Россиянең Сәнәгать министрлыгы «Почта России» РФ Хөкүмәтенең 2488 нче карарын тормышка ашыру кысаларында халыкара юлламаларга ташламалы тарифлар бирү өчен субсидия алу турында килешү төзегән. 2024 елга кадәр Россиянең иң эре маркетплейслары белән эшләүче товар җитештерүчеләр һәм сатучылар 50% ташламадан файдалана ала.
Дәүләт ярдәме чарасы агрегат хуҗаларының тышкы базарларга продукцияләрен халыкара почта юлы белән җиткерүгә бәйле чыгымнарын тарифларга 50% күләмендә ташламалар бирү хисабына киметүне күздә тота. 2024 елга кадәр федераль бюджеттан әлеге механизмга 1,9 млрд.сум бүлеп биреләчәк. Субсидия ярдәмендә экспорт белән тәэмин итүгә 7,6 млрд.сумнан да ким булмаган күләмдә ярдәм итү планлаштырыла.
Маркетплейслар һәм «Почта России» арасында төзелгән килешүләрдә халыкара почта юлы белән җибәргәндә ташламалар бирү барышында яклар арасында мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибе һәм шартлары формалаштырылачак.
Шундый шартларның берсе – сәүдә мәйданчыгына «Почта России» тарафыннан тарифка нинди күләмдә ташлама ясалган булса, мәйданчык тарафыннан конкрет экспортер өчен почта аша җибәрү бәясенә шул ук күләмдә ташлама бирү, бу хәл сатучы өчен җибәрү бәясен һәм ахырдан алучыга продукция бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк.