"ПОЗиС" АҖ (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында бер миллион сумнан артык субсидия алган.
Предприятие Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Татарстан Республикасы) белән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге персоналны укытуга бюджет акчалары хисабына субсидия бирү турында килешү төзегән. Предприятие "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектында катнашып, әлеге максатларга үз акчаларын җәлеп итмәү мөмкинлеген алган.
Пенсия яшендәге 58 хезмәткәр кирәкле һөнәрләр буенча кыска вакытлы курслар узачак.
Предприятиенең 36 хезмәткәре "Механик җыю эшләре слесаре" белгечлеге буенча һөнәри белем алган. Әлеге юнәлеш буенча дәресләр 2020 ел һөнәри стандартларының квалификация таләпләрен исәпкә алып оештырылган. Җыюда технологик процессларның күнекмәләрен камилләштерү өчен һәр укучы лекцияләр тыңлаган һәм эш урынында җитештерү практикасы узган, "ПОЗиС" АҖ кадрлар әзерләү үзәге тарафыннан чыгарылган механик җыю эшләре буенча белешмәлек алган.
Шулай ук субсидия хисабына шәхси саклану чаралары да сатып алынган: махсус кием, аяк киеме, саклагыч күзлек, бармакчалы бияләйләр.
Әлеге акчалар сакчыл җитештерү инструментларына һәм методларына, остазлыкның заманча технологияләренә, компания эшенең нәтиҗәлелеген арттыру методларына, җитештерүчәнлекне арттыру технологияләренә өйрәтүгә кулланыла.
Тулы курс һәм уңышлы йомгаклау аттестациясен узганнан соң, укуларда катнашучыларга квалификация алу турында тиешле үрнәктәге документ биреләчәк.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
"Электроника" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(WorldSkills Russia) 2019/2020 төбәк чемпионаты ярышлары Казан радиомеханика көллиятенең технология мәйданчыгы базасында җәелдерелде. Конкурста Казан радиомеханика көллияте, Казан энергетика көллияте, КНИТУ-КАИ Инженерлар лицее һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 9 иң көчле вәкил катнашты. Үз көчләрен сынап карарга башка төбәктән – Чиләбе радиотехника техникумыннан да бер катнашучы килгән иде.
Мәйданчык югары таләпләргә һәм нормативларга туры китереп әзерләнгән иде. Конкурсантлар заманча җиһазлар белән эшләде һәм чемпионатның беренче көнендә "Аппарат белән тәэмин итү прототипын проектлау/ схемалар эшләү" һәм "Басма плата проектлау" А2 модульләре биремен үтәде.
Конкурсантлар шулай ук конкурс биременең IPC стандартына туры китереп, басма плата әзерләүне һәм җыюны үз эченә алган А3 модулен үтәүгә керешәчәк һәм алга таба төзексез урыннарын эзләп, электро приборларын ремонтлау һәм элчәү эшләрен башкарачак.
Көллият территориясендә "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатын үткәрү кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче һәм эшлекле чаралар үткәрелә: күргәзмәләр, укыту-методик берләшмәләр һәм мастер-класслар.
Казан радиомеханика көллияте материаллары буенча
Бүген Татарстан ДТРК радиосы эфирында (99.2 FM Казан, 92.1 FM Яр Чаллы, 103.9 FM Әлмәт, 101.1 FM Түбән Кама) "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында икътисадның чимал булмаган секторыннан экспортер предприятиеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында тапшыру чыкты.
Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов илкүләм проект структурасына салынган төп максатлар һәм бурычлар, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр ирешкән икътисади нәтиҗәлелек һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
Тапшыруны монда тыңларга мөмкин
Әлеге илкүләм проектларда катнашу буенча барлык сораулар белән түбәндәгечә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы:
Екатерина Михайлова (843)210-02-87 Mihaylova.E.A@tatar.ru
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәкнең компетенцияләр үзәге:
Шамил Бәйрәмов (843)272-19-41 Shamil.Bayramov@tatar.ru
"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы:
Рамилә Мөхетдинова (843)210-05-88 Ramilya.Muhitdinova@tatar.ru
Татарстан Республикасына эш визиты белән Ханкинтатукку (Финляндия) компаниясенең директорлар советы рәисе, медицина фәннәре докторы, профессор Аймо Юхани Нисканен килде.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында профессор белән очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Яклар төрле категорияләрдәге азык-төлек өстәлмәләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Профессорның Татарстан Республикасына килүенең төп максаты – "Йөрәк-кан тамырлары авырулы пациентларны амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре" дигән россиякүләм конгрессында катнашу.
