ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Сыйфат өлкәсендә 2019 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Республикасыннан өч предприятие продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән өчен, шулай ук сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле алымнарын гамәлгә керткән өчен премиягә ия булган.  Бу – быелгы елда бер төбәктән иң күп призерлар саны. Сыйфат өлкәсендә 2019 елда РФ Хөкүмәте премиясенә Мәскәү, Кемерово, Грозный һәм Саратовтан, шулай ук Түбән Новгород, Новосибирск, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һәм Кырым Республикасыннан 12 предприятие лаек булган.

1000нән артык хезмәткәре булган оешмалар категориясендә "КАМАЗ" ГАҖ (Яр Чаллы шәһәре) һәм "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ (Зеленодольск шәһәре).

250дән артык хезмәткәре булган оешмалар категориясендә премиягә "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәге" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе лаек булган (Әлмәт шәһәре).

Җиңүчеләрне котлыйбыз!


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта агымдагы елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы кцрщш чараларын гамәлгә ашыру турында социаль-икътисадый мониторинг материаллары һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырыш ахырында комиссия дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан башка түләүле эш башкару турында хәбәр итү мәсьәләләрен карады.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасыннан читтә яшәгән, "Талантларны ачу" дигән яшь белгечләр форумында катнашучылар белән очрашты.

Форумны ел саен "Казан ачык талантлар университеты" АКО уздыра. Быел анда Россия субъектларыннан 50 яшь белгеч катнашкан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан һ.б.), шулай ук чит илләрдән дә (Төркия, АКШ, Германия) килүчеләр бар.

2019 елда форумның темасы – "Татарстан Республикасының социаль-икътисадый бурычлары өчен яшь белгечләрнең проект чишелешләре".

Катнашучылар төркемнәрдә аларның һөнәри мәнфәгатьләренә һәм тикшеренүләр өлкәсенә туры китереп формалаштырыла, профильле министрлык һәм ведомстволарга йөри, шулай ук Талантлар университеты тарафыннан ел дәвамында алып барыла торган проектларны ясый.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуга Мәскәү, Әстерхан, Копенгаген (Дания) һәм Мюнхен (Германия) шәһәрләреннән яшь белгечләр килде. Катнашучылар Татарстан предприятиеләрендә сакчыл җитештерү һәм бизнес-процессларны цифрлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра.

Алмаз Хөсәенов республиканың сәүдә-сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шуннан соң яшь белгечләр гамәлгә ашырыла торган проектлар кысаларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

POZIS компаниясенә ("ПОЗиС" АҖ Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концерны составына керә) идарә рәисе Елена Георгиева җитәкчелегендәге Новикомбанк делегациясе килде. Эш сәфәре кысаларында кунаклар махсус машина төзелеше үзәгендә, суыту производствосында булдылар.

POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов кунакларга җитештерү мәйданчыкларын шәхсән үзе күрсәтте, шулай ук аларны көнкүреш һәм медицина суыткыч продукциясенең күргәзмә үрнәкләре белән дә таныштырды.

Очрашу барышында яклар технологик прогрессны ныгытуга юнәлдерелгән бизнесны диверсификацияләү заводы проектларын гамәлгә ашыру максатларында киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, эре көнкүреш техникасы, медицина суыткыч җиһазлары, уникаль инструменталь җайланмалар, югары сыйфатлы машина төзелеше җиһазлары, сынау стендлары һ.б. җитештерү.

Банк прогрессив технологияләрне гамәлгә кертү нигезендә көнкүреш суыткыч техникасы һәм медицина суыткыч җайланмалары җитештерүне үстерү буенча предприятиенең инвестиция проектын финанслауда катнаша. Финанслауның гомуми суммасы – 600 млн.сумнан артык. Әлеге проект кысаларында, предприятиедә, көнкүреш техникасын төяп озату, саклау һәм ташу өчен алдынгы технологияләр кулланып, логистик үзәк төзелеше башланган. Склад комплексының гомуми сыйдырышлыгы 35 мең берәмлек көнкүреш техникасы тәшкил итәчәк.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

Үзбәкстан Республикасы Сәмәрканд шәһәрендә "КАМАЗ" автомобильләре шассиен җыю буенча "УзАвто Трэйлер" ҖЧҖ компаниясенең яңа җитештерү линиясе ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Эркинжон Турдимов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

Чара кунакларына "КАМАЗ" автомобильләрен җыю цехын, асылмалы һәм тагылма техника корпусын, детальләр җыю комплекты линиясен, газ баллоны җиһазларын җыю участогын, автопредприятиедә чыгарылырга тиешле йөк автомобильләре һәм коммуналь махсус техника модельләрен күрсәттеләр.

Җыю линиясе яңа җитештерү корпусында оештырылган, гомуми мәйданы 7,4 мең кв.м. Линия елына 3000 берәмлектән артык йөк автомобиле җитештерү куәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче заманча технологик һәм ярдәмче җиһазлар белән җиһазландырылган.

Тантана кысаларында "KAMAZ ASIA LEASING" ҖЧҖ белән "UzAuto TRAILER" АҖ арасында уртак предприятие төзү турында документлар имзаланды.

