Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта аяк киемен зарури идентификацион контроль билгеләре белән маркалауны кертү һәм республиканың төзелә торган социаль объектларында кабель продукциясенең сыйфатына кереш контролен кертү буенча эксперимент нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Төркиянең Көнчыгыш Кара диңгез төбәге экспортерлары берлеге (DKİB) катнашында икътисадый бизнес-форум узды.
Чараны оештыручылар – Төркиянең Сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Көнчыгыш Кара диңгез экспортерлары ассоциациясе.
Форум кысаларында пленар утырыш узды, анда Төркия вәкилләре Төркиянең Көнчыгыш Кара диңгез төбәгенә презентация үткәрде. Чараның төп тематикасы төзелеш секторы һәм төзелеш материаллары җитештерү иде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады. Ул Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм киләчәктә үзара файдалы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә әзер булуын белдерде.
Шулай ук форум кысаларында бизнес-очрашулар һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән ике яклы сөйләшүләр узды. Биредә төрле юнәлештәге Төркия предприятиеләре тәкъдим ителде: автомобиль җиһазлары, мебель продукциясе җитештерүчеләр, төзелеш подрядчылары, бакыр, цинк һәм кургаш продукциясе җитештерүчеләр һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Чехия компанияләре вәкилләре бизнес-миссия белән килде. Аларның визиты Чехиянең сәүдәгә ярдәм итү буенча CzechTrade агентлыгы тарафыннан оештырылды. Агентлык Екатеринбург шәһәрендә Чехия Республикасы Генераль консуллыгы каршындагы Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коммерциясез оешмасы булып тора.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре белән танышу.
Бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрдән Татарстанга LDM торбаүткәргеч арматура җитештерүчеләр, DIMER сәнәгый тыгызлагыч җитештерүчеләр, шулай ук ŠKODA PRAHA инжиниринг хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр килгән иде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашуда Чехия предприятиеләре белгечләре үз компанияләренең эшчәнлек өлкәләре турында җентекләп сөйләде һәм Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты йомгакларына багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча уңышлы үсә.
Мәсәлән, 2012 елдан бирле ел саен сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеме утырышы уза. 2019 елда мондый утырыш 23-24 майда узган. Киләсе утырышны 2020 елда Ашхабад шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.
2019 елның 22 июнендә Төрекмәнстанның Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары, чит ил эшләре министры Рәшид Мередов җитәкчелегендәге делегациянең беренче составы Казанга килде. Төрекмәнстан делегациясе составына Төрекмәнстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре кергән иде.
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанга 2019 елның 23 июне иртәсендә килде. Татарстан белән Төрекмәнстан Хөкүмәте делегацияләре "Казан" халыкара аэропорты мәйданчыгында сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карап чыкты. Татарстанның 16 эре предприятиесе техника, җитештерелә торган продукция үрнәкләрен һәм сәнәгать җиһазларын тәкъдим итте.
Шуннан соң Казан Кремлендә киңәйтелгән форматта очрашу булды, анда фикер алышуның төп темасы сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлектән гыйбарәт иде. Яклар Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгын ачу һәм төрекмән авиакомпаниясе башкара торган Казан белән Ашхабад арасындагы авиарейслар ешлыгын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар итте.
Ахырда берничә килешү имзаланды:
Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлегенә багышланган киләсе чаралар арасында түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк.
2019 елның 28 июнендә Ашхабад янәшәсендә Төрекмәнстанның көньягында табигый газдан бензин синтезлау заводы ачылачак. Аны ачу тантанасында "Татнефть" ГАҖ компаниясе вәкилләре катнашачак.
Быел Төрекмәнстанда Беренче Каспий икътисадый форумы узачак. Форум 2019 елның 12 августына билгеләнгән, Татарстаннан делегация катнашу мәсьәләсе хәл ителә.
Төрекмәнстан җыелма командасы "World Skills" – "Яшь профессионаллар" дөнья чемпионатында катнашачак, ул бу елның августында Казанда узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев Samsung Electronics вәкилләре белән очрашты.
Очрашу цифрлаштыру өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланды.
Samsung Electronics цифрлы мобиль технологияләр департаменты директоры Александр Терехов предприятиедә цифрлы продуктлар кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Samsung Electronics стратегиясе – хезмәткәрләрне, процессларны һәм активларны цифрлаштыру хисабына оешмаларны зур масштабта цифрлаштыруны гамәлгә ашыру. Компания бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле продуктлар тәкъдим итә, аерым алганда, мобиль эш урыннары, махсус җайланмалар, укыту өчен VR технологияләр, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары.
Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты делегациясе составында бүген Германиядә Тюрингия федераль җиренең Веймар шәһәренә килде.
Визит программасының беренче пункты Веймарның "Баухауз" университеты булды. Үзенең эшчәнлегендә университет фәнни тикшеренүләрнең заманча методикаларын актив куллана. "Баухауз"ның Санлы лаборатория белгечләре Татарстан делегациясенә "Төзелештә ясалма интеллект" һәм "Bauhaus Mobility Lab" (мобильлек, логистика һәм энергия белән тәэмин итү өлкәсендә чишелешләр лабораториясе) проектларын тәкъдим итте.
Алга таба делегация Татарстан Республикасы Президентының Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашуында катнашты, шуннан соң "Татарстан – Тюрингия" эш форумы узды.
