ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сәнәгатьне үстерү фонды Эксперт советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасында проектларны гамәлгә ашыру өчен кредитлар хупланды.

"Джошкуноз Алабуга" 500 млн. сумлык займ ярдәмендә "Алабуга" МИЗ территориясендә "АвтоВАЗ" һәм башка автоҗитештерүчеләр өчен автомобиль шассиларының штампланган детальләрен импортлауны алмаштыручы прогрессив һәм трансфер пресслары цехын эшләтеп җибәрәчәк.

Детальләр Лада һәм Рено автомобильләренең унификацияләнгән платформалары өчен билгеләнгән. Проект шасси, күпер һәм подвеска детальләрен штамповкалауның яңа технологияләрен прогрессив һәм трансфер пресс линияләрендә һәм дугалы сыгылмаларда кертүне күздә тота.

Яр Чаллыдан "Тормоз механизмнары заводы" КҖО 104,5 млн. сум күләмендәге заем ярдәмендә йөк автотранспорты өчен туктату колодкаларын җитештерүне киңәйтәчәк. Предприятие тормоз колодкаларын махсус катафорез өслекле итеп ясау мөмкинлеген бирәчәк җиһаз сатып алачак. Ул физик һәм химик йогынтыларга бирешми һәм эшләнмәләрдә традицион грунтовкалар белән чагыштырганда сигез тапкыр озаграк тора.

Предприятие Европаның йөк автомобильләре өчен комплектлы деталь җитештерүчеләргә 15% продукцияне экспортларга, шулай ук аларны икенчел базарда запас өлеш сыйфатында сатарга ниятли. Калган продукцияне Россия базарында сату планлаштырыла.

Сәнәгатьне үстерү фонды матбугат хезмәте материаллары буенча


13
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчев рәислегендә чираттагы Полимер көне узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексын үстерү фондын оештыру тәкъдиме булды.

Проектның концепциясен "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ вәкилләре тәкъдим итте. Фонд республиканың нефть, газ, химия өлкәсендә инновация эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү һәм активлаштыру максатларында эшләячәк.

Чакырылган катнашучылар – Татарстанның "Татнефть", "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" кебек тармакның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар мондый фондны оештыру һәм аның эшләү үзенчәлекләре турында җентекләп фикер алышты. Коллегалар тарафыннан финанс белән тәэмин итү, максатлар һәм бурычлар, шулай ук оешма белән идарә итү формаларына кагылышлы темалар да күтәрелде.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Фәләстыйн дәүләтеннән килгән кунаклар белән очрашты.

Чит ил делегациясе Хеврон провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри әфәнде җитәкчелегендә килгән. Аның белән бергә Татарстанга Фәләстыйн бизнес-берләшмәсе вәкилләре дә килде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм Фәләстыйн дәүләтенең икеяклы хезмәттәшлеген үстерүгә үзара ризалыкларын белдерде.

Хеврон губернаторы Әл-Бакри әфәнде үзара партнерлык өчен потенциаль өлкәләрне билгеләде – икътисадый сектор, авыл хуҗалыгы, туризм, мәдәният һәм мәгариф.

Очрашу барышында Фәләстыйн дәүләте вәкилләре Татарстан предприятиеләре белән машина төзелеше, электр энергетикасы һәм авыл хуҗалыгы продукциясе (бөртекле культуралар һәм башкалар) буенча эшлекле элемтәләр урнаштыруда үз тәкъдимнәрен белдерде.

Соңыннан Фәләстыйн кунаклары Татарстан Республикасына һәм Министрлыкка кунакчыл булганнары өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук киләчәктә, аерым алганда, B2B форматында уртак эш алып барырга өмет белдерделәр.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

"Промрейтинг" агентлыгы сәнәгать буенча беренче тикшеренүне бастырып чыгарган, аның нигезенә Татарстан халкының төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә булган мөнәсәбәте салынган.

2019 елның III кварталында тикшеренү нәтиҗәләре буенча "ТАНЕКО", "КАМАЗ" һәм "Эссен" предприятиеләре лидер булып тора. "Ана" компанияләр арасында "Ростех", "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре иң яхшылары дип табылган.

Тикшеренү моделенә кешеләрнең предприятиеләр белән хезмәттәшлеге, мәсәлән, хезмәт шартлары һәм түләү, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага акча салу һәм социаль йөкләнеш, экологик өлеш, шәһәр, республика һәм тулаем ил үсешенә керткән өлеше кебек аспектлар салынган.

