ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Ратушасында тантаналы чара узды, аның кысаларында 2021 елгы «Глобаль энергия» премиясе лауреатлары игълан ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев, шулай ук Марта Бониферт (Венгрия) премиясен бирү буенча халыкара комитет әгъзалары Дмитрий Бессарабов (Көньяк Африка Республикасы) катнашты.

«Глобаль энергия» халыкара энергетика премиясе энергетика өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр һәм фәнни-техник эшләнмәләр өчен бирелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – нефть химиясе төбәге. Шул ук вакытта республика яңартыла торган энергия чыганакларын үстерүгә зур игътибар бирә. «Ике юнәлеш тә безнең өчен кызыклы һәм без аларны параллель рәвештә алып барачакбыз. Елдан-ел углеводородлы җир асты байлыкларының саны кими. Шуңа күрә яңартыла торган энергетика, яңартыла торган ресурслар активрак кулланылачак», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Традицион булмаган энергетика»   номинациясендә җиңүчене игълан итте. Ул – Россия галиме Сөләйман Аллахвердиев. Бүләк альтернатив энергетика үсешенә, ясалма фотосинтез системаларын проектлау өлкәсендә фәнни казанышларга, биоэнергетика һәм водород энергетикасы өлкәсендә фәнни эшләр циклына күренекле өлеш керткән өчен бирелде.

«Традицион энергетика» номинациясендә шулай ук Россия вәкиле – Зинфер Исмәгыйлев җиңүче булды. АКШ галиме И Цуй «Энергияне алуның яңа ысуллары» номинациясендә сайланды.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы 13-15 октябрьдә Мәскәүдә Россия энергетика атнасы кысаларында узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин  коронавирус белән йогышланган пациентлар өчен кислород концентраторларын сатып алу һәм төбәкләргә китерү өчен 651 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйган.

Вице-премьерлар белән киңәшмәдә Мишустин кислород запасын тиешле дәрәҗәдә саклап калу мөһимлеген ассызыклаган.

Концентраторлар хастаханәләрне сулыш ала алмаган авыруларны дәвалау өчен кислород белән тәэмин итә, дип хәбәр ителә.

Акча мондый җиһазларга мохтаҗ булган 20 төбәккә җибәреләчәк, алар арасында: Алтай крае, Амур, Архангельск Иркутск, Киров, Курган һәм Орел өлкәләре, Төньяк Осетия һәм Хакасия, Байкал аръягы, Калмыкия, Коми һәм Дагыстан. Һәр төбәк уртача 32,5 миллион сум акча алачак, бу акчалар җиһазлар сатып алу, аларны китертү һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкаруга җитәчәк.

Россия галимнәре гадолинийның пластик һәм җир өстендә сирәк очрый торган металлына нигезләнгән гибрид материал эшләп чыгарган. Алынган материал үзе радиоактив фонга ия түгел, ләкин шул ук вакытта чит нурланышны теркәп, «йота» ала. Аның бу уникаль үзлекләре материянең тикшереп булмый торган өлешен ачыклау өчен детектор тышчаларын әзерләү мөмкинлеген бирә. Эш нәтиҗәләре Materials журналында басылып чыккан. Материал материянең DarkSide 20K өлешен ачыклау буенча эксперимент өчен билгеләнгән, аны 2025-2026 елларда Италиядә башлап җибәрергә планлаштыралар.

Галимнәргә планета, йолдызлар, галактика, йолдызара газ хасил иткән мәгълүм барлык матдәләр, төрле бәяләүләр буенча, Галәмнең 5-15 процентын тәшкил итә. Калганнары – электромагнит дулкыннары белән берничек тә бәйләнешкә керми торган, «тотып-карап булмый торган» караңгы материя, димәк, гамәлдәге приборларның күпчелеге өчен дә сер булып кала. Ләкин ул гравитация бәйләнешләрендә катнаша, шуңа күрә галимнәр, ул, һичшиксез, бардыр, дип ышана. Чөнки кайбер галактикаларның гадәти булмаган торышын, ерактагы йолдызлардан килгән яктылыкның үзгәрүен һәм күп кенә башка астрономик күзәтүләрне аңлатуы катлаулы булыр иде.