Сәнәгатьне үстерү фондының Экспертлар советы Татарстандагы "РИАТ" ААҖ предприятиесенә "Хезмәт җитештерүчәнлеге" программасы буенча 300 млн. сумлык кредит хуплаган. Компания җиһазлар сатып ала, җитештерү процессларын сакчыл җитештерү принципларын һәм методларын исәпкә алып оештыра һәм яңа модернизацияләнгән корпуста елына 2 меңгә кадәр махсус автомобиль җитештерә башлаячак. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеге 2024 елга 40%ка артачак.
Алынган акчага төрле юлларда һәм климат шартларында файңадалану өчен өстәмә эшләп бетерелгән КАМАЗ автомобильләрен җитештерү өчен әзерләү, механик эшкәртү, эретеп ябыштыру, җыю һәм буяу җайланмалары комплекслары, махсус җиһазлар, үзбушаткыч һәм борт платформалары (тагылмалар), автоцистерналар һәм вакуум төягечләре өчен күп күчәрле шассилар сатып алыначак.
Производствоны җиһазлар белән тәэмин итү белән параллель рәвештә, предприятиедә канбан-системаларны, визуализация системаларын һ.б. сакчыл җитештерү принциплары һәм методлары нигезендә технологик чишелешләр җыелмасын гамәлгә кертү планлаштырыла. Моннан тыш, предприятие, CAD/CAM/CAE/ERP/APS/MES/WMS/PLM программа тәэминатын кулланып, продукция эшләү һәм чыгару процессларын "цифрлаштырырга" ниятли. Бу бердәм мәгълүмат киңлеген булдырып, аның ярдәмендә предприятиедәге идарә итүнең барлык автоматлаштырылган системалары, шулай ук сәнәгать җиһазлары (IoT - әйберләр интернеты) оператив рәвештә мәгълүмат алмаша алачак, бу исә җиһазларның һәм персоналның эш нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Проектның гомуми бюджеты 422,3 млн. сум тәшкил итә.
РФ Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча
"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ хезмәткәре – 3601нче цехның химия анализы лаборанты Рената Асылгәрәева "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионатында беренче урын яулаган. Ярышларның чираттагы этабы 11-16 ноябрь көннәрендә Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә узган.
Рената Асылгәрәева 22 яшькә кадәрге категорияләрдә "Лаборатор химия анализы" компетенциясендә катнашкан. Җиңүче исеме өчен Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга һәм Казаннан барлыгы 7 яшь белгеч көрәшкән. Ярышның беренче ике көнендә катнашучылар һәм экспертлар җиһазлар белән танышкан, матдәләр составын билгеләү методикасын өйрәнгәннәр.
Чемпионат эксперты сыйфатында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ 3601 нче цехының әйдәүче белгече Мария Ильина чыгыш ясаган.
Экспертның тырыш хезмәте һәм чемпионатка әзерлек барышында катнашучының нәтиҗәле һәм көйле эше нәтиҗәсендә, Асылгәрәева Рената, 548 балл җыеп, I урынны яулаган.
Нәтиҗәләр ясаганда биремне үтәүгә сарыф ителгән вакыт, аны үтәү сыйфаты, куркынычсызлык техникасын үтәү исәпкә алынган.
"Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатының финалы 2020 елда Кемерово өлкәсендә узачак.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Казан милли тикшеренү технология университеты нефть-газ химиясе предприятиеләре хезмәткәрләренең һәм югары уку йортлары укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаларны гамәлгә ашыра башлаячак.
Тыңлаучылар өчен проектлар бушлай – алынган грантлар кысаларында программаларны гамәлгә ашыру чыгымнарын дәүләт субсидияли.
Проектларның берсе – тармак предприятиеләре хезмәткәрләренең, шулай ук 17 өстәмә һөнәри программаның берсе яки берничәсе буенча мәнфәгатьле гражданнарның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән. Алар ихтыяҗ булган программалардан гыйбарәт, әйтик:
Тәкъдим ителгән барлык программалар буенча укыту көндезге һәм дистанцион форматта оештырылачак: укытуның ярты вакытын тыңлаучылар турыдан-туры белем алачак, тагын ярты вакытын читтән торып белем бирү технологияләре ярдәмендә белем алачак. Дәресләрне югары квалификацияле укытучылар – профессорлар, доцентлар һәм предприятие һәм оешмаларның гамәлдәге белгечләре үткәрәчәк. Программалар КНИТУ да, заказчы территориясендә дә гамәлгә ашырылачак.
