6-9 июньдә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә ваклап сату өлкәсендә төп вакыйга — «Россия ритейлы атнасы-2022» VIII халыкара бизнес һәм хакимият форумы узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ритейл базары экспертларының Россия бергәлеге оештыра.
Форумның төп темасы — яңа чынбарлык шартларында Россия ритейлының барлыкка килүе һәм үсеше: халыкара санкцияләр, рубль курсының үзгәреп торучанлыгы, товарлар белән тәэмин итүнең барлыкка килгән чылбырларының өзелүе, кайбер халыкара тәэминатчыларның һәм брендларның ил базарыннан китүе.
Шулай ук эшлекле программа кысаларында ритейл өчен башка актуаль юнәлешләр дә каралган: логистика, маркетинг, технологияләр һәм инновацияләр, HR, e-commerce һәм башкалар. Агымдагы вазгыятьне исәпкә алып, бизнес өчен килеп туган чынбарлык, бизнес алып баруның яңа шартлары турында фикер алышу, килеп туган проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклашу бик мөһим.
Актуаль мәгълүмат һәм яңалыклар форумның рәсми порталында: www.retailweek.ru, шулай ук социаль челтәрләрдә: https://t.me/retailweek, https://vk.com/retailweek һ.б.
Теркәү ритейл, е-Commerce һәм маркетейслар, хакимият органнары һәм бизнес бергәлекләре вәкилләре өчен бушлай. Чараның рәсми порталында теркәлергә мөмкин.
2022 елның гыйнварында Татарстан Республикасының «ПКФ «ПОЛЮС» ҖЧҖ предприятиесе Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәгенең эксперт ярдәме белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кушылган.
«ПКФ «ПОЛЮС» ҖЧҖ компаниясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре – төрле материаллар ярдәмендә профессиональ металл эшкәртү, шулай ук металлдан төрле әйберләр һәм конструкцияләр җитештерү.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру методикасы белән эталон участогы булдыру һәм 5С инструменты буенча оештырылган эталон эш урыннары оештыру – «нәтиҗәле һәм куркынычсыз эш урыннары» күздә тотыла.
Эталон участогы буларак җылылык алмаш җайланмасын җитештерүдә тар агым урыны – җылылык алмаш җайланмасын җыю участогы сайлап алынган, ул механик эшкәрткәннән соң корпусны герметиклыкка тикшерү вакытыннан алып әзер җылылык алмаш җайланмасын тартмага төргәкләү өлешенә кадәр агымның бер өлешен, паллет формалаштыруны һәм әзер продукция белән аскуйманы складка тапшыру өлешен үз эченә ала.
5С принциплары буенча нәтиҗәле һәм куркынычсыз эш урыннары оештыру эталон участогы булдыру буенча беренче адым булып тора. Әлеге инструмент аерым локаль эш урынында гына түгел, ә тулаем гамәлгә кертү участокларында да югалтуларны киметергә тиеш. Эш урыны оештырылган очракта, проблемалар яхшырак күренә.
5С – ул адымнарны эзлекле рәвештә башкару: сортларга аеру, чисталык, тәртип, алынган нәтиҗәләрне стандартлаштыру һәм камилләштерү.
Эталон участогының эш урыннарыннан сортировкалау барышында файдаланылмый торган предметлар, төзек булмаган инструментлар, артык чыгым материаллары, чүп-чар бетерелгән. Предметларның бер өлеше аларны нәтиҗәлерәк куллану өчен башка зоналарга урнаштырылган. Кирәкле әйберләрне саклау урыннары визуализацияләнгән.
Эш урыннарында эш урыннары стандартлары эшләнгән, эш урынын җыештыру кагыйдәләре һәм тәртибе тасвирланган. Эш урыннарында 5С кертү инструментлар һәм материаллар эзләү вакытын кыскарту, киңлекләрне бушату, артык хәрәкәтләр ясамау мөмкинлеген биргән. Проект командасы ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый, ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калырга һәм эш урыннарын яхшыртуны дәвам иттерергә тели.
Предприятие өчен илкүләм проектка керү директор инициативасы булып тора. Предприятиенең эчке ресурслары белән тормышка ашырылган проектлар уңай нәтиҗәләр китергән, әмма предприятиене алга таба да үстерү өчен җитештерүнең хәзерге торышына яңа караш кирәк, бу исә предприятиене илкүләм проектка кертү турындагы карар кабул итүгә этәргеч ясаган.
