйле. Без һәрвакыт үзебезнең сафларга амбициоз һәм креатив хезмәткәрләрне кабул итәргә шатбыз, алар өчен без лаеклы үсеш шартлары тудырабыз. Бу уңайдан «ПОЗИС» компаниясе дуаль белем бирү программасын актив хуплый. Хезмәт семестры чорында тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә булачак белгечләр алган белемнәрен һәм күнекмәләрен тәҗрибәдә ныгыта. Чын җитештерү шартларында предприятие корылышы, проектлауның технологик чылбырлары, «ПОЗиС»та җитештерелә торган продукцияне эшләп чыгару һәм җитештерү эшләре белән танышалар», - дип билгеләп үткән «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
«ПОЗиС» АҖ 80 елдан артык кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә ЗМК белән хезмәттәшлек итә. Бүген заводта көллият әзерләгән 500дән артык белгеч эшли. Алар арасында 60 - җитәкче составта.
«Заводта эш тәҗрибәсе алу - заманча югары технологияле җиһазлар белән танышу, тәҗрибәдә компетенцияләрне формалаштыру һәм үстерү мөмкинлеге, хезмәт базарында конкурентлы өстенлек алу. 2021 елда белем бирү кластеры кысаларында көллиятнең 390 студенты POZIS компаниясендә эш күнекмәләре алды», - дип сөйли «Зеленодольск механика көллияте» АҖ директоры Виктор Муханов.
2015 елда Татарстан Республикасы Президенты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, POZIS Зеленодольск механика көллияте базасында ресурс үзәгенең баш кураторы һәм оештыручысы булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зеленодольск механика көллияте һәм «ПОЗиС» арасындагы хезмәттәшлектә системалы якын килү нәтиҗәсендә әлеге ресурс үзәге Татарстанда гына түгел, ә тулаем Россиядә дә бизнес-юнәлешле уку йорты булып тора. Проектта катнашу биналарны һәм бүлмәләрне үзгәртеп кору, заманча югары технологияле җиһазлар сатып алу һәм укыту өчен көнүзәк программа төзү мөмкинлеген биргән. Болар барысы да көллияттә укыту-җитештерү эшчәнлегенең сыйфатын сизелерлек яхшырткан, ул, үз чиратында, чыгарылыш укучыларын әзерләү дәрәҗәсен һәм аларның хезмәт базарында конкуренциягә сәләтлелеген арттыра.