POZIS Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә медицина техникасын тәкъдим иткән

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы «ПОЗиС» компаниясе «Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан, анда ул күргәзмә экспозициясе кысаларында предприятие җитештерә торган суыткыч һәм махсус медицина техникасын тәкъдим иткән. Махсуслаштырылган POZIS  продукциясенең техник һәм эргономик мөмкинлекләре күрсәтелгән.

Чарада катнашучылар нурландыргыч-рециркуляторларны һәм түбән температуралы суыткычларны, шул исәптән кан һәм плазма, шулай ук вакциналарны саклау өчен суыткыч приборларын югары бәяләгән. Мондый җиһазларны бүген СОVID-19 каршы көрәш препаратларын транспортлаштырганда актив кулланалар.

«ПОЗиС» күргәзмә мәйданчыгын Россиянең, БДБ һәм ерак чит илләрнең йогышлы авырулар һәм эпидемиология өлкәсендә әйдәүче табиблары һәм галимнәре караган. Аерым алганда, POZIS экспозициясенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, РФА академигы, профессор Николай Брико зур кызыксыну белдергән.

«ПОЗиС» АҖ температура йогынтысына бәйле булган дару препаратларын, реагентларны, медикаментларны һәм вакциналарны транспорт белән күчерү һәм саклау, куркынычсызлык өчен җавап бирә торган, «Холодовая цепь» стандарты буенча тулы температура циклына җавап бирә торган махсус җиһазлар җитештерүне үзләштергән Россиядә беренче медицина техникасы җитештерүче завод булып тора.

Диверсификацияләү программасы кысаларында POZIS медицина техникасы һәм дезинфекцияләү җиһазлары җитештерү күләмен системалы рәвештә арттыра, чөнки алар коронавирус йогышы белән көрәштә үзләренең актуальлеген раслаган.  Бүген компания Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегенең теркәү таныклыклары булган 160 медицина эшләнмәләренең модификациясен җитештерә.

Конференция чикләрендә «ПОЗиС» АҖ белгечләре әйдәүче медицина оешмалары һәм институтлары җитәкчеләре белән берничә сөйләшү һәм очрашу уздырган.

Ел саен үткәрелә торган «Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты мәйданчыгында булган. Конференция программасы йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау өлкәсендә җәмәгатьчелекнең сәламәтлеге, эпидемиология, гигиена, микробиология, шәфкать туташлары эшенең төрле аспектларын үз эченә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International