Форум кысаларында яклар Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, үзара тәэминат күләмен һәм номенклатурасын арттыру, ИТ, машина төзелеше һәм гуманитар өлкәдә элемтәләрне ныгыту турында фикер алышты.
Форум ахырында Татарстан белән Тюрингия компанияләре арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды: "Казан электротехника заводы" АҖ, "Микро-Гибрид Электроник ГмбХ" компаниясе һәм "Карнет" ҖЧҖ хезмәттәшлек турында өч яклы килешүне имзалады, "Химград" технополисы һәм "IBYKUS" компаниясе арасында ике яклы килешүгә кул куелды.
Тюрингиягә эш визитының йомгаклау этабы Эрфурт мәгариф үзәге – техник һәм производство һөнәри белем бирү өлкәсендә инновацион хезмәтләр күрсәтүче мәгариф оешмасы эшчәнлеге белән танышу булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Партия Генераль советы Президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча контрольлек төркеме эш визиты белән "Вакууммаш" АҖ килде.
Төркем әгъзалары арасында – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Светлана Бессараб һәм Дмитрий Скриванов, шулай ук РФ Федерация Советы әгъзасы Юрий Федоров.
Визит кысаларында контрольлек төркеме "Вакууммаш" АҖ вәкилләре белән "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы ЭСТҮ ДАУ компетенцияләре төбәк үзәге вәкилләре һәм завод хезмәткәрләре катнашты.
Предприятиенең баш инженеры Сергей Голоднов презентация үткәрде, анда илкүләм проектны производствога кертү нәтиҗәләре, аны гамәлгә ашыруның икътисадый нәтиҗәләре, шулай ук предприятиенең киләчәккә булган планнары турында сөйләде.
Презентациядән соң чарада катнашучылар "Вакууммаш" АҖ эш цехларында булды, анда алар илкүләм проектны гамәлгә кертү нәтиҗәләрен турыдан-туры күрде һәм завод хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
"Вакууммаш" АҖ илкүләм проектта 2018 елдан башлап катнаша, аның кысаларында заводта "2НВР-60Д һәм 2НВР-90Д насосларын ясау агымында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" пилот проекты эшли башлаган. Хәзерге вакытта заводта процесс вакытын киметү, тәмамланмаган җитештерүне киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру күрсәткечләренә ирешү буенча бурычлар уңышлы хәл ителә.
2019 елның 21 июнендә Менделеевскида "Аммоний" АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов акционерларның еллык гомуми җыелышын үткәрде, анда предприятиенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм еллык бухгалтерлык хисабы расланды.
Шулай ук предприятие Директорлар советының яңа составы да сайланды: Антон Лысенков – "ВЭБ" ДК Вице-президенты, Айнур Айделдинов – Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды башкарма директоры, Альберт Кәримов – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Ринат Сабиров – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Ирек Салихов – "Ядран-Ойл" ЯАҖ Директорлар советы рәисе.
"Татнефть"нең нефть эшкәртүче "ТАНЕКО" комплексында висбрекингның калдык өлешен вакуум ярдәмендә кудыра торган блоклы ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасында турыдан кудырылган беренче бензин алынган.
ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасының исәпләнгән куәте елына 6 миллион тонна нефть тәшкил итә. Җайланмада углеводород газы, турыдан кудырылган бензин фракциясе, керосин һәм дизель фракцияләре, вакуумлы газойль, гудрон эшләп чыгарылачак.
ЭЛОУ-АВТ-6 генераль проектчысы – "ИНКО-ТЭК" ҖЧҖ, төзелешнең генераль подрядчысы – "Оргнефтехим-Холдинг" ҖЧҖ. ЭЛОУ-АВТ-6 технологик схемасы шулай итеп сайланган ки, алга таба эшкәртү тирәнәйтелгән очракта, НП һәм НХЗ комплексларының барлык җайланмаларын чимал белән тәэмин итә ала.
"Татнефть" компаниясенең ватандагы машина төзүчеләр белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән эше нәтиҗәсендә барлык технологик җиһазларга заказ бирелгән һәм Россия заводларында җитештерелгән.
ЭЛОУ-АВТ-6 беренчел эшкәртү җайланмасын эшләтеп җибәргәннән соң, "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының гомуми проект егәрлеге елына 14 млн тоннага кадәр артачак.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасына өч көнлек визит белән Ачех провинциясе Халык вәкилләре советының VI комиссиясе (Индонезия Республикасы) делегациясе килде.
Делегациянең эш сәфәре сәламәтлек саклау, парламентара хезмәттәшлек һәм башка өлкәләрдәге чит ил тәҗрибәсен өйрәнү белән бәйле.
21 июньдә Ачех провинциясенең VI комиссиясе рәисе урынбасары Сөләйман Али җитәкчелегендәге делегация ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде, анда аларны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер каршы алды. Ул Татарстан белән Индонезия арасындагы тышкы сәүдә хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук республиканың сәүдә-сәнәгать потенциалын презентацияләде.
Индонезия вәкилләре шулай ук Ачех провинциясе ХВС VI комиссиясенең эшчәнлеген күрсәтте һәм сәламәтлек саклауны җайга салу һәм башка өлкәләрдәге үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Делегация шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында, "Эйдос-робототехника", "Эйдос-медицина" һәм "Татхимфармпрепараты" АҖ предприятиеләрендә дә булды. Визит кысаларында Индонезия кунаклары шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан хастаханәләрендә булдылар.