ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин бүген «УрИц» ҖЧҖ Чиләбе предприятиесе җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Урал инжиниринг үзәге Россиядә беренчеләрдән булып аутсорсинг яки сервис хезмәте күрсәтүгә нигез салучы, бу сервис бүлекчәләрен предприятие комплексыннан бүлеп чыгару дигән сүз.

Киңәшмәдә «Cheltec» фәнни-җитештерү холдингы («Урал инжиниринг үзәге» ҖЧҖ идарәче компаниясе) президенты Валерий Бодров, техник директор Леонид Шнайдер, куркынычсызлык буенча директор урынбасары Владислав Луганский, проектларның баш инженеры Иван Бухаров, министрның беренче урынбасары Михаил Кнауб җитәкчелегендәге Чиләбе өлкәсе Сәнәгать, технологияләре һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләре (шул исәптән «Әлмәт торба заводы» АҖ, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «Татнефть» ГАҖ) вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, аерым алганда, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре өчен «Урал инжиниринг үзәге» ҖЧҖнең технологик һәм җитештерү компетенциясен карау буенча фикер алышты.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе - «Техмаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.

Кан һәм аның компонентларының массакүләм ирекле донорлыгын үстерү турында килешүгә Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан региональ бүлеге рәисе, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм «ТР ССМ РҮК» ДАССУ баш табибы Рамил Тураев кул куйган.

Әлеге килешүнең максаты – Татарстанда машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен «Кан хезмәте» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында донорлык, хәйрия һәм үзара ярдәм итү идеяләре белән берләштерү.

«ПОЗиС» АҖендә донация күптән инде күркәм традициягә әверелгән. Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасында уза торган Донор көннәрен предприятие 2017 елдан бирле оештыра. Бу чорда компания хезмәткәрләре ярдәме белән кан банкы 150 литрдан күбрәк күләмдә тулыландырылган.

Шулай ук визит барышында «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ вәкилләре компаниянең фәнни-җитештерү потенциалы һәм уникаль медицина суыткычы һәм йогышсызландыру продукциясен әзерләү буенча алдынгы технологияләре белән дә танышкан. Түбән һәм югары температураларда кан компонентларын саклау өчен перспектив прибор эшләнмәләре кунакларда зур кызыксыну уяткан.

POZIS компаниясе дәвалау-профилактика учреждениеләрен югары технологияле продукция белән системалы рәвештә тәэмин итә. «ТР ССМ РҮК» ДАССУ медицина техникасының 25% артыгы – POZIS җитештергән җиһазлар.

«Совет рынка» КП ассоциациясе ел саен гарантияле тәэмин итүче статусына ия булган энергия сату компанияләре эшчәнлегенә бәя бирә, аның нәтиҗәләре буенча «Сату компанияләре: күпләп һәм ваклап сату базарларында исәп-хисаплар» рейтингы төзелә.

Рейтингны төзү максаты – электр энергиясен күпләп һәм ваклап сату базарларында исәп-хисапларны бәяләп, иң яхшы гарантияле тәэмин итүчеләрне һәм энергия сату компанияләрен билгеләү.

Әлеге рейтинг ел саен түбәндәге төр сату компанияләре өчен төзелә:

  1. «1 нче дәрәҗә» гарантияле тәэмин итүчеләр
  2. «2 нче дәрәҗә» гарантияле тәэмин итүчеләр
  3. энергия сатучы бәйсез компанияләр

«1 нче дәрәҗә» гарантияле тәэмин итүчеләр рейтингы:

Рейтингтагы урыны (ранг)

Компаниянең исеме

1

«Новосибирскэнергосбыт» АҖ

2

«Петербургская сбытовая компания» АҖ

3

«Татэнергосбыт» АҖ

4

«Газпром энергосбыт Тюмень» АҖ

5

«Тамбовская энергосбытовая компания» ГАҖ

  * Рейтинг 2020 ел өчен мәгълүматлар нигезендә төзелгән.

