ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22нче ноябрендә "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ оешуына 70 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә "ХXI гасырның өченче унъеллыгында суднолар төзелешен үстерүнең перспектив юнәлешләре" темасына фәнни-техник конференция узды.

Чара кунаклары өчен "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖнә керә торган предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе, шулай ук республиканың иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.

Бәйрәм чараларының мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, "Яшел Үзән ПКБ" АҖ генераль директоры Евгений Жирков һәм башкалар бар иде.

"Яшел Үзән ПКБ" АҖ материаллары буенча


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Ozon компанияләре төркемнәренең һәм Wildberries үзәге склад комплексының логистика үзәге төзелә башлады.

Ozon компаниясенең логистика үзәген киләсе елда ачу планлаштырыла. Үзәктә 7 млн. товарны саклау һәм эшкәртү өчен мөмкинлекләр булдырылачак. Аны эшләтеп җибәргәннән соң, Казанда яшәүчеләр һәм республиканың башка торак пунктларындагы халык товарны тиз арада китертү мөмкинлегеннән файдалана алачак, ә җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен бөтен Россия буенча, шулай ук чит илләргә дә, сата алачак.

Wildberries склад комплексының беренче чираты 2020 елның беренче яртысында эшли башлаячак. Яңа комплексның гомуми мәйданы якынча 100 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, ә проектка инвестицияләр күләме – 5,5 млрд сум. Моннан тыш, Татарстанда 4 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

"Яшел Үзән" индустриаль паркы территориясендә тагын бер мөһим чара – X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачу.

Яңа комплексның мәйданы 38 мең квадрат метрдан артып китә һәм 500 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә. Үзәк территориясендә сигез төрле саклау зонасы урнашкан: коры продукция складлары, туңдырылган әйберләр, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка товарлар өчен мәйданчык.

Һәр секциядә продуктларның сафлыгын саклап калу өчен кирәкле температура режимы саклана. Яңа үзәкнең куәте тәүлегенә 5 мең тоннага кадәр йөк эшкәртергә һәм 1,2 мең сәүдә объектына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Комплекс Татарстанда гына түгел, Удмуртиядә, Мари Иле һәм Чуашиядә дә кибетләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәк.

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне һәм тиешле инфраструктураны үстерү буенча эшче төркем утырышы узды. 

Очрашуда катнашучылар арасында OZON компанияләре төркеменең электрон мәйданчыгына республика җитештерүчеләрен җәлеп итү буенча программа проекты фикер алышу предметына әйләнде.

Очрашуда катнашкан компания вәкиле Сергей Кучушев OZON электрон мәйданчыгы эшенең кайбер үзенчәлекләре, онлайн-сәүдә проблемалары һәм аның үсешенә комачаулаучы факторлар, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләренең интернет-сәүдә мәйданчыгына чыгу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне һәм тиешле инфраструктураны үстерү буенча эшче төркем ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелгән.

Июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм OZON компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Әлеге килешү нигезендә "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү буенча OZON инвестицион проектын тормышка ашыру күздә тотыла.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә 22100 "Анадыр" проектының 1 нче ранглы икенче серияле чик саклагыч корабын суга төшерү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ җитәкчелеге, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады: "Анадыр" Ерак Көнчыгышта безнең ил чикләрен ышанычлы саклар һәм намуслы хезмәт итәр, дип ышанам".

"ЦМКБ "Алмаз" АҖ (Санкт-Петербург) эшләп чыгарган "Океан" проектының чик буен саклау кораблары – яңа Россия тарихында диңгез чиген саклау таләпләре буенча тулысынча проектланган беренче корабльләр, ул – күп функцияле, югары хәрби потенциалга ия һәм тулы масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле. Уртак техник характеристикалары буенча аналоглары юк.

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 11 июнендә "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә 21631 проекты белән эшләнгән сигезенче кече ракета корабын (әзерләүчесе – "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ) суга төшерү тантанасы узды, аңа Россиянең  Хәрби диңгез флоты баш җитәкчесе боерыгы белән "Ингушетия" исеме бирелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты җитәкчелеге, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.

2010 елдан башлап Россия Хәрби диңгез флоты өчен заводта төзелә торган 21631 проектының кече ракета кораблары артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехник коралларның иң заманча үрнәкләре белән җиһазландырылган "елга-диңгез" класслы күпмаксатлы кораблар булып тора. Әлеге проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисадый зонасын саклау һәм яклау.

Хәзерге вакытта әлеге проектның җиде корабы – баш "Зөя каласы" һәм серияле "Углич", "Бөек Устюг", "Яшел Үзән" һәм "Серпухов", "Вышний Волочек" һәм "Орехово-Зуево" суднолары Россия Хәрби диңгез флоты составында хезмәт итә инде. "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ стапельләрендә тагын ике берәмлек проект – "Грайворон" һәм "Грайворон" төзелә.

21631 проекты корабының хәрби куәте 2015 елда ДАИШ (РФдә тыелган "ИГИЛ" төркеменең гарәпчә атамасы – ред. иск.) объектлары буенча зур бәрелеш ясаганда ачык күренде. Шулай ук "Яшел Үзән" кече ракета корабы 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ Хәрби диңгез флотында иң яхшы ракета корабы дип танылды һәм ракета ату буенча Хәрби диңгез флоты баш җитәкчесе призын алды, шулай ук Кара диңгез флотында иң яхшы корабка әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International