Татарстан белән Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча Ниятләр турындагы килешүгә кул куелды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча Ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш Европа Maersk җитәкчесе Жолт Катона кул куйды.

Имзалау Рөстәм Миңнехановның Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе генераль директоры Жолт Катона белән очрашуы кысаларында узды.

Хезмәттәшлек республиканың транспорт инфраструктурасына инвестицияләр кертүне, Татарстан белән Россиянең эре портлары арасында даими контейнерлар маршрутларын булдыруны, Татарстан предприятиеләрен халыкара йөк ташулар заказлары һәм һәм аларны оештыру буенча Maersk глобаль цифрлы платформаларына тоташтыруны күздә тота.

Maersk планында – даими контейнерлар маршрутларын эшләтеп җибәрү. Зур икътисадый потенциалы булу һәм географик яктан уңайлы урнашуы нәтиҗәсендә Татарстан Урта Идел буенда халыкара контейнерлар логистикасын оештыру өчен мөһим үзәк булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International