Бельгия корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе белән очрашу

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2017 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бельгия корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Жан-Артур Режибо белән очрашты.

         Әңгәмә барышында яклар Россия-Бельгия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Бельгия арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәге, үзара сәүдә итүнең исемлеген һәм күләмен арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, кунакларны заманча Татарстан белән таныштырдылар, үзенә бер төрле булган икътисади зоналар, сәнәгать парклары, республиканың алдынгы үсештәге территорияләре, һәм шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре турында сөйләделәр.

         Әңгәмәдә, рубль девальвациясе аркасында Россиядә җитештерүнең  үзкыйммәте Европага һәм кайбер Азия илләренә караганда түбән төшүе һәм,  шул сәбәпле, Бельгия оешмаларының Татарстанда урнашуының табышлы булачагы турында да әйтелде.

         Очрашу ахырында Альберт Кәримов Татарстанның яңа проектларга ачык икәнлеге һәм парнерларга аларны гамәлгә кертергә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуы турында ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International