ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Дүшәмбе көнне IT-паркта Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «КАМАЗ» оештырган «PROFдвижение-2021» яшьләр профориентация форумы ачылды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җимеш-яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачты.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә трамвай һәм троллейбус линияләрен, контакт челтәрләрен реконструкцияләү/төзү, хәрәкәт составын яңарту мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.

«Алабуга» базальт технологияләре үзәге» ҖЧҖ  «Комплектлау әйберләре» программасы буенча Сәнәгатьне үстерү фондыннан 499 млн. сумлык займ алган, предприятие елына 5,3 мең тонна продукция егәрлеге белән өзлексез базальт җепселләре җитештерү буенча яңа завод эшләтеп җибәрәчәк.

Базальт җепселләре – югары нәтиҗәле һәм экологик чиста изоляция материалы. Продукция төзелеш материалларын (асфальт, бетон) җитештерүдә, композицион полимер материаллар, уттан саклый торган киемнәр, янгынга каршы кушмалар, фильтр ясау өчен беренчел чимал сыйфатында, шулай ук торбаларны арматура белән ныгытканда һәм кабельләрне саклаганда кулланыла.

Сәнәгатьне үстерү фондының Эксперт советы (ВЭБ.РФ төркеме) Санкт-Петербург, Мәскәү, Свердловск һәм Орел өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында, Башкортостан Республикасында һәм Красноярск краенда проектларны гамәлгә ашыру өчен җиде займ хуплаган. Фондтан алынган займнар суммасы 1,88 млрд. сумнан артып китәчәк, ә проектларны гамәлгә ашыруның гомуми бюджеты — 4,5 млрд. сум.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Сәүдә хезмәткәре көненә багышланган «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ чарасында катнашты. Чарада шулай ук «Эдельвейс Групп» АҖ генераль директоры Рамил Гайнетдинов, «Эдельвейс» ТК» АҖ генераль директоры Әмир Хәйруллин, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Фәизов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Руслан Зәбиров катнашты.

POZIS (Россия Машина төзүчеләр союзына керә) Казан милли тикшеренү технология университеты белән берлектә партнерлык хезмәттәшлегенең берничә перспектив юнәлешен билгеләде. Төп мәсьәләләр буенча фикер алышу КНИТУ ректоры Юрий Казаков белән ПОЗиС компаниясе базасында эшлекле очрашу барышында узды.


30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов быелның беренче яртыеллыгында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

2021 елда Төбәк компетенцияләр үзәге Россиядә беренче булып «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО сертификациясен узган һәм 2 квартал нәтиҗәләре буенча Россиянең төбәк компетенцияләр үзәкләре рейтингында өченче урынны биләп тора. Предприятиеләрнең Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары эшеннән канәгать калу дәрәҗәсе – 92%. Шулай ук төбәк «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы кысаларында тиешле номинациядә бүләк алып, илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча иң актив төбәк исемен дә яулаган.

Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында машина төзелеше, транспорт хезмәте, химия һәм азык-төлек сәнәгате, металлургия, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка тармаклардан 123 республика предприятиесе катнаша. Сакчыл технологияләр куллану инструментларына илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 1 839 хезмәткәре укып чыккан. Катнашучы предприятиеләрдә 58 агым-үрнәк булдырылган, шуларның 37се – ТКҮ белгечләре ярдәмендә, 21се консультантлар ярдәмендә гамәлгә ашырылган. 2024 елга «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ел саен 5%ка арттырып, 250 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кергәндә, предприятиеләр түләүсез нигездә эксперт ярдәме ала, Процесслар фабрикасында сакчыл җитештерүгә өйрәнү, «Экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча яңа базарларга чыгарга өйрәнү мөмкинлеге һәм ярдәм ала,  Сәнәгатьне үстерү фондының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча елына 1% белән 300 млн.сумга кадәр ташламалы заем алу мөмкинлегенә ия була һ.б. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашырудан барлык катнашучылар алган гомуми икътисадый нәтиҗә миллиард ярымнан артып китә.

Процесслар фабрикасы өйрәтә торган җитештерү мәйданчыгыннан гыйбарәт, анда катнашучылар реаль җитештерү процессында сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен ала, шулай ук җитештерүнең операцияләргә һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавын аңлый. Бүгенге көндә Процесслар фабрикасында 700 артык кеше белем алган.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге (MIB) делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Буркин-Фасоның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Антуан Сомда белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды. 

Әңгәмә барышында Герман Лернер чит ил делегациясен Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы, икътисадның реаль секторына технологияләр кертү өчен төбәктә кулланыла торган инструментлар белән җентекләп таныштырды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар республика арасында сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә кооперациянең перспектив формалары һәм ысуллары турында фикер алышты, мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мөмкинлекләрен бәяләде һәм үзара файдалы хезмәттәшлек вариантларын эшләү турында карар кабул итте. Татарстан Республикасы Буркин-Фасо белән берничә өлкә буенча эшләргә, шул исәптән гуманитар, социаль һәм сәүдә-икътисадый үсеш инициативалары буенча фикер алышырга әзер.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев Гвиния Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Маджу Каке белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды. 

Яклар республикалар арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Автомобиль төзелеше, гражданнар авиациясе, нефть-газ җиһазлары җитештерү өлкәсендәге проектларны да кертеп, сәнәгать кооперациясенең перспектив юнәлешләренә аерым игътибар бирелде.

Очрашу барышында Марат Миңнебаев кыскача Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тәкъдир итте, шулай ук республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының алдынгы предприятиеләрен һәм алар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эре инвестиция проектларын күрсәтте.

Очрашу ахырында ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International