Әлегә галимнәр нинди дә булса сигналлар аша, хәтта ялгыш кына да, караңгы материянең бер генә кисәкчәсен дә төгәл итеп теркәтә алмаган. Шуңа да карамастан, алар яңадан-яңа тәҗрибәләр башлап җибәрә, аларда мондый кисәкчәләрнең гадәти матдә атомнары белән үзара бәйләнешен билгеләргә планлаштыра.

Шундый экспериментларның берсе – DarkSide – Италиянең Ассерджи каласында Сассо Илкүләм лабораториясендә гамәлгә ашырыла. Биредә тикшеренүчеләр инертлы газ белән тутырылган зур камералар аша караңгы материя кисәкчәләрен эләктерергә омтыла. Галимнәр фикеренчә, караңгы энергиянең бер өлеше, мондый тозак аша үтеп, аргон атомнары белән бәрелешергә һәм характерлы сигналлар рәвешендә үз урынын ачыклап, аларга таркалырга мөмкин.

Бөтен җиргә үтеп керә торган космос нурланышы кебек кара энергиягә бәйле булмаган сигналларны булдырмас өчен, камералар бик тирәнгә җир астына яшерелгән. Ләкин башка проблема да бар – уран яки детектор материалына кушылма рәвешендә кергән башка радиоактив элементлар бүленгәндә аерылып чыга торган югары энергетик нейтроннар детекторы эләгә.

Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты, Мәскәү дәүләт университетының Атом-төш физикасы буенча фәнни-тикшеренү институты, Атом-төш тикшеренүләренең берләштерелгән институты һәм Белгород дәүләт илкүләм тикшеренү университеты галимнәре детектор тышчасы өчен пластик – органик пыяла буларак таныш полиметилметакрилат нигезендәге гибрид материалын тәкъдим иткәннәр. Ул арзанлы һәм фон дәрәҗәсе түбән булган материал, анда, өстәвенә, бик күп күләмдә водород та бар, аның атомнары читтәге фон нейтроннарын эләктерергә ярдәм итә. Гибрид материалының башка өлеше – җирдә сирәк очрый торган гадолиний металлы. Ул җылылык нейтроннарын башка радиоактив булмаган элементларга караганда яхшырак эләктерә. Гадолинийның үзлеген, мисал өчен, МРТ-тикшеренүләрен уздырганда актив кулланалар, аннан радиоактив калдыкларны күмү өчен контейнерлар ясыйлар һ.б.

Тикшеренүчеләр яңа материалның тәҗрибә исәбен ачыклаган һәм караңгы материя детекторы корпусын әзерләү өчен андагы ешлыкларның җитәрлек булуы ачыклаган.

Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты, Россия Фәннәр академиясенең Химик физика проблемалары институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Физик химия һәм электр химиясе институты химиклары нейтральләштерелгән батарейка – ике сыекча, мисал өчен, яраксызланган кислота агынтысы һәм химик җитештерү селтесенең рН аермасы хисабына электр энергиясе генерацияләргә сәләтле җайланма уйлап чыгарган. Тикшерү нәтиҗәләре ChemSusChem журналында басылып чыккан.

Электролитлар дип аталган ике сыекчаның рН күрсәткечләре аермасы хисабыннан энергия килеп чыга торган нейтральләштерелгән батарейка концепциясе 1970 елларда барлыкка килгән, ләкин разряд алганда батарейкалар зур егәрлек бирмәве һәм шактый күләмдә энергия саклый алмавы аркасында җитәрлек дәрәҗәдә үсеш ала алмаган. Әмма аларның бер өстенлеге бар — электролитларның бәясе түбән, ә химик җитештерү калдыкларын һәм хәтта диңгез суын да шулар сыйфатында кулланып була.

