Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитында актив катнашкан волонтер-атташелар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
«Сезнең ярдәм – KazanSummit 2022 эшенә кертелгән бәһасез өлеш. Хезмәтегез һәм җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт. Мондый күләмле чарада катнашуы кызыклы, ә иң мөһиме сезнең өчен файдалы булгандыр дип өметләнәм!» – диде министр урынбасары, волонтерларга мөрәҗәгать итеп.
Исегезгә төшерәбез, «Россия - Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты Татарстан Республикасы башкаласында 2022 елның 19-21 маенда узды. Бу вакыт эчендә Казанга барлыгы 30 илдән Илчелек вәкилләре килде.