Россиянең Сәнәгать министрлыгы белән Россиянең Саклык банкы авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл машина төзелеше һәм азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен машина төзелеше тармакларына булышлык күрсәтүнең яңа чарасы кысаларында кредитлар буенча төшеп кала торган керемнәрне каплау өчен субсидия бирү турында беренче килешү төзеде. Субсидия бирү кагыйдәләре 2018 елның 2 мартында гамәлгә керде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары).
Яңа ярдәм чарасы безнең банкларга авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл машина төзелеше һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланма сатып алуга бирелгән, елына 5%лы ставкалы кредитны күздә тоткан кредитлар буенча процентларны түләүдә ахыргы кулланучыга тапшырылган кредитлар буенча процентларны түләүдә субсидияләү аша ташлама бирүне мөмкин итәчәк.
2018 елда федераль бюджетта дәүләт ярдәменең күрсәтелгән механизмы өчен 2 млрд сум күләмендә акча каралган.
Программада катнашу өчен кулланучыга Россия Сәнәгать министрлыгы белән килешү төзелгән банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле техниканы сатып алу буенча ташламалы кредит шартнамәсе рәсмиләштерергә кирәк. Субсидия алу һәм документларны рәсмиләштерүгә бәйле барлык мәшәкатьләрне банк үз өстенә ала.
Ташламалы кредит бирү программасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәрге чорда 5 елдан артмаган срокка сумнарда бирелгән кредитларга кагыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2018 елның 27 мартындагы 1057 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасының медицина җиһазлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләрнең сәнәгый кластерының федераль сәнәгый кластерлар реестрына кертелүен раслады.
Кластерның инициаторы буларак "Казан медицина җиһазлары заводы" АҖ катнаша, ул стоматология һәм микрохирургия буенча киң спектрлы җиһазлар һәм медицина билгеләнешендәге полимер эшләнмәләре чыгара. Кластерда медицина билгеләнешендәге югары технологияле продукцияне эшләү, кертү, җитештерү һәм сату буенча тулы эшләр циклын гамәлгә ашыручы "Эластик" заводы" ҖЧҖ, "Здравмедтех-Поволжье" ЯАҖ, "НПФ "ЭЛЕПС" ҖЧҖ, "ИнстрМед" ҖЧҖ, "НПФ "Медикон" ҖЧҖ, "Эндомедиум+" ҖЧҖ һәм башкалар катнаша.
Кластер эчендәге белем бирү һәм фәнни-техник кооперация "Казан дәүләт медицина университеты" ЮББ ФДБМУ, "Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты" АҖ һәм "Медицина Фәне Үзәге" медицина стимуляторларының региональ инжиниринг үзәге” АҖ компетенцияләре белән тәэмин ителәчәк.
Татарстан Республикасының медицина җиһазлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләрнең сәнәгый кластерын федераль сәнәгый кластерлар реестрына кертү кластерда катнашучыларга импорталмашка юнәлдерелгән уртак инвестиция проектларын тормышка ашыруга бәйле чыгымнарның 50% кадәр өлешен каплау мөмкинлеген бирә.
Бүген сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышында җитештерүчедән башлап актыккы кулланучыга кадәр дару препаратларының хәрәкәтен күзәтеп тору системасын кертү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль идарәсендә дару чаралары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр әйләнешен тикшереп тору бүлеге башлыгы Гөлназ Сәйфуллина "Җитештерүчедән башлап актыккы кулланучыга кадәр дару препаратларының хәрәкәтен күзәтеп тору буенча автоматлаштырылган система кертү һәм контрафактлы һәм сыйфатсыз дару препаратларын әйләнештән оператив чыгару" өстенлекле проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. "Таттехмедфарм" ДУП программа тәэминаты эшләү бүлеге башлыгы Михаил Палий системада теркәлү һәм эшләү буенча техник үзенчәлекләргә игътибар юнәлтте.
Комиссия утырышына шулай ук дару һәм фармацевтика субстанцияләре җитештерүчеләрнең вәкилләре дә – "Татхимфармпрепараты" АҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Виталий Севодин, "Л.Я.Карпов ис. химия заводы" АҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, "Нанофарма Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Орест Ибраһимов, "Ласкрафт" ЯАҖ директоры Евгений Воронин, "Казан фармацевтика фабрикасы" ЯАҖ генераль директоры Владимир Рубцов чакырылган иде.
Республиканың дару препаратлары һәм субстанцияләре җитештерүчеләре намуссыз җитештерүчеләрдән килгән зыян турында сөйләде, препаратның үз бәясе белән чагыштырып була торган марка төшерү зарурлыгына бәйле рәвештә, түбән бәя сегментындагы препаратларның шактый кыйммәтләнү проблемасын да яктыртты.
Утырышка йомгак ясап, Алмаз Хөсәенов түбән бәя сегментындагы, шул исәптән гомер өчен кирәкле даруларга марка ясау буенча җитештерүчеләрнең чыгымнарын киметү яки компенсацияләү турында һәм намуссыз җитештерүчеләрнең предприятиенең фармакопея статьясына туры килми торган субстанцияләрдән файдалануын туктату турында Хөкүмәтнең өстенлекле проектның проект комитеты адресына һәм Сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясенә консолидацияләнгән мөрәҗәгать әзерләү һәм җибәрү зарурлыгы турында билгеләп узды.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Россия сәүдәсе" конкурсын уздыра, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында тормышка ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алыначак.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәреләчәк:
"Иң яхшы сәүдә шәһәре"; "Иң яхшы сәүдә урамы"; "Стационар булмаган иң яхшы объект"; "Иң яхшы ярминкә"; "Иң яхшы ваклап сату базары"; "Иң яхшы мобиль сәүдә объекты"; "Челтәрле булмаган иң яхшы кибет".
Конкурста боерык белән расланган Методик күрсәтмәләр нигезендә сәүдә эшчәнлеген башкаручы муниципаль берәмлекләрнең хакимиятләре һәм хуҗалык итүче субъектлар катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен катнашучыларга Россия Сәнәгать министрлыгына түбәндәге документларны тапшырырга киңәш ителә: “Интернет” челтәрендә Россия Сәнәгать министрлыгының рәсми сайтындагы "Сәүдә" бүлегендә урнаштырыла торган, киңәш ителә торган формада анкета (Excel форматындагы таблицада); сәүдә объектларының фотолары (югары сыйфатлы кимендә 10 фото); Конкурста катнашучы карамагына өстәмә белешмәләр.
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар 2018 елның 20 апреленә кадәр torgrussia@minprom.gov.ru электрон почта адресына кабул ителә.
Россия Сәнәгать министрлыгының конкурс уздыру турында боерыгы
28 марттан 30 мартка кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә, автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, дүртенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supportedbyAutomechanika 2018 халыкара форумы узачак.
Быел Форум экспозициясендә Россия, Төркия һәм Кытайдан әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрдән, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен запас өлешләр, автокомпонентлар, җайланмалар җитештерүчеләрдән һәм җиткерүчеләрдән эшләр куелган, алар яңа әйберләрне һәм иң яхшы продуктларны күрсәтәчәк.
Автокомпонентлардан гайре күргәзмәдә Россиядәге иң эре автоҗитештерүчеләрдән һәм дилерлардан йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар да булачак.
TIAF supportedbyAutomechanika 2018 форумының күргәзмә экспозицияләре кысаларында икенче ел рәттән Кытай җитештерүчеләренең автомобиль компонентлары буенча милли экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Кытайдан 80 компания тормоз камералары һәм дисклар, фильтрлар, кондиционерлар, радиаторлар, тизлек күчерү тартмалары һәм аларга запас өлешләр, пыяла чистарту җайланмалары, кабызу кәтүкләре һәм күп кенә башка нәрсәләрне күрсәтәчәк. Биредә шәхси сәүдә маркалары ассортиментын киңәйтү өчен турыдан-туры, бернинди арадашчыларсыз һәм өченче затлардан башка яңа мөмкинлекләр табу, Кытайдан җиткерүчеләр белән эшләү буенча консультацияләр алу мөмкин булачак.
28 һәм 29 март көннәрендә җитәкчеләр, автосервислар һәм автокибетләр сатып алу буенча белгечләр өчен махсус рәвештә күргәзмәдә Кытай компанияләреннән вәкилләр белән автокомпонентларны турыдан-туры сатып алу максатында аерым очрашулар оештырылачак. Әлеге очрашуларда катнашу – түләүсез, ләкин алдан теркәлүне таләп итә: https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/679500/
Күргәзмәне карау өчен чакыру билетын түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/manage/631577/
Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә Россия оешмаларының комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында, әлеге оешмаларга гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча оешмаларны конкурс нигезендә айлап алу турында игълан итә.
Документлар 2018 елның 20 мартыннан 18 апреленә кадәр кабул ителә.
Консультация мәсьәләләре буенча Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаментына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җаваплы хезмәткәрләр: Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru; Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, E-mail: sobolevskiy@minprom.gov.ru. Мәсьәләләр буенча электрон почтага мөрәҗәгать итү кулайрак.
