Без ДИСП каталогында продукцияне анализлау һәм семантик эзләү өчен ясалма акыл нигезендә программа тәэминатын булдыру турында килешенгән. Цифрлы сервисны Иннополис университеты базасында Ясалма акыл өлкәсендә тикшеренү үзәге белгечләре Министрлык хезмәткәрләре белән берлектә эшләячәк.
«Хәзер Россия җитештерүчеләренең кирәкле сәнәгать продукциясен оператив рәвештә эзләүне тәэмин итә торган нәтиҗәле, чит ил аналогларын алмаштыра алачак чаралар булдыру мөһим», − дип шәрехләгән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Шпак.
Сервиста, продукция аналогларын сайлаудан тыш, интеллектуаль ярдәмче һәм дәүләт ярдәме функцияләрен гамәлгә ашыру, шулай ук корреспонденцияне анализлаганда һәм классификацияләгәндә машина белемен куллану планы да бар.
Хөкүмәт 1.0 форматында махсус инвестиция контрактлары (СПИК 1.0) механизмын куллану кысаларында инвесторларның мөмкинлекләрен киңәйтүне хуплаган.
СПИК 1.0 механизмы яңартылачак, ә инвесторлар гамәлдәге СПИК 0.1 үтәү вакытын 2 елга, ягъни максималь 12 елга кадәр озайту хокукын алачак.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән, Федераль законга кертелгән үзгәрешләр инвесторларга карата эшчәнлекне алып бару шартларын тотрыклыландыруга юнәлдерелгән, ә махсус контрактлар буенча мөмкин булган иң зур чорны озайту чит ил партнерлары ягыннан чикләнгән чараларга эләккән компанияләр эшчәнлегендә уңай чагылыш табачак.
ТР Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы мәйданчыгында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров урман сәнәгате тармагы вәкилләре белән очрашу уздырды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов та катнашты.
Төп тема – целлюлоза-кәгазь комплексы, агач эшкәртү, агач-плитә һәм мебель сәнәгате эшчәнлеге мәсьәләләре.
Очрашу кысаларында катнашучылар тармактагы агымдагы вәзгыятьне һәм килеп туган проблемаларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын карадылар. Чит илгә товар чыгару контрактларына инвестиция кредитларын түләү чорын арттыру, яңа проектларны субсидияләү һәм булганнарын тормышка ашыруда ярдәм итү турында фикер алышынды. Чит илгә товар чыгаручыларга логистик ярдәм күрсәтү мөһим тема булды: альтернатив логистик операторларны җәлеп итү хисабына контейнерлы ташуларны киңәйтү, вагоннар әйләнешен арттыру, чик буе территорияләрендә өстәмә автомобиль пунктлары ачу һәм продукцияне транспортлаштырган вакытта күчәргә булган йөкне арттыру. Якын арада, шулай ук, валюта курсы үзгәрү сәбәпле барлыкка килә торган табышка салым исәпләү буенча мораторий кертү турындагы тәкъдимнәр дә каралачак.
Шулай ук химия чималы – карбамид, метанол, меламин өчен Россия агач плитәләре җитештерүчеләре өчен эчке бәяләрне теркәү мәсьәләсе дә каралачак. Шул ук вакытта тышкы базарларда бу чималның бәясе үсәчәк, дип көтелә. Җиһаз сәнәгатенә ярдәм итүнең мөмкин булган чараларының берсе – җиһаз белән файдалануга тапшырыла торган әзер торак күләмен киңәйтү. Хәзерге вакытта бу инициатива Россия Төзелеш министрлыгы белән эшләнә.