«Татэнергосбыт» АҖнең «Совет рынка» КП рейтингында югары урыны компаниянең электр энергиясен гамәлгә ашыру һәм сату өлкәсендә ышанычлы партнер буларак эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый.

«Татэнергосбыт» АҖ – Татарстан Республикасы энергетикасының финанс тотрыклылыгы гаранты. Өзлексез энергия белән тәэмин итү, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү, барлык кулланучылар өчен максималь уңайлы шартлар тудыру компания эшендә өстенлекле юнәлешләр булып кала бирә.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә «Ел инженеры» республика конкурсын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, «Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм оешмаларның эшче яшьләр берлеге» төбәк бүлеге советы рәисе Айдар Сәгетдинов, Казан ачык талантлар университеты 2.0 директоры Айдар Акмалов, 2019 елда конкурс комиссиясе рәисе Ибраһим Хисамиев, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин, тармак министрлыклары һәм Казанның әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында 2021 елда «Ел инженеры» II республика конкурсын үткәрүнең оештыру мәсьәләләре, шулай ук 2019 елда «Ел инженеры» I республика конкурсында җиңүчеләр өчен стажировка үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2020 ел дәвамында конкурс комиссиясе рәисе (И.Г. Хисамиев) тарафыннан «Ел инженеры – 2019» беренче республика конкурсы. Конкурста җиңүчеләр» дигән китап бастырып чыгару өчен әзерләнгән. Анда һәр җиңүчегә тасвирлама бирелгән – фотопортрет, кыскача биографиясе, хезмәт эшчәнлеге, алынган бүләкләре, конкурска тапшырылган һәр эш (хезмәт) турында бәян ителгән. 

Белешмә өчен: «Ел инженеры» республика конкурсы 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелды. Конкурс уңай позицияне үстерүгә һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының төп тармакларындагы төп предприятиеләрне квалификацияле инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.

2019 елда конкурс 12 номинация буенча өч яшь категориясендә уздырылды:

1. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.);

2. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;

3. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;

4. Нефть сәнәгате;

5. Газ сәнәгате;

6. Энергетика;

7. Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;

8. Медицина сәнәгате;

9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;

10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;

11. Транспорт, юл хуҗалыгы;

12. Авыл хуҗалыгы.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

«ИННОПРОМ. Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгында Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышы узды.

Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасы рәистәше, Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев белән очрашты.

Үзбәкстанда эшче төркем утырышында Татарстанның 13 предприятиесе һәм республика вәкиллеге актив катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышы беркетмәсенә кул кую тантанасы белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, үзгәртеп корудан соң, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасында Вәкиллеген ачу тантанасында катнашты. Чара кысаларында ул шулай ук Үзбәкстанда яшәүче ватандашлар белән дә очрашты.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге 1992 елдан бирле эшли. Аның җитәкчесе – 2020 елдан башлап Айдар Ахтәриев.

Вәкиллек – Үзбәкстан Республикасы белән сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне һәм багланышларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының даими эшләүче органы. Үз эшчәнлеген Вәкиллек турындагы нигезләмәгә туры китереп башкара.

Бүген Wyndham Tashkent отелендә Татарстан белән Үзбәкстан предприятиеләренең бизнес-форумы узды. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. 

Бизнес-форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан ССП рәисе Әдһәм Икрамов, Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре җитәкчеләре, 200 артык кеше катнашты. 

Форум кысаларында яклар сәүдә-икътисад һәм инвестиция хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүнең актуаль һәм перспектив мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук «B2B» форматында Татарстан белән Үзбәкстанның эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында очрашулар да узды.

Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы үсә.

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсендәге «Техмаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ керә) «ИННОПРОМ – Үзбәкстанда зур сәнәгать атнасы» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә медицина суыткычы һәм дезинфекцияләү техникасы, аерым алганда, вакциналарны саклау өчен җиһазлар, шулай ук рециркулятор-нурландыргычлар тәкъдим итте.

Бүгенге көндә «ПОЗиС» температура йогынтысына бәйле булган дару препаратларын, реагентларны, медикаментларны һәм вакциналарны транспорт белән күчерү һәм саклау, шулай ук кан, плазма саклау өчен дә, куркынычсызлык өчен җавап бирә торган,  «Холодовая цепь» стандарты буенча тулы температура циклына җавап бирә торган махсус җиһазлар җитештерүне үзләштергән Россиядә беренче медицина техникасы җитештерүче завод булып тора.

«ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының инвестицияләр һәм тышкы икътисадый багланыш мәсьәләләре буенча урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаковка һәм Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка компаниянең күргәзмә стендын тәкъдим итте.

«ПОЗиС» компаниясе диверсификация программасы кысаларында медицина техникасы һәм дезинфекция җиһазлары җитештерү күләмен системалы рәвештә арттыра. 2020 елда бактерицид нурландыргыч-рециркуляторлар чыгару – 8,5 тапкырга, медицина суыткычы техникасын җитештерү күләме 2 тапкыр диярлек арттырылган. POZIS махсус суыткыч җиһазларының бөтен линейкасы Евросоюз илләре сыйфат стандарты таләпләренә туры китереп сертификацияләнгән һәм «СЕ» билгесе белән тамгалана.

«Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы яшь рационализаторларының һәм уйлап табучыларының XIII белем бирү форумы узды. Форумда «Казаноргсинтез» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «НПО ГИПО» АҖ, «Танеко» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ кебек республиканың 37 предприятиесе һәм оешмасыннан эшләүче яшьләр катнашты. Форумга гаризалар саны елдан-ел арта, 2019 елда 47 катнашучы булса, 2020 елда – 93, 2021 елда – 100 кеше.  

Форумның максаты – предприятиеләрдә һәм оешмаларда рационализаторлыкны һәм уйлап табучанлыкны үстерү мәсьәләләрен хәл итү өчен уникаль белем бирү мәйданчыгы оештыру. Форум талантлы яшьләр арасында укыту, проектлау, хезмәттәшлек һәм коммуникацияләр булдыру мохите булып тора. Соңыннан катнашучылар «Интеллектуаль милек объектларын яклау һәм аларны нәтиҗәле файдалану» программасы буенча квалификация күтәрү турында сертификатлар алды.

Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар рационализаторлык һәм уйлап табу эшчәнлеге белән бәйле: Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эш оештыру, эшчәнлекне стимуллаштыру ысуллары, конкурсларга гаризалар рәсмиләштерү, финанс грамоталылыгы, хокукый мәсьәләләр турында мәгълүмат алды. «Уңышка ирешү инструменты буларак үзүсеш», «Проектларны цифрлаштыру», «Проблеманы кайдан табарга?», «Идеяләр генерациясе» дигән дискуссия мәйданчыклары оештырылган. Форум кысаларында «Татарстан Республикасының яшь новаторы һәм уйлап табучысы - 2020» конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясенә хәзер «Яндекс» компаниясе сервисы ярдәмендә дә заказ бирергә мөмкин.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты ризыклар китерү белән шөгыльләнә торган федераль «Яндекс.Лавка» сервисы белән эшли башлаган.  Татарстан – сервис эшли башлаган алтынчы төбәк.

«Яндекс.Лавка» – заказларны оператив китерү өчен «йорт янында» форматындагы азык-төлек складлары. Казанда Вахитов, Совет, Авиатөзелеш, Идел буе һәм Мәскәү районнарында 11 склад ачылган, анда 2500 позиция сатыла, шуларның бер өлеше – «ЗМК» АҖ продукциясе. Компания планнарында – бөтен шәһәрне колачлау.

«Яндекс.Лавка» аша эремчек, кефир, сөт, май һәм «Очень важная корова», «Обнимама» и «Васькино счастье» брендларының башка продуктларын сатып алырга мөмкин. Хәзерге вакытта сервис 7:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр эшли, соңрак исә «ЗМК» АҖ продукциясен өйгә тәүлек буе да китерттереп булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International