ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

31 майдан 4 июньгә кадәр Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Ритейл Базары Экспертларының Россия Ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Ритейл атнасы» VII Халыкара бизнес һәм хакимият форумы уза.

«Ритейл атнасы» – мөһим тармак чарасы булып тора, анда ваклап сату сәүдәсен үстерү трендлары, заманча ритейл базарын формалаштыруга дәүләт алымнары билгеләнә, тармак проблемалары күтәрелә.

Ел саен форум эшендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм Татарстан Алкоголь Ассоциациясе вәкилләре составындагы Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Оештыручылар 5 көнлек эш программасын планлаштырган, аңа пленар утырышлар, эксперт сессияләре, эшлекле конференцияләр, презентацияләр һәм түгәрәк өстәлләр керәчәк.

Форум кысаларында шулай ук ел саен уздырыла торган Retail Week Awards премиясен тапшыру тантанасы булачак, анда Россиядә ваклап сату өчен 25 артык номинациядә алдынгы чишелешләрне тәкъдим иткән иң нәтиҗәле компанияләрне билгеләп үтәчәкләр.

«Казанский ДСК» ҖЧҖ – Татарстан Республикасында күпкатлы эре панельле йортлар төзү өчен әзер йортлар җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе, ул 2019 елның июнендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты программасына кергән.

Шулай итеп, Федераль компетенцияләр үзәге катнашында, сынау проекты буларак, «Sommer циркуляция линиясендә тимер-бетон плитәләр җитештергәндә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасы гамәлгә ашырылган.

Программаны гамәлгә ашыруда беренче адым – комбинатта проектның эшче төркемен формалаштыру, ул Федераль компетенцияләр үзәге белгечләренең сизгер күзәтчелегендә сынау агымындагы процессларны оптимальләштергән.

Предприятие җитәкчеләре өчен оптимальләштерү процесслары белән бер үк вакытта максатларны композицияләү инструментларына укулар да уздырылган: барлык предприятиенең эшен конкрет өлешләргә таратканнар һәм һәр максатны аерым караганнар.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру процессына күчүне эшчәнлекнең сынау участогында агымдагы торыш карталарын эшләүдән башлаганнар: проблемаларны ачыклап, аларны билгеләгәннәр. Аннан соң аларны бетерү планы расланган һәм максатчан карталар төзелгән.

Ачыкланган төп проблемалар арасында, мәсәлән: җитештерү төеннәре арасында артык ераклык булуы, һәм нәтиҗә буларак, материалларның күчерелүенә бик күп вакыт китүе. Урыннарны үзгәртеп кору һәм цехларда радикаль үзгәртү нәтиҗәсендә, транспортлау юлы 237 метрга кыскартылган.

Тимер-бетон эшләнмә каркасларын эретеп ябыштыру участогында «генераль җыештыру» үткәрелгән: запас урнаштырылган 300 квадрат метрга якын урында, нәрсәнең кайда торырга тиешлеген билгеләп, тәртип урнаштырылган. Шулай итеп, производстводагы үзгәртеп корулар исәбенә логистика яхшырган һәм җитештерү күләме, участокка карап, 2-2,5 тапкырга арткан.

Тулаем алганда, предприятиедә кран һәм төягеч көткәндә эшсез утыру вакытын бетерүгә ирешкәннәр, нәтиҗәдә бер эш сменасында гына да 2 сәгатьтән артык вакыт бушаган. Заклад детальләрен яңадан җитештерү һәм ярымфабрикатларны кирәгеннән артык эшкәртү (моның өчен бер сменага 4 сәгать китә торган булган) бетерелгән.

Эшнең әлеге участогында кирәгеннән артык хәрәкәт ясамас өчен, әзер продукцияне бер урыннан икенче урынга күчерү эше оптимальләштерелгән.

Шулай ук предприятиедә участок эшчеләре хезмәтенә түләү системасын да яңадан караганнар, эшче персоналга физик йөкләнешне киметкәннәр (хәзер авыр материалларны берничә дистә метрга күчереп ташырга туры килмәячәк). Эш урыннарында тәртип урнаштырылган, шуның аркасында эретеп ябыштыручыларның эш урыннары эргономикасын яхшыртып кына калмыйча, хезмәт шартларын да күбрәк иминиләштерүгә ирешкәннәр.