Нейтральләштерелгән батарейка эшенең принцибы рН аерыла торган ике сыекча батарейка эченә төрле сыешлыклар аша кертелә. Физик яктан бер-берсенә катышмыйлар, ләкин электр-химик реакциягә керәләр, аларның продуктлары бер сыешлыктан икенчесенә күчә. Матдәләрнең шундый үзенчәлекле әйләнеше аркасында энергия бүленеп чыга яки, киресенчә, энергия туплана.

Тикшеренүчеләр сыекландырылган HCl һәм NaOH эретмәләрендә нейтральләштерелгән батарейка конструкциясен эшләгән. Төп идеясе водород электродларын файдаланудан гыйбарәт. Нәтиҗәдә, ике сыешлыкта да водород катнашында реакция күзәтелә, һәм нейтральләштерүнең суммар энергиясе нәкъ менә шулардан килеп чыга.

Бу системада водород агымы боҗралап хәрәкәт итә – заряд вакытында ул сул якта катодта аерылып чыга һәм уң якта анодта кулланыла. Электроннар агымы да нәкъ шул рәвешле боҗралап йөри — алар, киресенчә, уң яктан анодта бүленеп чыга, тышкы чылбырга үтеп керә, анда файдалы эш башкара, ә соңыннан, H+ торгызу реакциясендә катнашу өчен, катодка килә. Ниһаять, батарейканың урта өлешендә урнашкан өченче өлешенә кислота белән селте таркалганда барлыкка килгән  Na+ һәм Cl- ионнары килә. Анда алар нейтральләштерү реакциясендә булырга тиешле NaCl тозына берләшә. Шул ук вакытта бу агымнарның барысын да кире якка җибәрергә мөмкин, ул чакта батарейка таркалмаячак, ә заряд алачак.

Авторлар мондый җайланмага яңа заряд бирүнең принципиаль мөмкин булуын раслаган, ә аның чагыштырма егәрлеге 6 мВт/см2 булган, бу – нейтральләштерелгән батарейкалар арасында иң зур күрсәткечләрнең берсе.

Россиянең «Кронштадт» компаниясе һавадан торып старт ала торган, очкычка киреп әйләнеп кайтырга сәләтле пилотсыз очу аппаратлары эшли.

«Молния» дроннары системасы турында сүз бара. Шул ук вакытта, агентлыкның әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, аның составына кергән пилотсыз очкычларның бөтен төрен дә кире очкычка кайтарып булмаячак.

«Шунысын аңларга кирәк, «Молния» составына караган аппаратлар берничә версиядә ясала ала — разведка, бәрү һәм радиоэлектрон көрәш дроннары булырга мөмкин. Разведка аппаратларын һәм пилотсыз РЭБ аппаратларын кайтару күздә тотыла, ә бәрә торганнарын – юк, чөнки аларны кире кайтаруы бик куркыныч, хәтта нинди дә булса максатларга тотылмасалар да», – дип аңлаткан Богатиков.

«Кронштадт»та дрон йөртүче база самолетларының берсе буларак, авыр Ил-76 хәрби-транспорт очкычы карала.

Россиянең коронавируска каршы бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы («Спутник V» вакцинасының беренче компоненты) Парагвайда халыкны вакцинацияләү барышында куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелек буенча 93,5% дәрәҗәсендә югары күрсәткечләр күрсәткән, дип хәбәр итә Россиянең туры инвестицияләр фонды (РФПИ).

«Россиянең туры инвестицияләр фонды (РФПИ, Россия Федерациясенең суверен фонды) Парагвай Сәламәтлек саклау министрлыгының халыкны вакцинацияләү барышында «Спутник Лайт» вакцинасының («Спутник V» вакцинасының беренче компоненты) куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелек буенча 93,5% дәрәҗәсендә югары күрсәткечләр күрсәтүе турындагы мәгълүматларын җиткерә», – диелә хәбәрдә.

Нәтиҗәлелекне исәпләү, фондта хәбәр итүләренчә, 2021 елның 30 июленә «Спутник Лайт» вакцинасын ясаткан 320 мең кеше белешмәләрен анализлау нигезендә гамәлгә ашырылган.