Шулай ук ТР Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы агымдагы ел ахырына кадәр агач һәм аның кайбер эшләнмәләрен чит илгә чыгаруга карата тыю кертергә тәкъдим итте. Тыю исемлеккә кергән, шул исәптән АКШ һәм Европа берлеге илләренә дә кагылачак. Бу эчке базарның арзан чималга булган ихтыяҗларын тәэмин итәргә, шулай ук ил эчендә агач эшкәртү тирәнлеген алга таба арттыруга этәргеч ясарга мөмкинлек бирәчәк. Тыюга эләгә торган каен (кәгазь җитештерү өчен төп чимал) һәм ягулык йомычкасы Евросоюз өчен чиктән тыш дәрәҗәдә мөһим товарлар булып тора. Аерым алганда, бу материалларны Финляндиядә куллануның 10-15% өлеше Россия җитештерүчеләренә туры килә, димәк, аларны бер үк вакытта алыштырып булмаячак. Үз чиратында, Евросоюзның Россиядән әзер фанерага әзер булган демпингка каршы пошлиналары фонында фанер кряжын (фанера җитештерү өчен чимал) чит илгә чыгаруны тыю Европа җитештерүчеләренә Россия чималы хисабына үз предприятиеләренең куәтен арттырырга мөмкинлек бирмәячәк. Тиешле карар проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Хөкүмәткә кертелгән инде, аны якын арада раслау көтелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте субсидияләнгән проектлар буенча нәтиҗәләргә ирешү чорларын 12 айга кадәр озайту турында карар кабул итте. Әлеге карар йөкләмәләрне үтәү вакыты 2022 елның 23 февраленнән соң тәмамлана торган килешүләргә кагыла. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән чара аеруча чит дәүләтләр тарафыннан кертелгән чикләү чараларының йогынтысы зур булган Россия оешмаларына һәм шәхси эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Россия Федерациясенең «Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлелек сәләтен арттыру», «Авиация сәнәгатен үстерү», «Электрон һәм радиоэлектрон сәнәгатьне үстерү», «Шельф ятмаларын үзләштерү өчен суднолар төзелешен һәм техниканы үстерү», «Фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү» һәм «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программалары кысаларында дәүләт ярдәме алучы предприятиеләргә кагыла.
«Субсидияләнгән проектлар буенча таләп ителгән күрсәткечләргә ирешү чорларын күчерү – безнең компанияләр һәм шәхси эшкуарлар чит дәүләтләр тарафыннан моңарчы күрелмәгән дискриминация басымына тарыган бу хәлдә мантыйкый адым. Без аларга ярдәм итәргә һәм җитештерү тармагына булган йөкләнешне мөмкин кадәр киметергә, аның тотрыклылыгын саклап калырга әзер. Кертелгән кичектерү ярдәм чараларының берсе булып тора һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән имзаланган мең ярым килешүләргә кагылачак», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
Сезне Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 2022 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә узачак Леруа Мерлен компаниясе тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциядә катнашырга чакырабыз.
Идел буенда панельле йорт төзелеше буенча иң зур завод – «Казанский ДСК» – җыелма тимер-бетон әйберләр җитештерү цехын модернизацияләгән һәм продукция җитештерүне 30% арттырган. Яңартуга акча Сәнәгатьне үстерү фондыннан бирелгән.
Заманчалаштырылган формовка цехында тимер-бетон эшләнмәләре җитештерелә. Модульле магнит баганасының заманча технологияләрен куллану хисабына яңа төр эшләнмәләр: куыклы түшәм плитәләре, ригельләр, колонналар, күпер һәм состав субайлары, шулай ук 300, 350 һәм 400 мм кисемле һәм максималь озынлыгы 16 мм кадәр булган субай җитештерелә башлаган.
«Яңа технологияләрне заманчалаштыру һәм гамәлгә кертү нәтиҗәсендә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү куәте 30% – елына 130 мең кубометрга кадәр артты. Җитештерү цехын яңарту проекты Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылды», – дип сөйләде «Казанский ДСК» ҖЧҖ директоры Андрей Некрасов.
Проектка инвестицияләр 94,6 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 52,2 млн. сумы федераль Сәнәгатьне үстерү фонды биргән һәм 22,4 млн.сум – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды тарафыннан. Акча «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль төбәк программасы буенча ташламалы займ рәвешендә бирелгән. Җиһазларны яңарту хезмәт җитештерүчәнлеген 30% арттырырга һәм эшләнмәләрнең үзкыйммәтен 5% киметергә мөмкинлек биргән.
Завод эшләнмәләре торак һәм сәнәгать төзелеше өчен кулланыла. Предприятие ирекле планировкасы булган панель һәм монолит-каркас йортлар төзү өчен продукция җитештерә. Бу Татарстан башкаласы өчен архитектура алымнарын киңәйтә.
Шулай ук яңа цехның тимер-бетон эшләнмәләре күп катлы парковкалар һәм М12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» яңа тиз йөрешле автомагистрален төзүдә дә кулланыла.
Җыелма тимер-бетон эшләнмәләрен җитештерү күләмен арттыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты бурычларын хәл итүгә һәм «Тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз тирәлек» илкүләм максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Белешмә
Сәнәгатьне үстерү фонды Россия сәнәгатен модернизацияләү, яңа предприятиеләрне оештыру һәм чит илдән алуны алыштыруны тәэмин итү өчен булдырылган.
Сәнәгатьне үстерү фонды программалары Россия предприятиеләренә үзебезнең уникаль продуктлар, шулай ук алдынгы халыкара эшләнмәләр аналоглары җитештерүне башлап җибәрү өчен кирәкле ташламалы заем финанславыннан файдалану мөмкинлеген бирә.
Сәнәгатьне үстерү фонды 7 елга кадәр еллык 1% һәм 3% белән 5 млн.нан 2 млрд. сумга кадәр кредитлар бирә, икътисадның хакыйкый тармагына турыдан-туры инвестицияләр килүгә этәргеч ясый.
Фондның «Үсеш проектлары флагман программасы чит илдән алуны алыштыру һәм көндәшле продукция җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән. «Станок төзелеше» программасы Россиядә җитештерү, җиһазлар һәм станок чаралары чыгаруга исәпләнгән. «Конверсия» оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан гражданнар һәм/яки ике төрле билгеләнештәге югары технологияле продукция җитештерүгә этәргеч ясый. «Комплектлау әйберләре» программасы ахыргы Россия продукциясен җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен күтәрергә тиеш, «Товарларны маркалау» — җитештерүчеләргә продукцияне күзәтү өчен җиһазлар урнаштыру мөмкинлеген бирә, «Лизинг» – җиһазлар сатып алуга авансның бер өлешен финанслауны тәэмин итә, «Сәнәгатьне цифрлаштыру» — җитештерү эшчәнлегендә сарыфларны киметү өчен программа һәм технологик чишелешләр кертү белән ярдәм итә. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы предприятиедә җитештерүчәнлекне арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә. «Өстенлекле проектлар» программасы чиктән тыш дәрәҗәдә мөһим продукция җитештерү буенча эре проектларны финансларга мөмкинлек бирә.
Сәнәгать үсеше фондының сәнәгатьне үстерү төбәк фондлары белән килешүләре уртак программалар буенча займнар алу мөмкинлеген бирә. Шуларның берсе – «Урман сәнәгате проектлары» – агач эшкәртү җиһазлары сатып алуга финанс алу мөмкинлеге бирә.
Сәнәгатьне үстерү фондында консультация үзәге эшли, ул предприятиеләргә көн саен Фонд программасын, дәүләт ярдәме бәйгеләрендә катнашу ысулларын сайларга ярдәм итә, шул исәптән махсус инвестиция контрактлары (СПИК) төзүгә һәм инвесткредитлар буенча процент ставкасын компенсацияләүгә булыша.
Өстәмә мәгълүмат өчен, зинһар өчен, Сәнәгатьне үстерү фондының Тышкы багланышлар департаментына мөрәҗәгать итегез: +7-495-789-4730, өстәмә 146, press@frprf.ru, http://www.frprf.ru/
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Татарстан Республикасында сәнәгать туризмын үстерү стратегиясен эшләү буенча эшче төркем төзелде, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкли. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле күрсәтмәне имзалаган.
Аның составына Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Эш предприятиеләр, туризм җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук «КНИТУ» югары һөнәри белем бирү йортының профильле кафедрасының фәнни хезмәткәрләре арасыннан белгечләр командасы тарафыннан алып барыла.
Сәнәгать туризмы – төбәк хакимиятләре һәм билгеле бер предприятиеләрнең үзара мәнфәгатьләрен исәпкә алып, төрле пландагы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче чараларның берсе.
Төбәк өчен ул җирле җитештерүчеләр продукциясен алга этәрү, өстәмә инвестицияләр җәлеп итү һәм яшьләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру ягыннан кызыклы.
