Израиль Дәүләтенең Россиядәге эшләрендә вакытлыча ышанычлы заты Яков Ливненың Татарстан Республикасына визиты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Израиль белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында Израиль Дәүләтенең Россиядәге эшләрендә вакытлыча ышанычлы заты Яков Ливне килде.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашу, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында, "Эйдос" компаниясендә булу, "Иннополис" университеты һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ белән танышу, Казан синагогында (Хабад-Любавич синагогында) булу, Татарстан Республикасы Яһүдләр общинасы, Татарстан Республикасының Баш раввины Ицхак Горелик, яһүд музыкасы фестивален оештыручылар белән очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International