Башкарылган барлык эшләр детальләр әзерләү вакытын киметкән, тимер-бетон плитәләрне өч тапкырга тизрәк эшли башлаганнар (9 көн түгел, 3 көн эчендә), тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү агымында төгәлләнмәгән эш күләме 10 тапкырга (543 данәдән 52 кадәр) кимегән. Бер кеше тәүлегенә 131 түгел, ә 183 деталь эшләп чыгара башлаган. Нәтиҗәдә, комбинатта тәүлегенә 65 урынына 107 тимер-бетон плитә җитештерелә башлаган.

«Караван» балалар киностудиясе һәм Казан органик синтез заводы «Балалар заводны төшерә» уртак белем бирү проектына йомгак ясаган. Проект кысаларында тәрбияләнүчеләр өчен студиядә видеороликлар ясау буенча мастер-класслар сериясе уздырылган. Соңыннан балалар Казан органик синтез заводы мәйданчыгында үз сценариесе буенча социаль фильм төшерә алган.

«Караван» балалар киностудиясенә Казанда 7 ел элек «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенең ике тәрбиячесе шушы приютта тәрбияләнүчеләр өчен түгәрәк буларак нигез салган булган. Акрынлап анда 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге башка балалар да йөри башлаган.

«Караван»га нигез салучы Лилия Гыйбадуллина һәм Людмила Садилованың һөнәри белеме юк һәм әлегә кадәр студияне җәмәгать башлангычларында гына үстерәләр. Шуңа да карамастан, «Караван»да тәрбияләнүче балаларның бүләкләр җыентыгында – 9 гран-при һәм төрле халыкара һәм Бөтенроссия кинофестивальләрендә һәм конкурсларында яуланган 60тан артык җиңү. Балаларның хезмәтләре Франция, Латвия һәм Беларусиядә җиңү яулаган.

«Балалар заводны төшерә» белем бирү проекты 2021 елның мартында «Караван» киностудиясендә тәрбияләнүчеләрне Казан органик синтез заводы белән таныштырудан башланган. Казанның яшь режиссерларына пиролиз мичләрен һәм этилен заводының оператор цехын, продукцияне фасовкалау цехын, шулай ук өч кат җиңсәле FFS-пленкасын җитештерүне күрсәткәннәр. Балалар Казан органик синтез заводы тарихын һәм химия эшчәнлеге үзенчәлекләрен өйрәнгән, сәнәгатьнең социаль аспектларына һәм аңа бәйле экологик проблемаларга төшенгәннәр.

Эш башлаучы кино һәм видеорежиссерларның икенче этабында проектның партнеры – Kingof Media видеопродакшен студиясе сценарий эше, продюссерлык, режиссура, камера һәм ут белән эшләү, монтаж буенча мастер-класслар сериясен уздырган.

Өченче этапта Химиклар көненә Казан органик синтез заводыннан сценарийлар конкурсы уздырылган. Гомумән алганда, балалар 9 конкурс эше тәкъдим иткән. Игезәк кызлар Алисә һәм Луиза Зәбироваларның «Яблони» сценариесе җиңүче дип танылган.

Казан органик синтез заводы «Игелекле эшләр көне» фондының «Һөнәр белән танышу» проектына теләктәшлек күрсәткән. Ел саен Казан органик синтез заводы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнаша. Шулай ук предприятие Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләренә, «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә, «Факел» яшүсмерләр клубына, «Апрель» балаларны тернәкләндерү үзәгенә, ТРның Анжела Вавилова исемендәге Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фондына һәм башка иҗтимагый оешмаларга шефлык ярдәме күрсәтә.

2021 елның 31 маенда Ташкентта Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан милли университеты (НУУз) җитәкчелеге Казан (Идел буе) федераль университеты делегациясе белән сөйләшүләр уздырды.