Нефть химиясе өлкәсендәге программаларны тыңлаучылар арасында шулай ук үз компетенцияләрен киңәйтергә, яңа өлкәдә база белемнәрен алырга, карьера үсешен тәэмин итәргә яки эшне алыштырырга теләгән югары һәм урта һөнәри белемле затлар да катнаша ала.
Программаларда катнашу өчен заявканы 2019 елның 25 ноябреннән 20 декабренә кадәр тапшырырга мөмкин. Дәресләр төркемнәр туплануга карап башланачак. Барлык программалар да квалификация турында документ – билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар бирү белән тәмамланачак.
Тулырак мәгълүмат алу өчен:
8 (843) 279-40-49, 231-41-02
idpoknitu@mail.ru
Программалар турында тулырак:
http://www.kstu.ru/article.jsp?id=0&id_e=105512
http://www.kstu.ru/event.jsp?id_a=24247&id=105514
Казан милли тикшеренү технология университетының матбугат хезмәте материаллары буенча
"Вертолеты России" холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Һава транспорты федераль агентлыгыннан (Росавиация) Ми-38 серияле иң яңа граждан вертолетын күпләп чыгару өчен җитештерүче сертификаты алган. Беренче машина заказчыга бу ел ахырына кадәр җибәреләчәк.
Кулланылган техник чишелешләр нәтиҗәсендә вертолет йөк күтәрүчәнлеге, пассажирларны сыйдыру һәм төп очу-техник характеристикалары буенча үз классына караган башка машиналарны уздыра. Максималь очып китү массасы 15,6 тонна булган вертолет бортка яки тышкы элмә җайланмасына 5 тонна файдалы йөк алырга сәләтле. Пассажирлар өчен Ми-38 очкычы бортка 30га якын кешене алырга мөмкин.
Вертолетның өстәмә ягулык баклары белән транспорт конфигурациясендәге очышы 1000 чакрымга кадәр озайтыла. Ми-38 очкычы илдә җитештерелгән яңа двигательләр, аварияле ягулык системасы, йомшак грунтка һәм карга утырту өчен шассига өстәмә терәкләр белән җиһазландырылган.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бөтендөнья сыйфат көнендә "Казан ярминкәсе"ндә Татарстан Республикасының иң яхшы метрологларын һәм стандартизаторларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында министр урынбасары Герман Лернер катнашты.
2015 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсында "Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүләр үсешенә зур өлеш керткән өчен" номинациясе барлыкка килде. Ул "Иң яхшы метролог", "Иң яхшы стандартизатор", "Иң яхшы сынау лабораториясе" һәм "Югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эше" номинацияләреннән тора.
Республиканың иң яхшы метрологлары арасында — "КАМАЗ", "ТАНЕКО", "Татарстан Республикасы РТПЦ" хезмәткәрләре һәм башкалар. "ТРның иң яхшы стандартизаторы" номинациясендә – җиде кеше, шул исәптән КМПО, КВЗ һәм "Нижнекамскнефтехим"нан да, җиңүчеләр бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң яхшы сынау лабораторияләре – "Белый Кремль" сыра кайнату заводы, "Татнефть", "Татинвестгражданпроект" лабораторияләре һәм башкалар. КНИТУ, КФУ һәм НИТУ-КАИ тәмамлаучылар "Иң яхшы диплом эшләре" номинациясендә дипломнар алды.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ директоры Фәрит Туктаров коллегаларын лаеклы бүләкләре белән котлады.
"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ материаллары буенча
14 нче ноябрьдә "Татэнергосбыт" АҖдә энергияне саклау темасына багышланган "Кояш куяны" X республика балалар иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Узган 10 ел эчендә конкурста Татарстан Республикасының 60тан артык шәһәр һәм торак пунктыннан 2675 бала катнашкан. 2228 рәсем һәм 447 шигырь (рус һәм татар телләрендә) җибәрелгән.
Конкурс гадәттәгечә балаларда зур кызыксыну уята. Яшь катнашучылар иҗади эшләрендә энергияне сак тоту темасына төрле техникада башкарылган хикәяләр һәм шигырьләр, рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре форматында идеяләр чагылдырган.
Чарада катнашучылар өчен конкурслар һәм эшләр күргәзмәсе белән бәйрәм программасы оештырылган иде. Конкурсантларга мактау бүләкләрен "Татэнергосбыт" АҖ директоры Рифнур Сөләйманов тапшырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 4 яшьтән 17 яшькәчә балалар "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы хикәя яки шигырь" һәм "Иң яхшы эшләнмә" номинацияләрендә бүләкләнде.
"Татэнергосбыт" АҖ материаллары буенча