«ТД Блик» ҖЧҖ – динамик үсештәге компания. Компания инде 15 елдан артык автомобиль төзелеше предприятиеләрендә жгут продукциясе җитештерүче булып тора, хәзерге вакытта компания динамик рәвештә үсә, һәм, базарда җитди уенчы буларак, җитештерелә торган продукция күләмен дә, номенклатурасын да арттыра.
Бу вакыт эчендә зур тәҗрибә тупланган һәм клиентлар белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылган.
Предприятиедә әзерлек этабы кысаларында предприятие директоры белән берлектә проектның эшче төркеме формалаштырылган. Проектның эш төркеменә предприятиенең барлык төп һәм ярдәмче процесслары вәкилләре кертелгән.
Предприятиенең оешкан эш төркеме үзен үз эшчәнлегендә профессионаллар буларак күрсәткән, шулай ук югары дәрәҗәдә көйләнгән һәм эшчәнлек сәләте белән аерылып торган, бу предприятиедә сынау проектын актив гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.
Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп Олег Владимирович Коробченко билгеләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп Олег Коробченконы билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Нефть химиясе республиканың икътисадый үсешен тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химик көне уңаеннан уздырылган чарада хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть химиясе предприятиеләре төбәктә сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 40%ын тәшкил итә. «Безнең Стратегия-2030да нефть химиясе сәнәгате – Татарстан үсешенең иң мөһим нокталарының берсе. Һәм без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез», - диде ТР Президенты.
Ул ассызыклаганча, бүген тармак алдында җитди бурычлар тора – производстволар үсеше ягыннан да, социаль мәсьәләләрне хәл итү ягыннан да. «Бу кадрлар әзерләү дә, нефть химиячеләре яши торган шәһәрләрне төзекләндерү дә. Бу мәсьәләләр бездә өстенлекле булачак», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов республиканың стратегик партнеры – «СИБУР» компаниясенә аерым рәхмәт белдерде.
«Мин нефть химиячеләренә Татарстан үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйм, республикабыз, илебез чәчәк атуын телим. Сезнең өлешегез монда бик зур», - дип өстәде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Нефть химиясенең кайбер хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәренә килде. Төп максат – Химик көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолетлар заводы» АҖ (КВЗ) коллективы белән очрашты.
Бүген Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов катнашында Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Икътисадый сәясәт комитетының «Россия автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерүне үстерү турында» күчмә утырышы узды.
2022 елның 15-17 сентябрендә Краснодар шәһәрендә «От Винта!» балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗаты халыкара фестивале узачак.
Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасында үткәрелә һәм авиатөзелеш, суднолар төзелеше, автомобиль төзелеше, робот техникасы, медицина, сәнәгый дизайн һәм башка бик күп тармакларда яңа эш башлаучы уйлап табучыларның фәнни-техник казанышларын күрсәтүгә багышлана.
Фестиваль «Экспоград-Юг» күргәзмә-конгресс комплексында узачак, анда 11 000 кв.метр мәйданда Россия Федерациясе төбәкләреннән яшьләрнең инновация проектлары, фәнни-белем бирү практикалары һәм башка активлыклар күрсәтеләчәк.
Анда катнашуга инжиниринг үзәкләре һәм тармак сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар, үзләренең фәнни-техник эшләнмәләрен тәкъдим итәргә әзер булган технологик эшкуарлар, яшь техник белгечләр һәм фәнни хезмәткәрләр чакырыла.
Фестиваль турында мәгълүмат белән http://otwinta.com/ сайтында танышырга мөмкин.
2022 елның 26-28 маенда «Римера» компанияләр төркеменә керүче «Римера-Алнас» ҖЧҖ базасында машина төзелеше предприятиеләре яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» II һөнәри осталык бөтенроссия бәйгесе узачак.
Бәйгедә Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы (Татарстан), Ижевск, Глазов (Удмуртия), Бугуруслан (Оренбург өлкәсе), Йошкар-Ола (Марий Эл), Түбән Новгород өлкәсенең 13 сәнәгать предприятиесеннән 40тан артык яшь профессионал катнашачак.
Ярышлар 7 номинация буенча узачак: «Иң яхшы токарь», «Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы электромонтер», «Программа белән идарә итү станокларының иң яхшы операторы», «Иң яхшы инженер-технолог», «Иң яхшы мастер», «Яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы белгеч», «Иң яхшы эретеп ябыштыручы».
Ярышлар Татарстанның Киләчәк көллияте («Римера-Алнас» заводы), КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы һәм яшьләр үзәге мәйданнарында узачак.