Татарстан делегациясеннән Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле А.А.Әхтәриев, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институты директоры Н.Г. Баһаветдинова, директор урынбасары О.В.Полякова катнашты. Үзбәкстан ягыннан сөйләшүләрдә М.Улугбек исемендәге НУУз ректоры И.У.Маджидов, халыкара элемтәләр буенча проректор Р.Х.Ширинова, география һәм табигый ресурслар факультеты деканы Ш.М.Шәрипов катнашты.

Яклар әйдәп баручы ике югары уку йортының, бигрәк тә ике диплом программасы буенча НУУзның бакалаврлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итүенең югары дәрәҗәдә булуын канәгатьләнлек хисе белән билгеләп үттеләр. Татарстан ягы бакалаврлар өчен ике диплом программасын картография һәм психология белгечлекләре буенча гына түгел, финанс һәм икътисад белгечлекләре буенча да киңәйтергә тәкъдим итте.

Казан (Идел буе) федераль университеты PhD магистрларын, аспирантларын һәм докторларын әзерләүдә ярдәм итәргә әзер. Үзбәкстан ягы финанс аналитикасы, бизнес-информатика, киберкуркынычсызлык һәм гамәли математика магистрантлары әзерләүдә кызыксынуын белдерде. Әйдәп баручы кафедралар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру, академик мобильлекне үстерү, студентлар һәм яшьләр программалары өлкәсендә паритет шартларда хезмәттәшлекне җайга салу, төрле фестивальләр һәм спорт ярышлары уздыру буенча тәкъдимнәр дә яңгырады.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә булдылар.

Бүген Татарстанда Aurus автомобильләрен серияләп җыю буенча җитештерү мәйданчыгында эретеп ябыштыру һәм буяу цехларында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм башка рәсми затлар булды.

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә (ТР Алабуга муниципаль районы) Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

2021 елның 24 маеннан 25 маена кадәр Ташкентта Ташкент химия-технология институтының «Неорганика» факультеты мәйданчыгында Казан милли тикшеренү технологик университетының (КНИТУ-КХТИ) «Зур химиянең киләчәге» VIII Халыкара олимпиадасының 2 туры узган, анда Үзбәкстан Республикасыннан 200 якын абитуриент, шул исәптән Россиядәге ватандашлар да катнашкан. Татарстан Республикасын Казан милли тикшеренү технологик университетының Өзлексез белем бирүне үстерү институтыннан Югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Е.А. Шишкова һәм мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү бүлеге җитәкчесе Э.С.Арсланова канашкан.


28
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2021 елның 17 маеннан 26 маена кадәр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сыек май һәм ак шикәр җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 30 апрелендәге 298 номерлы карары белән расланган Оешмаларны ваклап сату оешмалары исемлегенә кертү тәртибенең 3 пункты нигезендә, ваклап сатуга караган оешмалар исемлегенә кертү өчен хуҗалык итүче субъектларны сайлап алу уздырылды.

Ваклап сату оешмалары исемлегенә кертелгән оешмаларны сайлап алу нәтиҗәләре белән әлеге сылтама буенча тулырак танышырга мөмкин.

Россия Сәнәгать министрлыгының 2021 елның 19 маендагы 1831 номерлы боерыгы белән сәнәгать өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү эше оештырылган.

Төбәк башкарма хакимият органнарының сәнәгатьтәге эшенә бәя бирү субъектларны сәнәгать үсешен стимуллаштыруга күбрәк җәлеп итәргә, ә төбәкләргә – үсеш нокталарын билгеләргә, дәүләт ярдәме чараларын актив кулланырга һәм сәнәгать потенциалын үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча үткәрелә торган төбәк сәясәтенең көчле һәм йомшак якларын җентекләп анализларга мөмкинлек бирәчәк.

Нәтиҗәлелекне бәяләү 4 блок буенча үткәрелә: төбәкнең икътисадый үсеше, аның норматив хокукый базасы һәм төбәктәге ярдәм чаралары, эшлекле активлык, шулай ук Сәнәгатьне үстерү фондының Россия Сәнәгать министрлыгы белән үзара багланышлары.

Моннан тыш, бәяләү нәтиҗәләре, алга таба трансляцияләп һәм тәҗрибә алмашып, төбәктәге сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләрен дә ачыклый алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International