Парагвайда «Спутник Лайт» вакцинасын куллану статистикасы вакцинаның куркынычсызлыгы югары булуын күрсәтә, чөнки, РФПИ билгеләп үтелгәнчә, вакциналаштыру аркасында җитди хәтәр күренешләр теркәлмәгән, үлем очраклары, церебраль веноз тромбозы (CVT), Гийен-Барре синдромы, капиллярларның югары үтүчәнлек синдромы, миокардит яки перикардит очраклары теркәлмәгән.

«Бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасын куллану Парагвай хакимиятләренә халыкны вакциналаштыру вакытын кыскартырга һәм күмәк иммунитет формалаштыруны тизләтергә мөмкинлек бирә. Парагвай һәм башка илләрнең сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары «Спутник Лайт» вакцинасының югары куркынычсызлык күрсәткечләренә ия булуын һәм күп кенә ике компонентлы вакциналарга караганда да нәтиҗәлерәк эшләвен раслый», – дип шәрехләгән РФПИ җитәкчесе Кирилл Дмитриев.

«Спутник Лайт» вакцинасы хәзерге вакытта мөстәкыйль рәвештә генә кулланыла, шул ук вакытта башка җитештерүчеләрнең препаратлары белән катнаш куллануда да өйрәнелә. Вакциналарны беренче тапкыр катнаштырып карау алымы (беренче компонент буларак кешенең 26 нчы серотип аденовирусын һәм икенче компонент сыйфатында 5 нче серотип кулланып) коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы нигезендә гамәлгә ашырылган.

РФПИ, дөньяда беренчеләрдән булып, «Спутник V»нең беренче компонентын чит ил препаратлары белән комбинацияләү буенча уртак тикшеренүләр үткәрү инициативасы белән чыккан. Әзербәйҗанда «Спутник Лайт» вакцинасын һәм AstraZeneca компаниясе препаратын катнаштырып куллану буенча клиник тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләре көтелмәгән җитди күренешләрнең, шулай ук авырып китү очракларының булмавын күрсәткән.

Шул ук вакытта  Аргентинада  AstraZeneca, Sinopharm һәм Moderna компанияләренең коронавируска каршы препаратлар белән «Спутник Лайт»ны катнаштырып куллануның куркынычсызлыгын бәяләү өчен уртак тикшеренүләр гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәләр рецензияләнә торган медицина журналында басылып чыгачак.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе киңәшчесе Эркин Айдит белән очрашты.

Очрашу барышында икътисадый өлкәдә ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук сөйләшүләр барышында Кыргызстан ягы махсус икътисадый зона булдыру, Татарстан Республикасына продукция китертү максатында авыл хуҗалыгы продукциясе өчен логистика үзәкләре оештыру тәҗрибәсен үзләштерергә әзер булуларын белдерде.

Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Татарстан Кыргызстан партнерлары белән икътисадый һәм инвестиция элемтәләрен киңәйтү яклы. «Автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә кооперация зур кызыксыну уята. Мәдәният һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү өчен дә алшартлар бар», – диде ул.

2017 елда Татарстан Республикасы белән Кыргызстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фән һәм техника өлкәсендә һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Хәзерге вакытта Татарстан-Кыргызстан эш төркеме төзү карала һәм хезмәттәшлекне активлаштыру буенча юл картасы проекты эшләнә. Татарстан-Кыргызстан эшлекле төркеменә Татарстан Республикасының төрле оешмалары вәкилләре кергән.

Очрашу ахырында яклар үзара файдалы булган хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен алга этәрү буенча тыгыз багланышларны дәвам иттерүдә ике якта да мәнфәгать булуын белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер видеоконференцэлемтә режимында «KazakhExport» экспорт иминият компаниясе» АҖ идарәче директоры Куаныш Мукажанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев тә катнашты.

Очрашу барышында Казакъстан ягы экспортка дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Куаныш Мукажанов очрашуда катнашучыларны KazakhExport эшчәнлеге юнәлешләре, Казакъстан предприятиеләре экспортына ярдәм итү һәм аны үстерү инструментлары белән җентекләп таныштырды.

«КАМАЗ» бүлекчәләрендә хезмәткәрләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International