Татарстан халкының социаль әһәмиятле сәнәгать предприятиеләренә карата лояльлек дәрәҗәсен тикшерү Республиканың кешеләр күпләп яши торган ун зур шәһәрен колачлаган.

"Татар-информ" МА материаллары буенча


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндия Республикасы белән Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча уртак эш төркеме утырышы узды.

Эшче төркем 2000 елда оештырылды, бүген аның XVI утырышы узды. Эшче төркем кунакларын һәм анда катнашучыларны министр урынбасары Илдар Мингалиев сәламләде:

Эш төркеме рәистәше, Финляндия Республикасы Мәшгульлек һәм икътисад министрлыгының Эшкуарлык һәм инновацияләр департаменты генераль директоры Илона Лундстрем фин ягы исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Эш төркемендә Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелеге, Финляндиянең Мәшгульлек һәм икътисад министрлыгы вәкилләре, шулай ук фин компанияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Шулай итеп, чүпне утильләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында "Europress Group Oy" вәкиле Денис Заколпский сөйләде. Компания калдыкларны утильләштерү белән шөгыльләнә, шул исәптән Россия шәһәрләрендә дә, чүпне сортларга аеру өчен эко-пунктлар оештыра.

"Molok Oy" компаниясеннән Дамир Буданец чүп өчен тирәнәйтелгән контейнерларның өстенлекләрен билгеләп үтте. Мондый контейнерлар өлешчә җирдә урнашкан, бу кулланыла торган территорияне экономияли, уңай икътисади нәтиҗәгә ия һәм һаваны дезодорацияләү мәсьәләсен хәл итә.

Нотыклар белән консалтинг фирмаларының, илнең югары уку йортларының фин вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, бетон идәннәр өчен капламалар җитештерүчеләр чыгыш ясады.

Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы тармак министрлыклары, ведомстволары һәм югары уку йортлары белгечләре катнашты. Алар экология һәм табигатьтән файдалану, циркуляр икътисад, инвестицияләр, белем бирү программалары һәм туристлык базары өлкәләрендә Финляндия белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен билгеләде.

Эшче төркем утырышына йомгак ясап, рәистәшләр киләсе утырышны Финляндиядә 2020 елның икенче яртысына билгеләргә дигән карар кабул итте.

Илдар Мингалиев азакта киләсе очрашу көн тәртибенә газ-мотор ягулыгы һәм инновацион технологияләр мәсьәләләрен кертергә тәкъдим итте.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Министр урынбасары Алексей Савельчев бүген "Технологик суверенитет экспорты" ассоциациясе вәкиле Мирджалол Хөсәнов белән очрашты.

Танышулы очрашу эш тәртибендә узды, яклар Ассоциациянең Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алышты.

Мирҗалол Хөсәенов Ассоциациянең чит ил проектларын үстерү өчен җаваплы. Очрашуда ул әлеге берләшмә эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Ассоциация Россия җитештерүчеләренең югары өстәмә бәяле халыкара базарга чыгуын тәэмин итүнең "икенче адым"ын чагылдыра:

Ассоциация Россия компанияләренең һәм университетларының даими эшчәнлек нокталары, фәнни-технологик экспорт каналлары һәм чит илләрдә талантлар импортын булдыру буенча эш алып бара. Мондый үзәкләр Вьетнамда һәм Төркиядә булдырыла һәм Малайзия, Индонезиядә, Филиппиннарда, Таиландта, Көньяк Африка Республикасында, ОАЙ һәм БДБ илләрендә планлаштырыла.

Алексей Савельчев ассызыклап үткәнчә, Ассоциация эшчәнлеге Татарстандагы сәнәгать предприятиеләре өчен кызыклы, өстәвенә, үз товарларын һәм хезмәтләрен экспортлау ягыннан да, чит ил партнерларыннан яңа белемнәр һәм технологияләр алу буенча да.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында текстиль, энергетика һәм машина төзелеше өлкәсендә Төркия предприятиеләре белән очрашу узды.

Компания вәкилләре үз производстволарын тәкъдир итте һәм предприятиеләр эшчәнлеге турында сөйләде.

