Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы РФ субъектлары идарәче командаларын әзерләү өчен «Инфраструктураны үстерү алдынгылары» методик программасын башлап җибәрә

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның июлендә Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Инфраструктураны үстерү алдынгылары» методик программасы старт ала. Программаның максаты – индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары белән идарә итү, аларны үстерү мәсьәләләре буенча төбәкләрдә профессиональ идарә итү командаларын формалаштыру. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә 331 индустриаль парк һәм сәнәгать технопаркы эшли һәм төзелә, аларда эшчәнлек биналарының гомуми мәйданы 13 млн.квадрат метрдан артып китә. Болар белән берлектә, Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитештерү мәйданчыкларын урнаштыруда төбәкләрдә пропорция сакланмау күренешләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтә. 

Программаның төп модуле Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы буенча Россия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе, Россия Индустриаль парклар ассоциациясе катнашында эшләнгән. 

Программада катнашучыларга иң нәтиҗәле сәнәгать мәйданчыклары җитәкчеләре белән лекция һәм практик дәресләр, уңышлы эшләүче паркларның эшчәнлеге белән танышу өчен төбәкләргә күчмә сессияләр, шулай ук сәнәгать инфраструктурасын үстерү чишелешләрен эшләүдә өзлексез эксперт ярдәме тәкъдим ителәчәк. Программа нәтиҗәләре буенча, шулай ук, үз төбәге территориясендә индустриаль парк, сәнәгать технопаркы оештыру буенча да, һәр идарә командасының шәхси проектларын тикшерү һәм яклау күздә тотыла.

Методик программаның тулырак тасвирламасын сылтама буенча карарга мөмкин, «Инфраструктураны үстерү алдынгылары» баннерына басыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International