Предприятиеләр өчен – профессионаллар һәм белгечләр ярдәмендә, төбәк хакимиятләре ярдәме белән продукт – экскурсия булдыру мөмкинлеге, ул аларга өстәмә кулланучыларны һәм партнерларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Уртак бурычларның берсе – сәнәгать туризмын классик инфраструктурага интеграцияләү.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Чаллы шәһәренең 36нчы инновацияле технологияләр лицеенда 7 нче, 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары җыелма командасы өчен Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге тренерлары тарафыннан штепсельле сәнәк җыю мисалында «Сакчыл җитештерү нигезләре» дигән тренинг үткәрелгән.
Тренинг кыска вакыт эчендә катнашучылар проблемаларны анализларга, формалаштырырга, яхшырту буенча идеяләр эшләргә һәм, иң мөһиме, «Сакчыл җитештерү» инструментларын һәм алымнарын кулланып, эшчәнлекне яхшыртырга тиешле күренешне эшләп карауны күз алдында тота.
Өч раунд барышында катнашучылар берничә әйберләрнең нәтиҗәле агымын төзи, запасларны шактый киметә, эргономияле эш урыннары оештыра, һәр операциядә үз-үзеңне тикшерү системасын җайга сала һәм иң мөһиме максатчан күрсәткечләргә ирешә алганнар. Тренинг нәтиҗәләре буенча укучылар мәктәп агымнарын оптимальләштерү буенча ике проект ачканнар. Бу проектларда тренингта алган барлык белем һәм күнекмәләр тормышка ашырылачак. Укучыларның проектларын яклау март аенда, каникуллардан соң ук узачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында икътисадның төрле тармакларындагы 153 предприятие катнаша. 2022 елга тагын 44 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла.
Университетның туган көне – 5 март көнне, 12:00 сәгатьтә «КАИ Олимп» КСК мәйданында (Чистай ур., 65а) КАИ укучылары «Спорт көне»нә җыелачак.
Студентлар һәм коллектив өчен «КАИ 90» юбилей флешмобы, «дроннар шоуы», спорт ярышлары, «Мисс Весна» бәйгесе узачак, моннан тыш мәйданчыкта КАИ-арт зонасы да эшләячәк, теләге булганнар уку йортына үз теләкләрен калдыра алачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, юбилей чаралары Казанны гына түгел, ә Татарстан шәһәрләрен дә колачлый. Шулай итеп, югары уку йортының Әлмәт филиалында 3 мартта «Ачык ишекләр көне» һәм «Орел и решка» студентлар уены узды. 4 мартта «Восток» Чистай филиалында «Яшьләр» скверында укытучылар һәм студентлар командалары арасында спорт бәйгеләре, шулай ук квест һәм фотобәйге узды. Зеленодольск машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре институты (филиал), Чаллы һәм Лениногорск филиаллары 5 мартта спорт тематикасын күтәрәләр һәм төрле ярышлар оештыралар. Зеленодольскта «Бу дөньяда иң яхшы институт» дигән фотокүргәзмә ачыла һәм «Яшьләрнең май чабу бәйрәме» булачак, ә Лениногорскида университетны белү буенча викторина үткәрелә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары берләшмәсе альма матердан эстафетаны кабул итәчәк һәм 11-12 мартта Екатеринбург шәһәрендә Казан, Екатеринбург, Ульяновск һәм Чабаксар шәһәрләреннән уку йорты кешеләрен җыеп, чыгарылыш укучылар слетын үткәрәчәк. Слетта катнашучыларга «История КАИ в металле и стекле» уникаль китабы - КАИ белән бәйле 600дән артык билге һәм медальләр белән каталог тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, югары уку йортының юбилей чаралары 2022 ел дәвамында узачак. Фәнни конференцияләр, интеллектуаль һәм спорт ярышлары, үзәкләр һәм лабораторияләр ачу, китаплар тәкъдир итү һ.б. узачак. Төп тантаналар май-июнь айларына, уку елы тәмамлануга планлаштырылган. Моннан тыш,, югары уку йорты очеркларны media@kai.ru электрон почтасына юллап, үзләренең студент еллары турындагы истәлекләре турында уртаклашырга чакыра.