Чакырылган Төркия җитештерүчеләре арасында мондый компанияләр дә бар иде:

  • "Башязыжиоглу эт ве эт урунлери" – ит эшкәртү һем текстиль җепләр җитештерү белән шөгыльләнә;
  • "Эмре Рай Энержи ве Иншаат" –  тимер юл системалары өлкәсендә "Энергетика, төзелеш, транспорт, элемтә" секторларында эшли;
  • "Озтюрклер Ун Санайи" – бодайның югары сортларыннан он җитештерә, он җитештерү күләме тәүлегенә 500 тонна тәшкил итә;
  • "Меркон Макина" – җыелма тимер-бетон җитештерү, бетон өслеге өчен тулысынча һәм ярымавтоматик машиналар, барлык диаметр һәм формадагы бетон торбалар, шулай ук катнашма һәм конвейер тасмалары җитештерү өчен автоматлаштырылган заводлардан гыйбарәт.

8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Казан Гипронииавиапром" АҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы – сәнәгать үсешенең беренче яртыеллыгына йомгак ясау һәм агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләү.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында республиканың энергосистемасы ышанычлы күрсәткечләр күрсәткән: энергетика комплексында сәнәгый җитештерү күләме – 82,5 млрд. сум, ә сәнәгый җитештерү индексы (ИПП) 110,0% тәшкил иткән.

Нефть чыгару тармагы сәнәгый җитештерү индексының уңай динамикасына йогынты ясаган. 2019 елның беренче яртыеллыгында 18,2 млн. тонна нефть чыгарылган, сәнәгый җитештерү индексы 103,3% тәшкил иткән.

Моннан тыш, министр беренче яртыеллыкның гомуми нәтиҗәләрен билгеләде: сәнәгый җитештерү күләме – 1 трлн. 402 млрд. сум, сәнәгый җитештерү индексы – 101,3%.

Киңәшмә кысаларында республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең тармактагы эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча докладлары тыңланды.

Йомгаклау сүзе белән ТР Президенты чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә сәнәгать предприятиеләре эшенә йомгак ясарга һәм сәнәгый җитештерү күләмнәренең динамикасын квартал саен анализларга кушты.

Тэглар: промышленность итоги полугодия индекс промышленного производства

 


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Предприятиеләр һәм катнашучылар ягыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелган беренче "Ел инженеры" республика конкурсына югары кызыксыну белдерелүгә бәйле рәвештә, оештыручылар гаризалар кабул итүне 2019 елның 31 июленә кадәр дәвам итү турында игълан итте.

Конкурста җиңүчеләр Россия һәм чит ил инженер уку йортларында стажировкада катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурста икътисадның 12 төрле тармак вәкилләре катнаша ала:

1.      Авыл хуҗалыгы;

2.       Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;

3.      Радиоэлектроника, элемтә, оптика;

4.      Нефть сәнәгате;

5.      Газ сәнәгате;

6.      Энергетика;

7.      Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;

8.      Медицина сәнәгате;

9.      Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;

10.    Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;

11.    Транспорт, юл хуҗалыгы;

12.    Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.).

Конкурсны оештыру, шулай ук гаризалар бирү турында тулырак мәгълүматны сез сылтама аша карый аласыз.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан делегациясенең "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсенә эшлекле программасы кысаларында рәсми затлар белән берничә эшлекле очрашу узды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасының Төркия Республикасы белән сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынуы турында билгеләп үтелде. Төркия безнең республиканың әйдәп баручы тышкы икътисадый партнерларының берсе, бүгенге көндә күп кенә интенсив эшлекле элемтәләр урнаштырылган. Татарстанда төрле Төркия бизнес-проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, Төркия предприятиеләре эшли.

Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры үзара хезмәттәшлекне үстерү һәм җайга салу, сәүдә-сәнәгать элемтәләрен үстерү кирәклеге турында билгеләп үтте.  

Шулай ук күргәзмә кысаларында Татарстан делегациясе Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән дә очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Бүген Татарстан вәкилләренең "Джошкуноз Холдинг" генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашуы тагын бер мөһим вакыйга булды, анда яклар шулай ук уртак партнерлык перспективалары турында фикер алышты.

"Джошкуноз Холдинг" – автомобиль төзелеше, оборона һәм авиация сәнәгате, яңадан торгызыла торган энергия һәм башка өлкәләрдә эшләүче 14 заводтан торган компанияләр төркеме.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International