Уртак предприятие "бер тәрәзә" режимында КАМАЗ автомобильләрен лизингка сатып алганда, җиһазларны иминиятләштерүне, урнаштыруны һ.б. да кертеп, комплекслы продукт тәкъдим итәр дип көтелә.

ТР Президенты һәм "КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәтләре материаллары буенча

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндия Республикасы белән Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча уртак эш төркеме утырышы узды.

Эшче төркем 2000 елда оештырылды, бүген аның XVI утырышы узды. Эшче төркем кунакларын һәм анда катнашучыларны министр урынбасары Илдар Мингалиев сәламләде:

Эш төркеме рәистәше, Финляндия Республикасы Мәшгульлек һәм икътисад министрлыгының Эшкуарлык һәм инновацияләр департаменты генераль директоры Илона Лундстрем фин ягы исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Эш төркемендә Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелеге, Финляндиянең Мәшгульлек һәм икътисад министрлыгы вәкилләре, шулай ук фин компанияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Шулай итеп, чүпне утильләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында "Europress Group Oy" вәкиле Денис Заколпский сөйләде. Компания калдыкларны утильләштерү белән шөгыльләнә, шул исәптән Россия шәһәрләрендә дә, чүпне сортларга аеру өчен эко-пунктлар оештыра.

"Molok Oy" компаниясеннән Дамир Буданец чүп өчен тирәнәйтелгән контейнерларның өстенлекләрен билгеләп үтте. Мондый контейнерлар өлешчә җирдә урнашкан, бу кулланыла торган территорияне экономияли, уңай икътисади нәтиҗәгә ия һәм һаваны дезодорацияләү мәсьәләсен хәл итә.

Нотыклар белән консалтинг фирмаларының, илнең югары уку йортларының фин вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, бетон идәннәр өчен капламалар җитештерүчеләр чыгыш ясады.

Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы тармак министрлыклары, ведомстволары һәм югары уку йортлары белгечләре катнашты. Алар экология һәм табигатьтән файдалану, циркуляр икътисад, инвестицияләр, белем бирү программалары һәм туристлык базары өлкәләрендә Финляндия белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен билгеләде.

Эшче төркем утырышына йомгак ясап, рәистәшләр киләсе утырышны Финляндиядә 2020 елның икенче яртысына билгеләргә дигән карар кабул итте.

Илдар Мингалиев азакта киләсе очрашу көн тәртибенә газ-мотор ягулыгы һәм инновацион технологияләр мәсьәләләрен кертергә тәкъдим итте.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23нче ноябрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2019-2020 еллардагы циклын ябу тантанасы узды.

Лаеклы бүләкләрне 24 компетенция буенча призлы урын алган 65тән артык катнашучы алды, аларның 7се ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән. 

Тантанада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. Ул барлык җиңүчеләрне дә төбәк чемпионаты финалына чыгулары һәм WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашу мөмкинлеге белән котлады.

2019 елның 22нче ноябрендә "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ оешуына 70 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә "ХXI гасырның өченче унъеллыгында суднолар төзелешен үстерүнең перспектив юнәлешләре" темасына фәнни-техник конференция узды.

Чара кунаклары өчен "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖнә керә торган предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе, шулай ук республиканың иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.

Бәйрәм чараларының мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, "Яшел Үзән ПКБ" АҖ генераль директоры Евгений Жирков һәм башкалар бар иде.

"Яшел Үзән ПКБ" АҖ материаллары буенча


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бу атнада Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев Татарстан Республикасына визит ясады.

Эш программасы кысаларында Нурлан Оралбәк улы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

ТР Премьер-министры республиканың төп тармаклары үсеше турында сөйләде: нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, шулай ук машина төзелеше кластеры – вертолет һәм самолетлар төзү, "КАМАЗ" зур йөк машиналары җитештерү, суднолар төзелеше һәм башкалар турында сүз барды.

Нурлан Борамбаев Казакъстан һәм Татарстан бизнесы арасындагы элемтәләрне ныгыту кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр белдерде.

Казакъстан Республикасының Россиядәге сәүдә вәкиленең эш визиты югары технологияләр өлкәсендә эшләүче "ИТ-Парк" технопаркында һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында дәвам итте.

Нурлан Борамбаев визитының икенче көнендә Татарстан компанияләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узды.

Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы матбугат хезмәте материаллары буенча, фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә Казан синтетик каучук заводының индустриаль партнеры "Синтез" АҖ ("Сәнәгать технологияләре" холдингы) предприятие продукциясен кулланучылар – судно төзүче заводлар белән, шул исәптән "Берләштерелгән суднолар төзелеше корпорациясе" белән, стратегик сессия үткәрде.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында узды. Сессия кысаларында продукциянең кирәкле номенклатурасын, шул исәптән агымдагы елга да, 2020-2022 еллар перспективасына дәүләт оборона заказы кысаларында да, җибәрүне яңарту планнарына бәйле мәсьәләләр каралды.

Сессия кысаларында шулай ук "КСКЗ" ААҖ каралды. Эш нәтиҗәләре буенча чаралар планы төзелде һәм судно төзүче предприятиеләргә өзлексез төяп озатуны тәэмин итү турында килешүгә ирешелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International