Кушымта
Бүген, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән, "Казан ш. Киров районы Заречье" балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасында балаларның техник иҗатын үстерү буенча чираттагы республика киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов рәислегендә министрлыклардан һәм ведомстволардан, мәнфәгатьле сәнәгать предприятиеләреннән, техник иҗат буенча база һәм терәк мәйданнарыннан вәкилләр катнашты. Киңәшмә кысаларында балаларның техник иҗат күргәзмәсе булды, "Optima" сәнәгый робот техникасы буенча мастер-класс һәм авиамоделизм буенча ярышлар уздырылды.
Таныштыру өлешеннән соң семинар-киңәшмә булды, аның кысаларында сәнәгать тармаклары өчен кадрлар потенциалы булдыру аспектларының берсе буларак, техник иҗатка булышлык күрсәтү, аны популярлаштыру һәм үстерү буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр эшләнде.
21 март көнне КНИТУ-КАИның Яңа Технологияләрнең Алман-Россия Институты (ГРИНТ) бинасында Keysight Technologies (АКШ) компаниясе белән берлектә "КАИ-Keysight" автоматлаштырылган рәвештә проектлау системалары лабораториясен ачу тантанасы булды.
Әлеге тантанада сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук Keysight Technologies компаниясе вәкилләре катнашты.
Keysight Technologies компаниясе бөтен дөнья буйлап югары технологияләре компанияләрдә кулланыла торган контроль-үлчәм алу җайланмаларын, автоматлаштырылган рәвештә проектлау системаларын җитештерү буенча дөньякүләм танылган лидерларның берсе булып тора.
Лабораторияләрне тәэмин итү өчен Keysight Technologies компаниясе 52 урынга исәпләнгән тулы-функциональ САПР Keysight EEsof пакеты лицензияләрен тәкъдим итә, анда SystemVue, ADS, Genesys, EMPro, IC-CAP кебек танылган системалар да бар.
САПР Keysight EEsof радиоэлектрон, инфокоммуникацион аппаратура эшләү буенча үтәли цикл тәэмин итә – концепция төзү, система дәрәҗәсендәге вазыйфаларны эшләтү (SystemVue), ВЧ һәм СВЧ компонентлары һәм җайланмалары, югары тизлекле санлаштырылган модульләр (ADS) эшләү, басма платалар һәм конструкцияләр (Genesys) эшләү, күләмле модельләштерү эшләре уздыру, уникаль 3Д электромагнит һәм температура анализы ясау.
"КАИ-Keysight" лабораториясе базасында студентларны бакалавриатның, специалитетның, магистратураның барлык профильле юнәлешләре буенча әзерләү, югары технологияле предприятиеләр – КНИТУ-КАИның стратегик партнерлары өчен белгечләрне яңадан укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү курслары оештыру, фәнни тикшеренүләр һәм эшләр уздыру планлаштырыла. Боларның барысы да формалашып килүче санлаштырылган икътисад өчен киләчәк системаларын эшләүдә иң заманча, куәтле коралларга ия булган белгечләрне әзерләү буенча база тәэмин итүдә зур ярдәм булып тора.
Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә Россия оешмаларының комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында, әлеге оешмаларга гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча оешмаларны сайлап алуны тәэмин итү максатларында Технологик юнәлешләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыю вакытын озынайта.
Тәкъдимнәрне җыю 2018 елның 01 апреленә кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырылачак, түбәндәге адрес буенча: https://gisp.gov.ru/cabinet/org/request/tn/?add=1&year=2018 (системадан яңа файдаланучыларга теркәлү узарга кирәк).
Белешмә өчен мәгълүмат: ksenofontov@minprom.gov.ru; sobolevskiy@minprom.gov.ru
Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05;
Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69;
Мәсьәләләр буенча электрон почтага мөрәҗәгать итү кулайрак.
2018 елның 01 апреленнән соң килгән тәкъдимнәр каралмаячак.
"Татнефть" компаниясенең Норматив-тикшеренү эшләре үзәге "Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы" Россиякүләм конкурсында җиңүче булды һәм "Иң яхшы инновацияле предприятие" һәм "Иң яхшы фәнни-тикшеренү предприятиесе" номинацияләрендә дипломга лаек булды.
Дипломнар "Инновацияләр һәм үсеш" Халыкара Форумы тарафыннан оештырылган XLVIII фәнни конференция кысаларында тапшырылды.
"Инновацияләр һәм үсеш" форумы инновацияләр һәм иҗтимагый эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге үсеш мәсьәләләрендә халыкара фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлекне җәелдерү; Россия икътисадындагы төрле тармакларда технологияләрне һәм фәнсыешлы продукцияне эчке һәм тышкы базарларга чыгару һ.б. максатларда уздырыла.